16+

Һөнәр ашарга сорамый, үзе ашата

Лаеш районының Нармонка авылы кайчандыр үзенең кәбестә басулары белән бөтен республикага данлыклы иде. Кәбестәне 500 гектар җирдә чәчеп, алар бөтен Казанны тәэмин итеп торды.

Һөнәр ашарга сорамый, үзе ашата

Лаеш районының Нармонка авылы кайчандыр үзенең кәбестә басулары белән бөтен республикага данлыклы иде. Кәбестәне 500 гектар җирдә чәчеп, алар бөтен Казанны тәэмин итеп торды.

Халык телендә дә Нармонка Казанның яшелчә бакчасы дип йөртелә иде. Әмма башка колхозлар кебек үк, аның да авырлыклар кичергән чаклары булды. 2013 елда хуҗалык бөлгенлеккә төште. Хәзер исә “Нармонка” агрофирмасы кабат аякка басып маташа. 2016 елда бу эшкә “Татагролизинг” оешмасы алынган.

Бүген алар кәбестәне 60 гектар җиргә чәчә. Алга таба мәйданнарны киңәйтү ниятләнелә, чөнки кәбестәнең бәясе үсте, 2017 елда килограммы 6 сум булса, былтыр 17 сумга менде, ди “Нармонка” агрофирмасы генераль директоры Олег Солягин.

Кәбестә орлыгын Голландиядән кайтарталар. 2 милионнан артык орлыкны 8 мартта кассеталарга чәчәләр. Теплицада үстергәннән соң, кырга чыгарып утырталар. Хуҗалык кәбестә утырту эшенә 17 майда тотынган. Без кырга барган көнне дә авыл хезмәтчәннәре кырда иде. Олег Салягин әйтүенчә, хәзер кәбестә утырту да, аны җыеп алу да техника белән башкарыла. Элеккеге кебек кул белән утырту, алу юк.

– Бүген кырда Италиядән кайтартылган "Ferrari" рассада утырта торган машина эшли. Узган елның көзендә кәбестә җыю комбайнын кайтарттык, ул 40 кешенең кул хезмәтен алыштыра, көненә 200 тонна кәбестә җыя ала, – дип сүзгә кушыла «Татагролизинг» генераль директоры Илһам Вәлиев.

Хуҗалык 160 гектар бәрәңге, 30 гектар кишер, 35 гектар аш чөгендере һәм 60 гектар кәбестә үстерә. Аларны Казанда ярминкәләргә алып барып сата. Ниятләре исә – кәбестә утырту мәйданнарын арттырып, алты мең тонна яшелчә саклау склады төзеп, кырдан кайткан кишер, кәбестәләрне җәйгә кадәр саклау. Бу исә үзен берничә тапкырга аклый, чөнки язга яшелчә бәяләре үсә башлый. Элеккеге яшел борчак цехын төзекләндереп, яшелчәләрне шунда юып, пакетларга тутыру, ваакумда чыгару эшен җайга салмакчылар.

– Хуҗалыкта 120ләп кеше эшли, сезон вакытында 180 кеше дә була. Әмма эшче куллар табу авыр. Казанга якын торгач, бөтен кеше шунда китеп эшли, чөнки анда хезмәт хакы югарырак. Без исә эшчеләрне Чувашиядән, Мари Эльдән чакырып китерәбез. Алар өчен махсус тулай торак та бар. Иң мөһиме – безгә авыл хуҗалыгы белгечләре кирәк. Егерме елдан бу кырлар алар кулына кала, авыл шәһәрне тәэмин итеп торсын дисәк, белгечләрне авылга җәлеп итү юлларын эзләргә кирәк, – ди Олег Солягин.

Әлеге максаттан Нармонка мәктәбендә укучы балаларны кырга экскурсиягә алып чыгалар, кырдагы эшләр белән таныштыралар. Моннан кала, Нармонка мәктәбе белем бирүне агротехнологик юнәлештә алып бара. 11 нче сыйныфны тәмамлаучылар мәктәпне тәмамлаганда тракторчы-машинист таныклыгы да алып чыга. 2014 елда мәктәп грант акчасына трактор сатып алган булган. Атнага бер тапкыр техникумнан укытучы килеп, егетләрне трактор йөртергә өйрәтә, теоретик дәресләр бирә.

– Тугызынчы сыйныфны тәмамлаганнан соң, укучыларыбыз мәктәптә укуларын дәвам итә, шул ук вакытта техникумда да белем ала. Тракторчы таныклыгы кырда эшләү өчен генә түгел, авыл җире булгач, үз бакчаңда, хуҗалык эшләрендә дә кирәге чыга. Мәктәпнең ике физкультура укытучысы җәй көне агрофирма кырларында тракторда эшли. Бу аларга өстәмә хезмәт хакы. Өстәмә һөнәре булган кеше югалып калмый, – ди мәктәп директоры Роза Солягина.
Җәйге каникул көннәрендә агрофирмага мәктәп укучылары да булыша. Аена 10-12 мең сум акча алып эшлиләр икән.

Журналистлар килгән көнне кырга мәктәп укучылары да чыккан иде. Кырдагы эшләр белән танышкач, алар янына район башлыгы Михаил Афанасьев килде. Яшьләргә ул шушы көннәрдә Казанда Ворлдскиллс буенча үткәрелгән дөнья чемпионатының Россия этабы баруын һәм илдә эшче һөнәрләрне популярлаштырырга, авыл җиренә яшь белгечләрне җәлеп итәргә кирәклеген сөйләп, аларны булачак һөнәрләрен авыл хуҗалыгы белән бәйләргә чакырды.

– Кеше гомер буе укырга, өйрәнергә, белемгә омтылырга тиеш. Берничә һөнәр үзләштерү дә комачауламый. Сез аның белән көндәшлеккә күбрәк сәләтле булачаксыз. Уку йортларын тәмамлаганнан соң, үз районыбызга кайтыгыз. Безгә белгечләр бик кирәк, – диде ул.
Укучыларны Аграр университетны тәмамлап, авылга эшкә кайткан   яшь белгеч белән дә таныштырдылар. Хатыны исә ветеринар булып эшли, хәзергә декрет ялында икән. Яшь гаилә арендалы йортта яши. Эшле дә, йортлы да булган алар.

Агрофирма кырларында Аграр университетның тәҗрибә кырлары да урнашкан икән. Быел беренче тапкыр алар Лаеш районында үзләренең 100 гектар кыр участогын булдырган. Студентлар биредә үсемчелек буенча теоретик белемнәрен практикада куллана, тәҗрибә үткәрә. Шулар нигезендә курс яисә диплом эше язалар. Бодайның 12 төрле сорты, арпаның 13 сорты, рапс, борчак, бәрәңге, авыл хуҗалыгында үстерелә торган барлык культуралар да Лаеш кырында сынау уза. Моннан тыш, биологик препаратларны да сынап карыйлар.
Очрашу ахырында сүз мәктәп укучыларын яшелчәчелеккә җәлеп итү, мәктәп бригадасын төзеп, агрофирмага ярдәм итү юллары турында да сөйләштеләр. Бүгенге көндә Нармонка авыл җирлеге башлыгы булып эшләгән Людмила Стерякова 32 ел мәктәпнең яшелчәчелек бригадасын җитәкләгән булган. Ул район башлыгы белән мәктәп директорына шул бригаданы кабат торгызырга кирәк дигән тәкъдим белән чыкты.

– Заманында бригадабызда 300 укучы бар иде. Совхоз җирен арендага алып, яшелчә үстердек. Безнең бригаданы бөтен ил буенча беләләр иде. Балалар белән бик күп шәһәрләрдә булдык. Конкурсларда катнашып, призлы урыннар алдык. Җәй буена үзләрен мәктәпкә әзерләрлек акча да эшлиләр иде. Хәзерге кебек, ул вакытта балалар урамда эшсез йөрмәде. Белгән һөнәр иңсәне басмый. Аңардан беркемнең дә үлгәне юк. Балалар кечкендән җиргә берегеп үссен иде. Бригданы торгыза алсак, үзем дә теләп ярдәм итәчәкмен, – диде ул.

Аның сүзләренчә, балаларны җәлеп итүдән бигрәк, аларның әти-әниләре белән авыррак булачак. Дөнья башка, әти-әниләрнең менталитеты да үзгәрде, минем балам укырга тиеш ди алар, юк, эшләп тә үсәргә тиешләр, ди авыл җирлеге башлыгы.
Михаил Афанасьев мәктәп, авыл советы, агрофирма, инвестор һәм район җитәкчелеге берләшеп, әлеге проект турында яхшылап уйларга вәгъдә итте.

Фото: tatarstan.ru

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading