16+

Мине берәү дә күрми икән дип кычкырып еладым

Матур гына яшәгәндә тормышыбыз кителде. Ирем үлеп китте. Бер елдан бирле мин тол хатын.

Мине берәү дә күрми икән дип кычкырып еладым

Матур гына яшәгәндә тормышыбыз кителде. Ирем үлеп китте. Бер елдан бирле мин тол хатын.

Балаларыма рәхмәт, авыр көннәремдә ташламыйлар. Атна саен чираттан яныма кайтып йөриләр. Ләкин балалар көче белән генә яшәүләре бик авыр икән.
Көнгә чыксаң мең төрле мәшәкать арта. Үч иткәндәй, йортта да әле анысы, әле монысы ватыла, рәтләп куярга ирләр кулы кирәк. Кран ватыламы, шкаф ишеге кыегаямы, дигәндәй. Гел күршеләрне дә аптыратып булмый, аларның үз тормышы. Беркөнне үгез бәйдән ычкынган. Аны яңадан чылбырга утыртулары...

Абзарда сөзеп үтерсә, мине берәү дә күрми икән дип кычкырып еладым. Быелгы кышларны беләсез, карны тутырды гына, күпме кирәк! Кара төнгәчә чыгып кар көрим, иртән күзне ачуга тагын көрәккә, ябышам дигәндәй. 
Ирле кеше бәхетле икән, шуны аңладым.   

Миңсылу Кәримова.
Апас.
Фото: freepik.com

Язмага реакция белдерегез

3

0

4

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading