16+

Мәдәни учакларны дөрләтергә утын гына җитми

Илкүләм проектларны гамәлгә ашыру буенча эшлекле сөйләшүләр дәвам итә. Бу юлы «Мәдәният» илкүләм проектының үзенчәлекләре, төп шартлары турында Татарстан Мәдәният министрлыгында фикер алыштылар. Утырышны Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова алып барды. Республиканың «Мәдәният» илкүләм проекты «Мәдәни мохит», «Иҗади кешеләр» һәм «Цифрлы мәдәният» федераль проектлары буенча эш алып бара.

Мәдәни учакларны дөрләтергә утын гына җитми

Илкүләм проектларны гамәлгә ашыру буенча эшлекле сөйләшүләр дәвам итә. Бу юлы «Мәдәният» илкүләм проектының үзенчәлекләре, төп шартлары турында Татарстан Мәдәният министрлыгында фикер алыштылар. Утырышны Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова алып барды. Республиканың «Мәдәният» илкүләм проекты «Мәдәни мохит», «Иҗади кешеләр» һәм «Цифрлы мәдәният» федераль проектлары буенча эш алып бара.

Проектлар төрле, әмма аларның һәрберсе иҗат кешесе һәм мәдәният тормышы өчен алгарыш булырга тиеш. Һәр оешма, һәр район җирлеге, иҗади берлекләр илкүләм проект кысаларында шактый зур эш башлаган. Аларны тормышка ашыру өчен билгеле бер таләпләр үтәлүе һәм финанслар бүленүе шарт. Шул ук вакытта һәркемнең бу эштә кызыксынуы булырга, үзе катнашырга, мәдәни тормыш белән мавыгырга да тиеш. «Бу өлкәдә күп эшләнә. Әмма республиканың һәр кешесе яисә һәр унынчы кешесе милли проектлар буенча нинди эшләр алып барылуын беләме? Илкүләм проектлар һәр кеше, һәр гаилә өчен эшләргә тиеш. Иҗат кешеләре халык белән эшләүнең яңа формаларын уйлап табу буенча зур эш башкара, киләчәктә дә бу дәвам ителсен», – ди Татьяна Ларионова. 
Министр Ирада Әюпова илкүләм проект юнәлешләре буенча алып барылган эшләрне санап үтте. Иҗат кешеләренә грантлар, мәдәният учакларындагы төзелешләр һәм заманча технологияләрнең илкүләм проект кысаларында гамәлгә ашырыласына да басым ясады. Иҗтимагый фикер алышу әле киләчәктә дә дәвам итәр, проект эшчәнлегенә нәтиҗәләр дә ясалыр.

 

Үзең катнашсаң гына була

Илкүләм проект кысаларында мәдәният биналары буенча төзелешләр зур күләмдә алып барыла. Авыл клублары төзекләндерелә, яңа биналары сафка баса. Иҗат кешеләре өчен уңайлы шартлар тудырыла, яңа мөмкинлекләр ачыла. 

– Теләче районы Югары Мәтәскә авылында мәдәният йорты төзеп киләбез. Бик тырыш авыл. Үзләренең фольклор коллективы бар, күп кенә фестивальләрдә беренче урынны алдылар. 6 августта мәдәният буенча зона киңәшмәсе үтә, районга 450 делегат килә. Анда Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнаша. Шул көнне бергәләп Казаклар авылында капиталь ремонттан соң 100 урынга исәпләнгән клуб ачабыз. Шул клубны ачуга әзерләнәбез бүгенге көндә, – дип сөйли Теләче районы мәдәният бүлеге җитәкчесе Даут Ихсанов. – 2020 елда федераль милли проект буенча Шармыш авылындагы клуб төзеләчәк. Ул тарихи урын. Архитектор Пятницкий исеме белән бәйле. Ул шунда җирләнгән, аның тарихи чиркәве, аллеясы бар. Модуль китапханәләре буенча шулай ук 2020 елга үзәк китапханәне төзекләндерү каралган. Гомумән, илкүләм проект буенча эш алып барыла. Атна саен бу турыда сөйләшәбез, хисаплар алып барыла. Республикакүләм һәм районнарда киңәшмәләр үтә.

Районда федераль программалар ярдәмендә 2025 елга кадәр бөтен мәдәният учакларын тәртипкә китерү мөмкинлеге дә бар икән. Шунда ук, әлеге мәдәният йортларына йөрүчеләр бармы икән, дигән сорау туа. 
– Халык мәдәният йортларына-клубларга йөри. Үзләре катнаша. «Иң яхшы авыл клубы», «Иң яхшы мәдәният йорты» дип аталган республикакүләм конкурс игълан ителде. Бер ай дәвамында районның бөтен мәдәни учакларында концертлар карап чыктык. Соңгысы Иске Җөри авылы клубында булды. Ул да ремонттан соң ачылды. Печән өстендә булуга карамастан, халык залны тутырып килде, – ди Даут Солтангәрәй улы.
Теләчелеләр клуб булмаган авылларга концерт белән чыгуны максат итеп куйган. Музейда эшләүчеләр шушы авылның тарихын өйрәнеп, халык белән аралашып эшли икән моны. Шулай ук ике елга бер тапкыр районда талантлы яшьләр арасында бәйге дә үткәрелә.
 
Түбән Кама татар драма театры илкүләм проект кысаларында исә «Бишегем» дип аталган балалар театры ачылачагын хәбәр итте. Театрның сәнгать җитәкчесе, халык артисты Рөстәм Галиев әйтүенчә, төзелеш белән бергә яңа театрга нигез салыначак. 

– Үзебезнең театрыбызда эш барлыкка китердек. «Бишегем» дип аталган балалар театрын гамәлгә ашырырга җыенабыз. Балаларны укытачакбыз, без анда өч төрле яшьтәге балалар белән шөгыльләнәчәкбез. Балалар үзләре уйный. Бу – балаларны тәрбияләү йөзеннән эшләнә торган эш. Ноябрь аенда бинабыз әзер була. Без, 30 еллык юбилеебызны каршылаганда, балалар театрын ачачакбыз. Илкүләм проект нигезендә, бинага реконструкция ясала һәм бинага өстәп 300 урынлы тамашачылар залы ачыла һәм әлеге театрга нигез салына.

 

Виртуаль заллар, мультимедиа-гидлар

Бер үк вакытта замана таләпләре әлеге өлкәнең үзгәрүен таләп итә. Мәсәлән, виртуаль заллар шундыйлардан. «Мәдәният» илкүләм проекты эшчәнлеге турында фикер алышу вакытында концерт-театрларны виртуаль трансляцияләү турында да сүз булды. Министр белдерүенчә, бу читтәге татарлар өчен кызыклы булачак. «Без виртуаль концерт заллары буенча алты гариза биргән идек. Аның бишесе кабул ителде. Алар республика шәһәрләрендәге музейларда, китапханәләрдә һәм сәнгать мәктәпләрендә урнашачак. Без виртуаль концертлар проектын алга таба да гамәлгә ашырачакбыз, алар бик кирәк, – диде Ирада Әюпова. – Мондый виртуаль тамашалар Татарстанда яшәүчеләргә генә түгел, читтәге татарлар өчен дә зур әһәмияткә ия. Безне читтә дә тыңлый алсыннар. Шулай итеп, татар концертларын, спектакльләрен онлайн карый алу мөмкинлеге артачак кына».
Онлайн спектакльләр буенча безнең беркадәр тәҗрибәбез дә бар инде. Мәсәлән, Г.Камал театрының бу уңайдан эшләгән эшләре үрнәк булып тора ала. Шулай ук филармония бу юнәлештә эш башлаган. 
«Цифрлы мәдәният» ярдәмче проекты кысаларында яңадан мультимедиа-гидлар булдырылачак. Гидтан мобиль кушымтаны смартфонга күчереп алганнан соң файдаланырга мөмкин. 

2024 елга кадәр республикада аларның саны 35кә җитәчәк. Бу эшне Татарстан Милли музее башлап җибәрә. «Экспозиция һәм күргәзмә проектлары буенча мультимедиа-гид булдыру күздә тотыла. Алар белән танышкан вакытта, чынбарлык белән баетылган технологиядән файдаланып, әсәрләр турында мәгълүмат алып булачак. Мәгълүмати һәм цифрлы үсеш департаменты тарафыннан үткәрелгән бәйгедә «Тарихи-мәдәни мирас» экспозициясе белән Татарстан Милли музее алдынгылыкка чыкты», – диде Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова.

 

Волонтерларсыз булмый

Илкүләм проектларны гамәлгә ашыруда волонтерларның да ярдәме кирәк булачак. Мәдәният министрлыгы волонтерлар белән актив хезмәттәшлек итәчәк, бу хакта утырышта аерым чыгыш та каралган иде. 
– Мәдәни мирасыбызны сакларга дәүләтнең генә көче җитмәскә мөмкин. Монда профильле ведомстволарның иҗтимагый оешмалар, профессиональ берлекләр белән эшләве дә кирәк, – диде «Мәдәният волонтерлары» хәрәкәте активисты Екатерина Морозова. Ул волонтерларның туристик маршрутлар булдыру, масштаблы мәдәни чаралар оештыруда ярдәм итә алуын белдерде.

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова да волонтерлык хәрәкәтенең әһәмиятен билгеләп узды. Бу эштә хәтта яшь кеше генә түгел, тәҗрибәле кешеләр дә волонтер булырга мөмкин икәнлекне дә искәрттеләр. Яшьләрне шунда ук «Зоя утрау-шәһәрчеге»нең музей-тыюлыгы хезмәттәшлеккә чакырды. «Волонтерлык юнәлешендә безнең потенциал зур. Иң мөһиме – кешенең теләге булырга тиеш. Андый кешеләребез дә бар», – диде министр. Һәрхәлдә, мәдәният тормышында янып йөрүчеләр арасында фидакарьләрчә хезмәт иткәннәр дә байтак. Шулай булмаганда иҗат итәргә дә, үз артыңнан башкаларны ияртергә һич кенә дә мөмкин түгелдер. Алар, югарыда әйтелгәнчә, волонтерлык хәрәкәтен күптәннән башлап җибәргәннәр инде. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading