16+

Мең сорауга җавап яңа китапларда

Шагыйрь: "балаларның теле кыңгырау-бер чыңгылдый, ява мең сорау" дигән. Аларга тиз генә җавап табарлык та түгел.

Мең сорауга җавап яңа китапларда

Шагыйрь: "балаларның теле кыңгырау-бер чыңгылдый, ява мең сорау" дигән. Аларга тиз генә җавап табарлык та түгел.

Ярый инде, андый чакта төрле китаплар ярдәмгә килә. "Росмэн" нәшриятының "Балалар энциклопедиясе" күп гаиләләрнең өстәл китабына юкка гына әйләнмәгән бит инде. Үзебездә дә тузып бетә язды.

Дөрес, алар рус телендә Мәскәүдә басылган иде. Быелдан мондый мең дә бер сорауга җавап эзләшә торган китаплар татарча да "сөйләшә" башлаган. Аларны Татарстан китап нәшрияты Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм  үстерү мәсьәләләре  комиссиясе  һәм "Татнефть" хәйрия фондының  "Рухият" программасы ярдәме белән эшләгән. Кызыклы һәм мавыктыргыч итү өчен нәшриятның балалар һәм үсмерләр әдәбияты бүлеге  нык тырышкан. Бу  зур сөенеч, билгеле. Берничә көймә койрыгын берьюлы тоту. Беренчедән, баланың  белеме  генә түгел, татар теле белән кызыксынуы да  арта, туган теле камилләшә. Тагын шунысы да бар, әлеге китапларны авылдан килгән, русча начар белгән әби-бабай да оныгына укый ала. Көндез әти-әниләр эштә чакта тәрбия кайчак алар кулында да булгалый.

"Минем тәнем", Су ачты дөньясы", Песиләр һәм песи балалары", "Самолетлар һәм вертолетлар", "Зур машиналар","Нәниләр энциклопедиясе" турында  Татарстан китап нәшрияты директоры Илдар Сәгъдәтшин һәм Айсылу Галиева  матбугат конференциясендә сөенечләре белән уртаклашты. Гомуми тиражы 18 мең булган әлеге китаплар Татарстанның балалар бакчаларына барып җиткән инде. Тәрбиячеләрдән рәхмәт сүзләре дә килә башлаган. Болар әлегә тәрҗемә китаплар, киләчәктә үзебезнең авторларны да файдаланырга уйлыйлар нәшриятта. Монысын аеруча хупларга кирәк.

Быел 102 яшен билгеләп үткән Татарстан китап нәшриятында ел саен 200 исемдә китап  бастырыла. Аларның иң күбесе балаларга аталган. Бу элек-электән шулай булган. Балалар әдәбиятына ихтыяҗ бүген дә зур. Алар балаларның  яшь үзенчәлекләрен истә тотып һәм әти-әниләр һәм заман таләбенә дә колак салып чыгарыла. Әлеге бик файдалы һәм кирәкле серия киләсе елда да дәвам итәчәк.  
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading