16+

Музей залларында очраткач, ак сакаллы, нурлы йөзле бабамны күргәндәй булдым

Тиздән Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы була. Республикабыз бу эшкә әзерлекне быел ук зур колач белән башлап җибәрде.

Музей залларында очраткач, ак сакаллы, нурлы йөзле бабамны күргәндәй булдым

Тиздән Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы була. Республикабыз бу эшкә әзерлекне быел ук зур колач белән башлап җибәрде.

Болгардагы ислам җыены да күптән түгел генә  шул шигарь белән узган инде. Инде менә әле кичә генә Татарстан Республикасы Милли музее залларында мөселман мәдәнияте раритетлары күргәзмәсен ачу тантанасы булды.

Музейның директор урынбасары Лилия Саттарова әйтүенчә, Исламга багышлынган мондый күргәзмә утыз ел элек үк үткәрелгән булган.  (Бигрәк озак вакыт!) Ә быелгысы Ислам кабул ителүнең зур датасына багышланып,  шуңа  репетиция, пролог шикеллерәк.  Ә киләсе елга  зуррак итеп, киңрәк колачта уздырырга җыеналар.

Күргәзмә Ислам дине тарихын өйрәнергә-белергә теләүчеләр өчен бик кызыклы. Монда куелган экспонатлар  саклагычтан сирәк чыгарыла. Ә кайберләре беркайчан да куелмаган булган.

Татарстан Республикасы Милли музее тупланмасында  Идел буедагы Ислам дине турында сөйләүче күп кенә предметлар, Көнчыгыш һәм Көнбатышның тарихи һәм мәдәният ядкәрләре саклана. 1905 елгы  атаклы Сәмәрканд куфи Коръәненең факсимилесы, 1941 елда музейга  профессор  Иван Покровский бүләк иткән шамаилләр альбомы,  төрек Солтаны Мехмед V Решадның Хәсан Гата гәбәшины бүләкләгән  сердолик тәсбихлары, догалыклар һәм кечкенә коръәннәр  өчен  футлярлар. Һәрнәрсәнең үз урыны бар.

Күргәзмәдә Хаҗ кылу белән бәйле сирәк әйберләр дә шактый. Кәгъбатулланы каплаган япма кисәкләрен дә күрергә була. Аның өч метр  озынлыктагысын 1937 елда Казанда яшәүче бер хатын-кыз музейга бүләк итеп биргән. Күргәзмәне караучыларны 1905 елда хаҗ кылучыларның чит ил паспорты да гаҗәпләндерер. Ике метрлы зекер тәсбихы янында да кеше күп булыр.

Билгеле инде, Ислам дине әйберләренә багышланган  күргәзмәдә төп урынны Коръәннәр алып тора. Алар төрле зурлыкта. Кулъязма рәвешендәгеләре дә бар.  
Күргәзмәне карап йөргәндә, мин үзем өчен бик кадерле булган истәлеккә дә юлыктым. Бу 2000 елда Сәгуд Гарәбстанының Татарстанга бүләк иткән  Коръәне. Мин аны университет дипломы алганнан соң, беренче хезмәт хакыма сатып алып, әниемнең әтисе бабама бүләк иттем. Ул аңа бик сөенгән иде. Аның вафатыннан соң әлеге кадерле китап кабат үземә кайтты. Музей залларында очраткач, ак сакаллы, нурлы йөзле бабамны күргәндәй булдым.

Хәер, бер мин генә түгел, бик күпләр балачак-яшьлек истәлекләрен очратыр  әлеге күргәзмәдә. Халкыбызның тормышы-көнкүрешен Ислам диненнән һәм аның әйберләреннән башка күз алдына да китереп булмый.

Күргәзмә ачылышына Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте башлыгы Камил хәзрәт Сәмигуллин да килгән. Ул гарәп имлалы һәрбер шамаилне укып бирде. Шатлыгы сизелеп торды. Аның сөенечен уртаклашырга  Владимир атакай да килгән иде. Ул да әлеге күргәзмәнең әһәмиятен югары бәяләде.

Җәй көне Казанга агылган кунаклар өчен сөенеп куйдым. Алар көннән-көн матурлаган гөлчәчәккә күмелгән Казаныбыздан җылы тәэсирләр һәм Ислам дине  турында белемнәрен дә тирәнәйтеп кайтачаклар.
Әлеге күргәзмә  быелның 5 июленә кадәр эшләчәк.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading