16+

Маймыл белән фотога төшмә!

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында чит илләрдәге эпидемиологик хәлләргә багышланган матбугат конференциясе узды. Бер караганда «Чит илләрдә нинди чирләр булуы безгә нигә инде?» – диясе килә.Тик авыз тутырып болай әйтеп булмый шул, бүген бит кайбер адәм баласын бәйләп куйсаң да, өендә утыртып булмый.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында чит илләрдәге эпидемиологик хәлләргә багышланган матбугат конференциясе узды. Бер караганда «Чит илләрдә нинди чирләр булуы безгә нигә инде?» – диясе килә.Тик авыз тутырып болай әйтеп булмый шул, бүген бит кайбер адәм баласын бәйләп куйсаң да, өендә утыртып булмый.

Диңгез-океан дулкыннары, яшел пальмалы чит илләр көннән-көн ешрак үзенә тарта аны. Бу сәяхәтләрдән кышкы озын кичләрдә искә төшереп карар өчен матур фотосурәтләр, кызык­лы тәэсирләр белән бергә... йогышлы авырулар да кайта. Бу хакта Татарстанның кулланучы хокуклары һәм кеше иминлеге Федераль хезмәт күзәтүе идарәсе (Роспотребнадзор) җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

Соңгы җиде ел эчендә Роспотребнадзор Россия­гә чит илдән кайткан 18 мең йогышлы чир очрагын ачыклаган. Шуларның 1 меңнән артыгы – Денге бизгәге, 728е – малярия (бизгәк), 23е – Зика бизгәге. Араларында иң киң таралганы – туберкулез. Җәй сәяхәтләргә иң бай чор булганга, булачак туристларны мондый күңелсезлекләрдән саклау өчен, Роспотребнадзор идарәсендә 8 июльдән 22 июльгә кадәр «кайнар элемтә» дә эшли. Анда шалтыратып, үзең барырга җыенган илдәге эпидемик хәлне белергә була. Бу хакта туристик компанияләр дә яхшылап аңлатырга бурычлы. Куркыныч авырулар булган очракта бармый калуың хәерлерәк. Әби-бабаң бармаган, атаң-анаң көтеп тормый. Әгәр дә сәяхәтләрсез һәм маҗараларсыз яши алмыйсың, барыбер барырга карар кылгансың икән, чит илләрдән кайткач, бер өч атна чамасы сәламәтлегеңә аеруча игътибарлы булу сорала. Тән температурасы күтәрелеп, косу, эч китү булса, тәнгә төрле сыткылар чыга башласа, кичекмәстән табибка күренергә һәм кайсы илдә кайчан булганыңны әйтергә кирәк. Туристлар өчен аеруча да куркыныч илләр исемлеге бар: Таиланд, Шри-Ланка, Конго, Вьетнам, Һиндстан, Индонезия утраулары, Көньяк Африка республикасы.

Йемен республикасында 450 мең кешедә корсак тифы табылган. Хәтта тәмам үзебезнекенә әйләнгән, бакча башында гына шикелле тоелган Төркиядә дә куркынычсызлык кагыйдәләрен бер генә минутка да онытырга ярамый. Чит илләрнең башкаларында да чир сагаламый дип әйтеп булмый. Шуңа күрә анда сәяхәттә булганда, чисталык кагыйдәләрен бик тырышып төгәл үтәргә кирәк. Алар беркая да бармыйча, өйдә торганнар өчен дә файдалы булыр. Бигрәк тә җәй көне төрле йогышлы чирләр күпләп таралган чакта.

Ашар ризыкны бик сайлап, сыйфатын җентекләп карап, аңа тәмам ышанган чакта гына кулланырга кирәк. Суны да заводларда тутырылган шешәләрдән генә, кайнатып кына эчәргә киңәш ителә. Балык, ит ише ризыкларны бары тик пешереп кенә ашарга, үзеңә таныш булмаган ризык-җимешләрне татып караудан баш тартырга, ашамлыкларны базардан алмаска, җирле халык биргән ризыклар белән сыйланмас­ка. Җиләк-җимеш, яшелчәләрне чиста су белән генә юарга. Ашар алдыннан һәрвакыт кулларны яхшылып сабынлап юарга. Моны ешрак эшләсәң дә ярый. Диңгез-океаннарда коенганда, авызга су кертмәскә. Төрле бөҗәкләр тешләвеннән сак­лану өчен аларны куркыта һәм бетерә торган химик препаратлар янда булырга тиеш. Ишек-тәрәзәләрдә махсус сетка булуы да ялларыгызны ямьсезләмәскә булышыр. Озынборыннар чир тарата торган кайбер илләргә барганда, махсус вакцина да ясатырга кирәк.

Тема шактый кызыклы һәм актуаль булгач, сораулар да күп бирелде. Журналистларны август аенда Казанда булачак WorldSkillsка килүче чит ил вәкилләрен ничек тикшерәчәкләре дә кызыксындырды. Көчәйтелгән режимда тикшереп кертәчәкләр, диде Любовь Геннадьевна. Соңгы вакытта төрле җәнлек-җанварлар белән сурәткә төшү модасы китте. Инстаграм шыплап тулган алар белән. Бу да куркыныч йогышлы чирләрнең таралуына сәбәп. Үзең белмәгән маймыл, тутый кош белән сурәткә төшү куркыныч, ди. Җәнлек, кош авыру булып сиңа да йоктырыр­га бик мөмкин. Исең китмәсен, илеңә кайткач, Акбаең белән төшәрсең.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading