17 апрель – акча көне иде, җәмәгать. Шул уңайдан яраткан җырчыларыбыз арасында сораштыру оештырып алдык.
Скопировать ссылку
17 апрель – акча көне иде, җәмәгать. Шул уңайдан яраткан җырчыларыбыз арасында сораштыру оештырып алдык.
Аена якынча ничә сум акча тота алар? Акчаны нәрсә өчен жәлләмиячәкләр? Финансларын алдан планлаштырып куялармы, әллә һич уйламаганда сатып алулар гадәти күренешме? Хәзер барысын да тәфсилләп сөйләрбез, киттек!
“Аена күпме акча тотканны мин хәтта белмим, чөнки, күбесенчә, ирем эшләп тапкан акчага яшибез”,– дип сүзен башлады Алсу Абульханова. Алсу бервакытта да ялга, иҗатка акча жәлләмәвен ассызыклый. “Мин импульсив сатып алулар корбаны, алтын бизәнгеч күреп алсам, үземне тыеп тора алмыйм. Хәзер үк алып булмый икән, икенче көнне сатып алачакмын. Фатир-машина ише зур сатып алуларны, әлбәттә, алдан планлаштырабыз”,– ди җырчы.
“Җитәрлек кенә акча эшлим, артык туздырмыйм. Күп суммалар җыр яздыруга, съемкаларга китә”,– дип сүз тотты Рәфис Кәлимуллин. “Уйланмаган сатып-алулар белән мавыкмыйм, бар нәрсә дә план буенча бара Әмма иҗатка бу кагылмый. Уйламаганда-көтмәгәндә яңа җыр сатып алырга мөмкинмен”,– дип көлә ул. Җырчы шулай ук үзенең гаиләсенә беркайчан да акча жәлләмәвен әйтте, якыннары беренче урында булырга тиеш икәнен ассызыклый Рәфис!
Рөстәм Асадуллин да аена төгәл күпме акча тотканын әйтә алмады. “Керемгә карап хәрәкәтләнәбез. Импульсив сатып алулар ясамыйбыз. Акчаны бервакытта да сәламәтлеккә: табибларга күренүгә, дарулар алуга жәлләмибез”,– ди җырчы.
Зәринә Асылкаева үз финансларына карата җаваплы карашта булуын искәртә. “Булган акчаны үзүсешемә кертеп барам. Акчамны беркайчан да ашауга, косметологка, чәчтарашханәгә, кызганмаячакмын”,– ди яшь башкаручы. Шулай ук Зәринәнең үз кибете бар икәнен дә ассызыклап узарга кирәк. “Икенче ноктамны ачып җибәрергә планлаштырам, бизнесымны үстерү өчен акчамны жәлләмим.”,– ди ул.
“Иң күп акча җырларны радио-телевидениегә урнаштыру, клип фәлән төшерүгә – кыскасы, үземнең иҗатны тыңлаучыга җиткерүгә китә”,– дип тезеп китте Раяз Фасыйхов. “Күпме тотканымның статистикасын алып бармыйм, әллә ни “транжира” дип әйтмәс идем үземне, акчаны беркайчан да гаиләмә җәлләмиячәкмен. Импульсив сатып алырга яратам, планлаштыру юк инде ул миндә”,– дип елмая җырчы.
Соңгы арада Рамазановларның бар булган акчалары йорт салуга, төзелешкә китеп бара. “Бөтен әйбер дә бик кыйммәт хәзер. Финансларны Зинира белән алдан планлаштырып куябыз. Акча аз, дияргә ярамый, азая ди. Шуңа күрә күп дибез, күбәйсен әле”,– дип шаярта Ризат.
“Имульсив сатып алуларны яратам, алдан бу кирәк-теге кирәк дип уйлап утырмыйм. Күп акча иҗатка китә. Тәгаен әйтә алам – яраткан кешемә һәм яраткан эшемә акчаны беркайчан да жәлләмиячәкмен”,– ди Игорь Дмитриев.
“Акча мәсьәләсендә без Илназ белән ике төрле кеше. Мин эконом, рациональ, кайвакыт саран да була алам, ә Илназ, киресенчә. Ул бервакытта да ашауга акча жәлләми”,– ди Гүзәл Идрисова.
“Биш кешелек гаиләгә ял өчен зур сумма кирәк, алдан ук җыя башлыйм, планлаштырам. Мин акча җыярга күнеккән кеше, үзем фатир алганым бар. Импульсив сатып алулар юк дисәм дә була, берәр нәрсә кирәк булса, бәяләрен чагыштырып, көне-төне уйланып йөргәннән соң сатып алырга мөмкинмен”,– дип бүлешә җырчы.
Комментарийлар