16+

Өйләнәсе килә, берәр кыз чыкмасмы?

Арып киттем әле, җәмәгать. Ялгыз башыңа тормыш көтүе бер дә җиңел түгел.

Өйләнәсе килә, берәр кыз чыкмасмы?

Арып киттем әле, җәмәгать. Ялгыз башыңа тормыш көтүе бер дә җиңел түгел.

Ир-атка бигерәк тә. Бар тәрбия хатын-кыз кулында, диләр. Тик каян гына табарга соң ул гүзәлне миңа?

Әни авыру иде. Мине соңлап тапкан. Әтине белмим, миңа бер айлык чакта ук аерылыштык, ди. Әни бик авырлыка белән үстерде мине. Тәмле ризык ашамады, үзе матур кием кимәде. Мин дип тырышты да, 60 яше дә тулмыйча үлеп тә китте. Үзем генә калгач, калага барып укый алмадым. Заводка эшкә керер идең, туганнарыбыз да юк. Авылда калдым инде. Фермада эшләдем.

Эшләгәнем ашарга җитте, ә киенергә исем китмәде. Авыл җирендә киенеп кая барасың инде? 

Хәзер менә кыен. Күмәк хуҗалыклар таралды, ферма ябылды. Пенсиягә ерак. Ашарга кирәк дип, күрше авылга барып, бер фермерга эшкә ялландым. Батрак дим үземне. Аның терлекләрен карыйм, ишегалдын себерәм, капка төбендәге чүп үләннәренә кадәр утыйм. Бакча чүбен әйтмим дә инде, анысы бөтереп минем өстә. Ә шулай да рәхәт яшисе килә. Каян гына табарга икән берәр әйбәтрәк кыз, әйтегез әле.

Фәнил.
 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Кая барам

    • аватар Без имени

      0

      0

      Батракка батрак булып килергэме?

      Мөһим

      loading