16+

Муса – Раил каршылыгы: дәвамы бүген түгел

Циркта мин оттырмадым, ди Муса Галләмов.

Муса – Раил каршылыгы: дәвамы бүген түгел

Циркта мин оттырмадым, ди Муса Галләмов.

Биектауда “Ватаным Татарстан” газетасы гамәлгә куючы Муса Җәлил истәлегенә багышланган көрәш турнирының беренче көне тәмам. Иртәгә һәр авырлык үлчәвендә җиңүчеләр билгеле булачак.

“Манзара” тамашасында цирк аренасын шаулатканнан соң көрәш тамашачылары Биектауда Раил Нургалиев белән Муса Галләмовның үзара көрәшен көткән иде. Әмма үз келәмендә Раил 100 килограммга кадәрге авырлыкта көрәшергә булган. Шулай итеп, иртәгә аларның бер-бер артлы чемпион исемен дә яулавы да ихтимал.

Шулай да ике көрәшче арасында читтән булса да каршылык әле дәвам итә. Сәбәбе – интернет киңлекләрендә таралган аудио язма. Кемдер артыгын сөйләве өчен Раилне сүгә, икенчеләре язманы таратучыларны шелтәли.

Шуны күз уңында тотып, Мари Иле егете, Теләче данын яклаучы Муса Галләмовка мөрәҗәгать иттек. Раил Нургалиевның әлеге сүзләреннән соң цирктагы каршылык турында да “сөйләшенгән көрәш иде” дип уйлаучы көрәш җанатарларына ни әйтер, янәсе.

– Чынлап көрәшүебезне Аллаһ белә, – диде Муса. Оттыруы белән килешү-килешмәве хакында кызыксынып соравыбызны да җавапсыз калдырмады. – Оттырмадым, бары хөкемдарлар гына аның кулын күтәрде.

...Ә көрәш сөючеләр ике көрәшченең кабат очрашуын көтә. Каршылык дәвамлы булыр әле ул. Әмма дәвамы бүген түгел.

Фото: yalkyn.ru

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading