16+

Ничек кияүгә чыгарга?

Кияүгә чыкмаган иптәш кызым бар. Гомерен эшкә, туганнарына, бакчасына, машинасына һ.б. теләсә нәрсәгә багышлап, кияүгә чыгарга вакыт таба алмаган кызлар бар бит – бу шундый.

Ничек кияүгә чыгарга?

Кияүгә чыкмаган иптәш кызым бар. Гомерен эшкә, туганнарына, бакчасына, машинасына һ.б. теләсә нәрсәгә багышлап, кияүгә чыгарга вакыт таба алмаган кызлар бар бит – бу шундый.

Әлбәттә инде, танышларының, очрашканда, иң беренче глобаль проблеманың хәлиткеч юлын ачыклау максаты белән бирелә торган «Кайчан кияүгә чыгасың инде?» ише сораулардан ул тәмам гарык. «Әйтерсең мин кияүгә чыгып китү белән, боларга берәр төрле премия язалар...» – ди ул, җенләнеп. Әле бит кеше төсле җенләнергә дә ярамый үзенә – битенә бәреп әйтмәсәләр дә, «мужик кирәк инде моңа...» дип уйлап куялар.

Мин аның хәлен аңлыйм. Кияүгә чыгасы килми түгел, килә аның. Хәзер теге, «Йә, кайчан инде?...» дигән сорауларны ишетмәс өчен генә булса да чыгар иде кебек. Тик аның егетләр белән танышырга вакыты юк! Кайчан гына танышсын ул алар белән? Таң белән тора, иртәнге салкыннан тунының йә курткасының якасын өскә кадәр күтәреп төренә дә машинасын куя торган урынга чаба. Аннан машинада – эшкә, кичке алтылар тирәсендә шул ук машинасында – парковка урынына һәм тагын якасын күтәреп – өйгә...

Хәзер элекке кебек, урамда йә парк тирәсендә йөргәндә танышып, кавышучылар бармы икән ул? Мин туйларын үзем алып барган парларның танышу тарихларын сорашмыйча калмыйм. Чамалыйсыздыр инде, иң күп танышулар социаль сайтларда – ВКонтакте, Инстаграм битләрендә була. Бер егет социаль челтәрләрдә танышуның эзлекле системасын да булдырган: иң беренче, күңелеңә ошаган кызның битендәге бөтен фотоларына «шәп» билгесе, ягъни «лайклар» тезеп чыгасың икән. Бу үзенә күрә бер игътибар иттерү чарасы. Монда артык сүз, шәрехләр кирәк түгел, ә нәкъ менә «лайк»лар гына куясы, алайса «объект», кинәт кенә башланган артык игътибардан шикләнеп, синең өчен битен ябып та куярга мөмкин. Шулай бер-ике көн «шәп» билгеләр куйгалагач, кызның битеннән «югалып торасы» икән. Бу вакытта, гадәттә, кызың синең битеңә дә кереп чыгарга өлгерә – моны шулай ук, кыз тарафыннан кайбер фотоларга куелган «лайк»лардан чамаларга була. Бу вакытта инде син үз битеңне әйбәтләп редакцияләп куйган булырга тиеш – берәр төрле мәгънәле статус, артык җилбәзәк булмаган, ә иң яхшысы – синең берәр төрле спорт төре белән мавыкканлыгыңны ассызыклаган фотолар, әниеңә һәм якыннарыңа карата искиткеч мөнәсәбәтеңне исбатлаган берәр төрле гамәл, мәсәлән, котлау, цитата – кыскасы, синең челтәрдәге сәхифәң үз йөзеңне чагылдыра торган көзге булырга тиеш. Берничә көнлек паузадан соң яңа «лайклар» һәм берничә, артык бәйләнчек тоелмаслык кына комментарий. Шуннан соң танышлык үзеннән-үзе бәйләнеп китә ди, имеш.

Бу схема, әлбәттә, егетләр өчен җайланган. Кызларның шулай лайклар тезә-тезә танышып утыруына шик белән карарга мөмкиннәр. Ә кызлар үзләренә ошаган егетләр белән ничек итеп таныша алыр икән? Хәзерге заманда кызларның беренче булып танышуы гына түгел, өйләнешергә тәкъдим ясаулары хакында да ишеткән бар. Бик чая гына бер Аксубай кызының сөйләгәне истә: «Һи, үземә ошаган егет очраса, «ялгыш» аягына басып булса да танышып китә идем!» – ди. Танышкандыр да, беркайчан да мөнәсәбәтләрсез яшәмәде ул. Шәп кенә итеп кияүгә дә чыкты, ике бала үстереп яталар.

Чаярак кызлар арасында мондый, үзең оештырган «очраклылык» ысулы кулланып танышу, әлбәттә, бик киң таралган. Бу ысул бик нәтиҗәле дә, тик моның өчен син йә мәдәният һәм сәнгать институтының актерлар һәм режиссерлар әзерли торган берәр факультетында укырга, йә табигатьтән бик оста актриса булырга тиешсең. Мондый миниспектакльләрне башкарып чыгу өчен тиз арада тиешле сценариен төзеп алырга да, шул арада рольгә керә белергә дә кирәк. Тик бернәрсә дә җиңел генә бирелми – тырышып карарга була!

Әмма инде син табигатьтән шактый басынкы, тыйнак кызларның берсе икән, болай булдыра да алмаска мөмкинсең. Бу очракта инде чыннан да «очраклы очрак»ка өметләнергә кала. Тик ул очракны да өйдә утырган килеш тудырып булмый, чыгарга, кеше арасында йөрергә кирәк. Нәкъ менә «шул» очрашу сине теләсә кайда көтеп торырга мөмкин: мәсәлән, олы юлда, машинаңның тишелгән тәгәрмәчен алмаштырып бирүче «каһарман» рәвешендә; музейда, берәр экспонат турында гидка караганда да күбрәк мәгълүмат белүче «интеллектуал» образында; кафеда, кибеттә, урамда... Иң мөһиме: тормышның теләсә нинди, хәтта иң көтелмәгән борылышына да әзер була белергә кирәк. Кыш көне дә, өйдән чыкканда, коену костюмың белән кызынганда сөртә торган кремыңны онытмаска кирәк, диләр бит. Бүгенге кичеңнең кайда һәм ничек дәвам итәсен кем белгән әле...

Ә инде бөтенләй оялчан һәм кыюсыз кызлар өчен хәзер шактый популярлашып бара башлаган таныштыру агентлыклары һәм димчеләр бар. Алардан куркырга да, читенсенергә дә кирәкми. Гаилә таркалу очраклары иң түбән дәрәҗәдә булган заманнарда татар халкы, нигездә, димләп кавышкан. Оста димче кемнең кемгә тиң икәнлеген ярты караштан аңлый. Гаилә корам дигән максаты булган кешеләр өчен таныштыру хезмәтләре иң хуп вариант дип саныйм мин. Зинһар, интернет челтәрләре шыплап тулган таныштыру сайтлары белән бутый күрмәгез! Бу сайтлар мораль яктан әзерлексез кешегә хәтта психологик травма ясарга сәләтле. Андый сайтларда, нигездә, бер төнлек «кавышу» эзләп йөргән җилбәзәкләр, йә төрмәдә утырган килеш, үзләрен акча белән тәэмин итүче, нечкә күңелле, ялгыз хатын-кызларны кулга ияләндерергә хыялланучылар утыра. Ә гомерлек мәхәббәт очратырга хыялланып йөрүче хатын-кызлардан да нечкәрәк күңелле тагын кемнәр бар?

Кыскасы, эзләмичә таба алмассыз, кызлар. Мөхәммәдне көтеп зар-интизар булган тау берзаман үзе юлга кузгалган ди...

Альбина БӘШИРОВА.

Фото: pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading