16+

“Минем бабай Берлинны алган, ә миңа Киевка кадәр барасы” – ди ул

Бу Ватанпәрвәр ханымнар умарта күчен хәтерләтә. Ил өчен кирәккә кичләрен җыелышып бәйләү бәйлиләр, ятьмә үрәләр.

“Минем бабай Берлинны алган, ә миңа Киевка кадәр барасы” – ди ул

Бу Ватанпәрвәр ханымнар умарта күчен хәтерләтә. Ил өчен кирәккә кичләрен җыелышып бәйләү бәйлиләр, ятьмә үрәләр.

Фронт көтә, үзебезнең егетләр мохтаҗлык кичермәсен, диләр.

15 кеше – ике кул
Авылның иң асыллары җыелган бирегә. Тырыш хезмәт ияләре! Гомерен аклык белән үтеп, ипле картлыгына йөз тотканда да, йөрәктә күәт кимеде инде димиләр, кирәк икән әле бүген дә күмәк көч белән тыл нигезен ныгытырга әзерләр. Бердәмлекләренә күз тимәсен. Люция апа Фәйзрахманова әнә араларында  шумахер икән. ... яшен тутырса да машина йөртә, әзер кул эшләрен районга төяп илтә, кирәген алып кайтып бирә, дигәндәй. 

– Раилә белән Биектаудан кайтып киләбез шулай, оекбашларыбызны рәхмәт әйтеп алып калдылар, әй, кош тоткандай, сөендек. Юлда ЮХИДИ егетләре басып калды, таяк күтәреп туктарга кушканнар икән, сүз белән мавыгып аңлап та җиткермәдем. Мин җилдерәм генә, көзгегә күзем төшсә, артыма койрык булып “утырганнар” да. Капка төбенә кайтып туктадык. “Яшь кызларны кусагыз аңлар идем, әбиләрдән ни кирәк? Махсус хәрби операциядәге егетләребезгә ике капчык оекбаш илтеп кайтып килеш”, – дим, үзем Раиләгә күз кысам, хәйләгә кереш мин әйтәм. “Абау, хәл китте, чәй куй тизрәк, бер төймә дарусыз рәтләнеп булмас”, – ди Раилә дә. Әйтер сүзләрен йотты егетләрем, “Зинһар, болай кызу йөрмәгез”, – диделәр дә китеп тә бардылар. Тигез юлдан йөгертә торгач, газга да басыла, иң мөһиме исән-сау гына булыйк, – ди Люция апа.

Зур Битаман авылында 2016 елда мәдәният йорты төзекләндерелгәч, сәнгать җитәкчесе – Раилә апа Вәлиуллина 8 ел элек “Бәйләү” түгәрәге оештыра. Гөлчирә апа Усманова, Фирая апа Хәйруллина, Зөбәрҗәт апа Җамалиевалар – беренче карлыгачлар, олыгаеп китү сәбәпле, түгәрәккә йөрүдән инде туктасалар да, нәкъ менә шушы әбекәйләр көче Казанның Дәрвишләр бистәсендәге ятимнәрне оекбаш-бияләйләр белән сөендергән.  

– Кич белән җыелышабыз да күңелләрне язып сөйләшеп утырабыз. Кулда бәйләү, гайбәткә керешмибез, бер авылда гомер иткәч искә төшерерлек хатирәләр күп инде. Күңел тулып, елап та алабыз, ахырдан чәй эчәбез, Оркыя апа Галимова Коръән укый, дөньяларга иминлек сорап дога кылабыз, – ди Раилә ханым.

15 кешедән торган түгәрәк әгъзалары ике кулны хәтерләтә. Кирәк эшне куш кына, пөхтәләп, җиренә җиткереп эшләп тә бирәләр. Илдә махсус хәрби операция башлангач та кирәклекне тоеп, тирә-якка хәбәр салалар: сарык йоны кирәк! 

– Беренче елларны гел язгы сарык йоны белән эш иттек. Үзебез чистартабыз, язабыз, тигәнәкләреннән, чүпләреннән арындырабыз да эрлибез. Катып, югач оекбашлар бәйлибез. Безнең тырышлыкны ишетеп, хәтта күрше авыллардан да сарык йоны китереп бирделәр. Түзгән кызларга рәхмәт, пычрак эше дә күп бит. Өчебез эрләү машинасында эрләде, калганнарыбыз каба төбендә орчык бөтерде. Көтү булмагач, сарыклар да тигәнәк арасында күләгә эзли, йоннары чүпкә батып бетә, безгә дә эшләве кыенрак, вакытны ала, кулны тота. Шуңа да үткән ел Сабантуе үткәргәндә чүлмәк ватудан кергән акчаны җыеп бардым, – ди түгәрәк җитәкчесе.

Зур Битаманда чүлмәк вату уены акчага уйнатыла. Бер сугып каравың – 50 сум. Җәмгысе 700 сум акча керә, шуңа Раилә ханым кибеттән йон җебе юнәтә. Кызларга эш куша да, үзе күмәк хуҗалык рәисе – Шәүкәт Вахитов янына кереп китә. Ярты сүздән аңлаган җитәкчесе башта 10 000 сум чыгарып бирә, соңрак бу изгелеген янә кабатлый.

– Ишетәм бит, районда депутатлардан акча җыйганнар да шуңа оекбаш бәйләргә йон сатып алганнар. Ә бездә дә алар унау! Кереп киттем авыл җирлеге башлыгы янына. Фәрит Закиров сынатмыйк дигәч, рәхмәт төшкере алтысы берәр мең акча бирде. Аллаһының рәхмәте белән акчасы да табылып тора, эш өстенә эш өелүенә сөенәбез генә, – ди Раилә ханым.
Оекбашлардан тыш, хәрбиләргә токмачлар да басып кискәннәр, 3 метр киңлектәге 7 метр озынлыктагы ятмәләр дә үргәннәр. Рәхмәтләр кайтып ирешкәч, күңелләре тагын да үсенгән. Бәйләгән оекбашларына бу юлы һәрберсе үз телефон номерын язып, “Алгач та хәбәр бир әле, егет!” – дип тә язып җибәргән. 

“Эләктек без...” – дигәнем хәтердә
Араларында иң өлкәне – Раилә апа үзе икән, тиздән 70 яшьлеген каршы алырга әзерләнә. Җиңел хәрәкәтле, мәңге дә ул яшьне бирмисең үзенә. Аннан чак кына калышканы Оркыя апа Галимовага – 66 яшь! Зифа Исмәгыйлева – 1, Сәвия апа Минаева 3 яшькә генә кечерәк. 60 яшьлек Гөлүсә Кадыйрова гомерлек бәйләү остасы. Үз балаларын да бәйләп киендергән, хәзер авыл халкының бар гозыре үзендә: кемгә күлмәк, арка җылысы, заманча башлык, итәге, дигәндәй. Нурия апа Фазуллина белән Люция апа Фәйзрахмановаларга – 59, Диләрә Ситдикова белән Резеда Фәйзрахмановага – 58, ә Гөлсинә, Наилә һәм Рәдилә Фәйзрахмановаларга исә 57 яшь.

– Бабайлары бер диярсең, авыл тулы фамилиядәш гаиләләр, гаҗәпләнмәгез, – ди 54 яшьлек Рәшидә апа Галиева. 

Ул – мәзәк остасы, юк сүздән җим табып, һәммәсен дә көлдерә. Ансыз ханымнарга кызык та булмас иде биредә. 48 яшьне тутырган Илсөя ханым Зайнуллинаның үз вазыйфасы – һәммәсен дә барлап торучы. 

Берләшүләрендә тагын бер хикмәт бар. Авылның өч асыл егете бүген махсус хәрби операциядә катнаша. Солдат әниләрен дә уртак сагыш бирегә алып килгән – Резеда апа Гыйләҗетдинова. Улы – Ильвир алгы сызыкта. Зур Битаман авылына сәфәр кылган көннәребездә аның ялга кайткан чагы иде, үзе белән күрешү мөмкинлеге дә туды. 

– Йөрәгем урынында түгел дә, бүген алга сызыкта нык торырга кирәк. Безнең балалар иңенә шул бурыч салынган икән, сер бирмәсләр. Күрәчәкләрен бу балам үзе юрап китерде. Телевизордан В.В.Путинның чыгышын тыңлады да, махсус хәрби операция башланган көннәр иде, “Минем бабай Берлинга кадәр барып җиткән, ә миңа Киевны алырга инде”,  – диде. Шаяртып. Ике көннән кулына чакыру кәгазе китереп бирделәр. Эштә иде, шунда кадәр эзләп килгәннәр, – ди Резеда апа.

2022 елның 24 сентябрен егет үзе дә хәтерли. Ике көннән юлга да кузгала. Озаклап җыенырга да, туганнар белән саубуллашырга да вакыт кыса. Ә бер айдан, иң беренчеләр булып алгы сызыкка озатыла. 

– Поезддан төшкәч тә, хәрәбәләрне күреп: “Эләктек без...” – дигәнем хәтердә. Әтнә техникумын тәмамлап, авылда яшим дип, шәһәрне җене сөймәгән егет мин, шул кадәр еракка китеп баргач, күрше этенә кадәр сагындыра... Кырыс шартларга да җайлаштык. Башта киемнәребезне җирле халыкка биреп 150 сумнан юдыра идек, хәзер автомат машина сатып алдык. Мунчага да йөргәләдек, инде шөкер, алга күчкән саен үзебезнекен корабыз. Төзелеш материаллары да элек туктаусыз килеп торды, әлегә тукталды. Югалып калмыйбыз, аннан-моннан агач табыштырып та эшлибез. Рәхмәт, ватандашларыбыз җибәргән гуманитар ярдәм дә гел килеп тора, биектаулылар безне азык-төлектән, кием-салымнан өзмиләр, ул яктан мохтаҗлык күрмибез, – ди ул.

Хәрби иптәшләре арасында аның үзенә эндәшә торган сүзе – Адаш! Ихлас авыл егете булса да эчке рухы нык. Кулын сындырү сәбәпле ялга озатылса да, нияте анык – җиңеп кайтканчыга кадәр көрәшәчәкбез, ди. 

– Алга күченергә дигән сүз булгач, ашыгып җыендык. Караңгыда күреп тә җиткермәдем, егылдым бит, кулым өстенә килеп төшкәнмен. Мин аны бик каты бәрелгәндер дип кенә уйлаган идем, сызлавына түзеп, 4 көн йөрдем әле. Бишенче көнне генә медбратка күрсәтем. Сынган бу, туган, снимок кирәк, дигәч, госпитальгә озаттылар. Сватовода госпиталь бар, әмма анда гына калдырмадылар, 3 госпитальне әйләнеп, Смоленски шәһәренә китерделәр. Сөяк сынып кына калмаган, авышкан да. Менә шулайрак хәлләр, бүген монда, иртәгә ир башы ут астында, дияргә кала, – ди Адаш. 

Күпләрнең махсус хәрби операциягә китәр алдыннан саклану киемнәре алуы, аның бу мәсьәләгә фикерен дә белештем. Хөкүмәт биргәне җитә, акчасы булган кеше өстәмә ала, әмма аның әллә ни кирәге юк, дип куйды ул. Хәрби зонада курыкмавын да аңладым. Әмма эч пошырган бер күренештән котыла алмавын да әйтте.

– Әй, күселәр күп тә инде анда. Блиндажда безнең белән яшиләр. Йоклаганда кайчан өстән йөриләр. Ашау ризыгына да, киемнәргә дә тимиләр, тик хаман нәрсәдер кимерәләр, – ди. – Җәен-кышын бер үк һава торышы, дымлылык югары, пычрак... Туган җирләр мең мәртәбә ямьле дә, тик бурычны үтисе! Авылны сагынганда мәрхүм әбине искә төшерәм. Беренче сыйныфка укырга кергәч, әбине сагынам дип дәрестән өйгә йөгерә идем. Әби әрли-әрли кире китерә. Себеркедән курыкканымны белеп, берсендә себеркесен мәктәп ишегенә терәп кайтып китте. Бик кайтасы килә, теге себеркене генә чыгып карыйм – тора. Без алгы сызыкта йомшасак илгә җиңү бүләк иткән бабайлар рухы рәнҗер иде. Нык булырга тиеш без, җиңеп кайтырга тиеш!       

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading