16+

Миңгол Галиев: «Лаеклы ялга чыкканнан соң эшләү яшәртә»

Ә сез пенсиядә эшләргә кирәк дип саныйсызмы?

Миңгол Галиев: «Лаеклы ялга чыкканнан соң эшләү яшәртә»

Ә сез пенсиядә эшләргә кирәк дип саныйсызмы?

Миңгол Галиев, Татарстанның халык артисты:

Лаеклы ялга чыккач эшләү, үзең белгәннәрне яшь буынга өйрәтү кирәк! Кеше арасында булганда, синең белән исәнләшәләр, киңәшләшәләр, рәхмәт әйтәләр, үзеңнең башкаларга кирәк икәнлегеңне тоясың, бу яшәү дәрте бирә, яшәртә. Ә өйдә генә утырсаң, онытыласың. Йөрәк әрни башлый, гомер кыскара. Пенсиясе аз кешегә – эшләү өстәмә керем чыганагы да. Пенсия яшен арттырырга кирәк дигән фикер белән бөтенләй килешмим. Болай да күпләр 60 яшенә дә җитмичә бакыйлыкка күчә. Илебез бай лабаса. Без элек бер елда башкарган эшләрне бүгенге шартларда бер көндә эшләргә мөмкин. Киресенчә, эшләүче пенсионерларга өстәмә акча түләп барырга тәкъдим итәр идем әле.

Равил Миңгалиев, «Элекон» заводында 38 ел буе башкаручы директор булып эшләгән (хәзер лаеклы ялда):

– Заводта 69 ел эшләдем. Аннан 78 яшемдә генә киттем. Саулыгы, теләге бар икән, кеше эшләсен. Эшләгән кеше картаймый. Акча ягыннан да, бик аз гына пенсия алучылар өчен эшсез булмый. Шул ук вакытта эш эзләүче яшьләргә дә ярдәм итәргә кирәк. Ничек кенә булмасын, лаеклы ялга чыккач та, элеккеге эш урының белән элемтәләрне өзәргә ярамый. Үзем атнага бер заводка барып киләм. Мине көтеп алалар, күңелгә бик рәхәт, корпоративларга да чакыралар. Пенсионерга күп кирәкме, шул кечкенә генә игътибар да җитә. Лаеклы ялга чыккач, иҗтимагый эшләрдә катнашырга кирәк дип саныйм. Өйдә телевизорга берегеп кенә утырырга ярамый.

Рания Фәттахова, укытучы:

– Эшләүче әтиемә гел әйтәм, эшләмә, яшьләргә юл бир, әнә ветераннар җәмгыятенә йөр, яшьтәшләрең белән аралаш, дим. Кайбер яшьләр эш таба алмый йөри, өлкән яшьтәгеләр ялга китми. Икенче яктан, еш кына әнә шул өлкән кешеләргә алмаш таба алмыйлар.Үз эшен яратып башкарган, намуслы, тәҗрибәле хезмәткәрләр бармак белән генә санарлык шул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading