16+

Миләүшә Айтуганова: «Мине елатырга бик авыр, ә мин еладым»

Эшмәкәр, язучы Равилә Шәйдуллина-Муратның «Үксезләр» повесте буенча төшерелгән фильм күп­ләрдә кызыксыну уятты. Киноны күрмәсәләр дә, күбесе әсәрне укып белә, анда күтәрелгән бүгенге көн өчен актуаль мәсьәләләр: ятимлек, тигезсез гаиләләр, яхшылыкның җирдә ятмавы, фаҗигале балачак – татар киносында тапталмаган темалар.

Миләүшә Айтуганова: «Мине елатырга бик авыр, ә мин еладым»

Эшмәкәр, язучы Равилә Шәйдуллина-Муратның «Үксезләр» повесте буенча төшерелгән фильм күп­ләрдә кызыксыну уятты. Киноны күрмәсәләр дә, күбесе әсәрне укып белә, анда күтәрелгән бүгенге көн өчен актуаль мәсьәләләр: ятимлек, тигезсез гаиләләр, яхшылыкның җирдә ятмавы, фаҗигале балачак – татар киносында тапталмаган темалар.

«Үксезләр» фильмының премьерасыннан соң «Мир» кинотеатрында әсәрнең геройлары, режиссеры, продюсеры, повесть авторы белән күрешеп сөйләшү мөмкинлеге туды. Фильм беренче кадрларыннан ук тамашачыны бүтән дөньяга алып кереп китә. Күз яшен хәтта ир-атлар да тыя алмады.
«Үксезләр» күпмедер дәрәҗәдә «Золушка» әкиятен хәтерләтә. Әнисез калган җиде яшьлек ятим кызны үзенең ике кызын ияртеп килгән үги әнисе гел кыерсыта. Әтисе дә, яңа хатынга өйләнгәч, кызына игътибарын киметә. Ул инсульт кичереп вафат булгач, кыз бөтенләй ятим кала. Эт оясында кунарга, ачлы-туклы яшәргә туры килә аңа. Кыз очраклы рәвештә генә исән кала.

Повестьның авторы Равилә Шәйдуллина-Мурат, бу әсәр чын вакыйгаларга нигезләнеп язылды, ди.
 – Моннан 20 ел элек Буа поездында кайтканда, бер ханым үзенең энесе белән булган хәлләрне сөйләгән иде. Күңелемдә бу вакыйганы озак йөрттем. Былтыр, тәвәкәлләп, кулыма каләм алдым. Чынлык­та кыз үлә, ләкин әсәремдә аның киләчәген бәхетле, матур итеп күрсәтергә теләдек, – ди Равилә ханым.

Төп рольне Казанның 2нче гимназиясендә укучы Таңсылу Хәсәнова уйный. Ул режиссер Нурания Җамали алып бара торган театр студиясендә шөгыльләнә. Геройларны театр артистлары башкара. Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Ринат Таҗетдинов, Әлфинур Хисамилар да катнаша. «Татаркино» оешмасы җитәкчесе, кинопродюсер Миләүшә Айтуганова, фильмны төшерергә алынганчы, әсәрне бер кичтә укып чыккан.

– Мине елатырга бик авыр, ә мин еладым. Режиссер Нурания Җамали белән күп фильмнар эшләдек. Ул алынса, фильм була. Аны яратачаклар, ул – халыкның милли идеясен аңлап, халык мәнфәгатьләрен истә тотып эшли торган шәхес, – дип, әсәргә үз бәясен бирде Миләүшә Айтуганова.
Сүз уңаеннан, «Мир» кинотеатрын милли кинематография үзәге итеп күзаллыйм, диде ул.
– Монда ай саен татар премьералары күрсәтелә. Әле менә Тәтештә республикада булган кино прокаты белән шөгыльләнүчеләр катнашында зур киңәшмә узды. Алар миңа татар фильмнарына мохтаҗ икәнлекләрен әйттеләр. Ел саен берничә милли кино барлыкка килә икән, димәк, бу милләтнең киләчәге бар, – диде продюсер.

Кызганыч, әлеге фильмны телевизор экраннарыннан тиз генә күреп булмаячак. «Киләчәктә бәлки күрсәтелер дә», – ди Нурания Җамали. Әлегә фильмны кинотеатрларда гына күреп булачак. «Үксезләр» әсәрен исә «Алтын мөнбәр» Халыкара мөселман кинофестиваленә тәкъдим итәргә телиләр.

Фото: tatar-inform.ru

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading