16+

Пенсионерларга ай саен юристлар бушлай ярдәм күрсәтә

Апастан 78 яшьлек Альберт Зиннәтуллин атнасына ике тапкыр бассейнга йөри. “ Йөзеп чыканнан соң, үземне яңа тугандай хис итәм, сәламәтлегем яхшыра”,– ди Альберт абый. Хәзерге актив пенсионерлар әнә шундый: бер урында тик тормый, спорт белән шөгыльләнәләр, җырлый, бииләр, белемнәрен тирәнәйтәләр, оныкларыннан калышмый, заманча гаджетларны үзләштерәләр.

Пенсионерларга ай саен юристлар бушлай ярдәм күрсәтә

Апастан 78 яшьлек Альберт Зиннәтуллин атнасына ике тапкыр бассейнга йөри. “ Йөзеп чыканнан соң, үземне яңа тугандай хис итәм, сәламәтлегем яхшыра”,– ди Альберт абый. Хәзерге актив пенсионерлар әнә шундый: бер урында тик тормый, спорт белән шөгыльләнәләр, җырлый, бииләр, белемнәрен тирәнәйтәләр, оныкларыннан калышмый, заманча гаджетларны үзләштерәләр.

Татарстанда пенсионерларны берләштерә торган оешмалар берничә. Ә менә республиканың пенсионерлар союзы барысыннан да аерылып тора. Пенсионерларны борчыган проблемалар, оешманың уңышлары хакында  “Өлкән яшьтәге кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшыртуда – актив озак яшәү“ темасына багышланган конференциядә сөйләштеләр.  
 

Россия пенсионерлар союзы иҗтимагый оешмасы Татарстан төбәк бүлегенең эшли башлавына 12 ел. Анда 27 меңнән артык пенсионер исәпләнә. Әлеге союзның республикада барлыгы 52 җирле бүлеге бар. Россия пенсионерлар союзы иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге җитәкчесе Любовь Мишина әйтүенчә, белем алуга омтылыш булганда картлык турында уйламыйсың.

Пенсионерларның яшәү сыйфаты үзеннән үзе актив озак яшәүгә барып тоташа. Дәүләт тарафыннан төзелгән паркларда, спорт объектларында бушлай шөгыльләнү мөмкинлеге бар. Пенсия акчасына гына күпләр түләүле үзәкләргә йөри алмас иде. Спорт объектларының өлкәннәр өчен билгеле бер сәгатьләрдә генә түгел, һәрчак ачык булуын кайгыртырга кирәк, дигән үтенеч яңгырады конференциядә. Пенсионерлар союзында өлкәннәр арасында Спартакиадалар уздырыла, алар ГТО нормалары тапшыра, шашка-шахмат турнирларында көч сынаша. Йөзү буенча ярышларда катнаша, милли кросста йөгерәләр. 

Мөһим юнәлешләрнең берсе – пенсионерларның хокукларын яклау. Бу өлкәдә пенсионерлар союзы Татарстан кеше хокукларын яклау идарәсе белән тыгыз элемтәдә. Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкәләтле вәкил Сәрия Сабурская әйтүенә, хокукларын белеп бетермәүче, юрист ярдәменә мохтаҗ пенсионерлар бик күп. Аларга ай саен хокук ярдәме көннәре уздырыла. Бушлай юридик ярдәм күрсәтелә. Хокук белемнәре мәктәбендә уку мөмкинлеге дә бар.  

Россия пенсионерлар союзы иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге җитәкчесе урынбасары Тамара Шамаева “Өченче буын университеты” турында сөйләде. “Өченче буын университеты”нда 17 юнәлеш буенча белем алырга була. Конференциядән соң кабул ителгән резолюциядә университетның филиалларын әлегә кадәр булмаган районнарда да булдырырга кирәк, дигән фикергә килделәр. Тамара Шамаева әйтүенчә, укуның сыйфаты күп очракта укытучыга бәйле. Педагог өлкән кешенең психологиясен тоемлап белем бирергә тиеш. Татар телен өйрәнүгә дә ихтыяҗ бар. “ Габдула Тукай музеена барганнан соң, руслар да үзләренең кайда булганнарын саф татар телендә  әйтеп бирә ала икән, димәк укытучы максатына ирешкән”,– ди Тамара Шамаева. “Өченче буын университет”ында 11 ел эчендә 54 меңнән артык кеше белем алган. Белем алудан бигрәк университет пенсионерлар өчен аралашу урыны, алар монда үзләрен чын “студентлар” итеп хис итә. 
 

Пенсионерлар союзы Төбәкара клиник диагностика үзәгенең Хәтер кабинеты белән дә тыгыз элемтәдә. Өлкән яшьтәге кешеләрнең күбесе хәтере югалудан зарлана. Медицинада бу проблеманы чагылдырган еш очрый торган авыру– Альцгеймер чире. Табиблар исә пенсионерларга бу авыруны кисәтү турында сөйли, аларга төрле тестлар уздыра, проблемалар күзәтелгән очракта дәвалау ысулларын тәкъдим итә. “Хәтер кабинеты өлкәннәргә генә түгел, яшьләр өчен дә файдалы”, – ди пенсионерлар үзләре. 

Җиңүчеләр арасында "ШК" журналисты да бар

Россия пенсионерлар союзы иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге быел беренче тапкыр Татарстан пенсионерлар союзларының җирле бүлек эшчәнлекләрен яктырткан журналистлар арасында бәйге оештырды. “Басма матбугатта иң яхшы язма” номинациясендә “Шәһри Казан” газетасы журналисты Эльвира Мозаффарова икенче урынга лаек булды. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading