Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада өч телдә белем бирүче комплекслар төзү турында киңәшмә үткәрде. Тиздән Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама һәм Алабуга шәһәрләрендә берәр, Казанда ике полилингваль белем бирүче мәктәпләр барлыкка киләчәк.
– Безгә балаларның туган телләрен һәм ким дигәндә бер чит тел белүләре мөһим. Моның өчен тиешле система булдырырга, методологиясен әзерләргә, һәм, әлбәттә, без телләрне, аеруча туган телләрне өйрәнү системасын камилләштерү турында күп сөйлибез. Бу теманы Минтимер Шәрип улы башлап җибәрде. Әлеге мәгариф комплекслары базасында без барлык мәгариф системасын камилләштерәчәкбез, – диде Рөстәм Миңнеханов.
Президент сүзләренчә, әлеге проект Россия Президенты Владимир Путин дәрәҗәсендә хупланган инде.
Киңәшмәдән соң Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, «Алгарыш» фонды попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев журналистлар белән очрашты. Аның сүзләренчә, полилингваль мәктәпләрдә татар, рус һәм инглиз телләрендә белем бирәчәкләр. Казанда мондый мәктәпнең берсе 165нче урта гомумбелем бирүче мәктәп базасында ачылачак. Шулай ук XXI гасыр торак комплексында да полилингваль мәктәп булачак. Бина төзү өчен инде урын да билгеләнгән.
– Заман үзгәрә, аның белән җәмгыять тә үзгәрешләр кичерә. Без элеккеге белем бирү системасын мактарга яратабыз, ләкин мәгариф тә заманадан артта калмаска тиеш бит. Белем бирү өлкәсендә проблемалар зур, алар өстәлеп кенә тора. Мәктәп ачу бер кул селтәп кенә башкарыла торган эш түгел. Шартларын белеп башкарырга кирәк. Туган телне саклап, рус телен яхшы белеп, шул ук вакытта чит телләргә дә мөмкинлек ачарга тиешбез. Балаң телне белсә, дөнья ачык бит хәзер. Безнең балалар конкурентлыкка сәләтле булырга тиеш. Чит илләрдә балалар чит телне бик тиз үзләштерә. Бала берничә тел өйрәнгәнен сизми дә калырга тиеш, – диде бу хакта Минтимер Шәймиев.
Полилингваль мәктәпкә үрнәк итеп Казанның 165нче урта гомумбелем бирүче мәктәбен куйдылар. Өч телдә белем бирү нәкъ менә алардан башланган икән. Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов сүзләренчә, әлеге мәктәпнең укучылар һәм ата-аналар арасында никадәр популяр булуын анда белем алучы балалар санына карап белеп була.
– Мәктәптә 860 бала өчен урын бар, ләкин анда 1800гә якын укучы белем ала. Ел саен беренче сыйныфлар өчен сигез төркем оештыралар. Ләкин моңа карап, берсенең дә мәктәптән китәсе килми, шушында укыр өчен ябышып яталар, – ди министр.
165нче мәктәп директоры Айдар Шәмсетдинов сүзләренчә, полилингваль мәктәпләр булдыруны 1992 елда ЮНЕСКО күтәреп чыккан. Алар балага дәүләт телләрен һәм чит телне өйрәтү максаты куйган.
– Кешене аның тамырларыннан башка тәрбияләп булмый. Генетик тел дигән төшенчә дә бар. Бары тик туган телдә белем биреп кенә кешене шәхес итеп формалаштырып була. Туган тел – кешенең иң зур байлыгы. Бездә тел фән буларак кына өйрәнелми. Тел ул – башка фәннәрне, дөньяны өйрәнү мөмкинлеге дә әле. Бездә 1800 бала белем алса да, шуларның 500е генә – татар милләтеннән. Аңа карамастан, татар теленә кызыксыну бик зур. Рус балалары да татар телен бик теләп өйрәнә. Әле моннан тыш, мәктәбебездә 17 диаспора вәкилләре белем ала, – ди Айдар Шәмсетдинов.
Мәктәпнең шәһәрдән читтә үз базасы да бар. Киләчәктә ул ел әйләнәсе балалар өчен ачык булачак. Сүз уңаеннан, яңа ачылачак полилингваль мәктәпләр ЮНЕСКО Ассоциацияләшкән мәктәпләр халыкара системасы белән дә хезмәттәшлек итәчәк.
Минтимер Шәймиев мәктәпләргә укытучылар әзерләү мәсьәләсен дә күтәреп чыкты.
– Педагогик кадрлар әзерләүне балалар бакчасыннан ук башларга кирәк. Кадрларга кытлык сизелә, – диде ул.
Якын киләчәктә мәктәпләр генә түгел, берничә телдә белем бирүче балалар бакчасы да барлыкка килергә мөмкин бит.
Рафис Борһанов та, мәгариф өлкәсендә иң мөһиме – укытучылар, дип басым ясады.
– Нинди генә яңа технологияләр кулланмыйк, яхшы укытучы булмаса, балалар төпле белем алмаячак. Яшь укытучылар тәрбияләргә игътибар бирергә кирәк, – диде министр.
Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуров сүзләренчә, бездә чит илләр кызыгырлык яхшы кадрлар әзерлиләр.
– Безнең укытучылар биология, химия, физика фәннәрен дә инглизчә өйрәтә ала. Укытучылар хәзер берничә телдә иркен дәрес бирә. Безнең уку йортын тәмамлаган студентларны хәтта Германиягә укытырга чакыралар, аларга анда 4 мең евро хезмәт хакы тәкъдим итәләр. Бүген Россиядә бары тик 250 университет укытучылар әзерли. Татарстанда без бердәнбер. Россиядә педагогларга бакалавриат системасы буенча белем биргән беренче уку йорты без. Кадрлар бар, аларга эшләү өчен шартлар булдырырга гына кирәк, – диде Илшат Гафуров.
Полилингваль мәктәпләрдә балалар бушка укыячак. Шәхси мәктәпләрдәге кебек аерым түләүләр каралмаган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар