16+

Нинди очракта мәет ярылмый? Министрлык җавабы.

Вафат булган кешенең яшенә карата бернинди искәрмә юк.

Нинди очракта мәет ярылмый? Министрлык җавабы.

Вафат булган кешенең яшенә карата бернинди искәрмә юк.

Балык Бистәсе районында 92 яшьлек әбинең гәүдәсен, моргка алып бару өчен, зур юлга трактор чүмеченә салып чыгарулары турындагы хәбәр газета укучыларыбызда шактый фикер уятты. Олы яшьтә булуга карамастан, мәрхүмне моргка алып барулары белән килешмәвен җиткерде алар. Укырга: Кабат машина керә алмагач, аның гәүдәсен трактор чүмеченә салудан башка чара табылмаган...

Әлеге уңайдан “Шәһри Казан” редакциясе Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгына вафат булган кешеләрне нинди очракта ярулары һәм ярмаулары турында сорап мөрәҗәгать итте. 

Министрлыкның матбугат үзәгеннән алынган мәгълүматка караганда, мәетне яру мәсьәләсе 2011 елның 21 ноябрендәге «Россия Федерациясендә гражданнарның сәламәтлеген саклау нигезләре турында»гы 323 нче федераль закон нигезендә карала. “Аның нигезендә медицина хезмәткәренең мәетне кайсы очракта ярырга, ә кайчан медицина белешмәсен ярдырмыйча гына бирә алуы да күрсәтелгән. 

Законның 67 нче маддәсендә дини карашларга нигезләнеп, ире яки хатынының, яисә якын туганының (балалары, әти-әнисе, уллыка алучылар, уллыкка алынганнар, бертуган апа-сеңел, абый-энеләре, оныклары, әби-бабайлары), алар булмаса, башка туганнары яки законлы вәкиленең язмача гаризасы булган очракта, йә мәрхүм үзе исән чакта бу хакта ихтыяр белдерсә, мәет ярылмый. 

Әмма искәрмә дә бар. Түбәндәге очракларда исә мәетне яру мәҗбүри: 
– көч куллану нәтиҗәсендә үлгән дип шикләнгәндә; 
–  үлемгә китергән авыруның соңгы клиник диагнозын ачыклый алмаганда һәм (яисә) үлемнең турыдан-туры сәбәпләрен билгеләү мөмкин булмаганда;
– вафат булган пациентка медицина оешмасында стационар шартларда бер тәүлектән дә кимрәк вакыт эчендә медицина ярдәме күрсәтелгәндә; 
– дару һәм диагностика препаратларының дозасын арттыру йә аны күтәрә алмауга шик булганда; 
– үлем:
а) профилактика, диагностика, инструменталь анестезия, реанимация, дәвалау чаралары үткәрүгә, кан һәм (яки) аның компонентларын салу операциясе вакытына яки аннан соңгы чорга; 
б) йогышлы чирләр һәм шуңа шик булганда; 
в) тулысынча расланмаган яман шеш авыруына; 
г) экологик һәлакәт аркасында килеп чыккан авыруларга бәйле булса; 
д) йөкле, бала тапкан хатын-кыз яки 28 көнлек бала үлсә;
 – үле бала туса; 
– суд-медицина тикшерүе таләп ителсә. 

Медицина хезмәткәрләре үз эшчәнлегендә пациентка медицина ярдәме күрсәткәндә дә, аның үлеме турындагы медицина таныклыгын биргәндә дә закон таләпләрен үтәргә тиеш.
Мәетне җирләү белән бәйле йолаларны исәпкә алып, Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы медицина оешмалары җитәкчеләренә, үз вәкаләтләре кысаларында, вафат булган кешенең туганнарына һәрьяклап ярдәм күрсәтү турында тәкъдимнәрен җиткерде” диелә министрлыктан килгән җавап хатында.

Әмма монда вафат булган кешенең яшенә карата бернинди искәрмә юк. Өлкән яшьтәге кешенең нәрсәдән үлүен, ягъни диагнозын ачыклап тору кирәкме икән? Әлеге сорау министрлыкның матбугат үзәгеннән “кызганычка каршы, федераль канунның искәрмәләре юк. Анда яшь нинди дә булса критерий буларак күрсәтелмәгән” дип җавап бирделәр.
Балык Бистәсендә булган хәлгә кире кайтып, юлсызлык чорында гына булса да искәрмә ясап булмас идеме икән дигәнгә дә шундый ук җавап алынды.

Язмага реакция белдерегез

3

0

1

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    80яшьтэн узган кешелэрне ярдыру тиеш тугел, аларны хастэханэдэ яткыру, узлэре телэмэсэ ,тожэ кирэкми. Халыкны ничек жэзаларга белми инде бу хокумэт.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Больница белэн морг алар сойлэшеп акча эшлэйлэр. Халыктан акча алунын Бер Торе, короче мафия. Это все знают. Только никто ничего не может делать, кроме возмущения.

      Мөһим

      loading