16+

Полиглотлар гаиләсе

Болай дип әйтергә аларның тулы хокулары бар. Әле шактый яшь булуларына карамастан, дөньяның бик күп илләрендә булырга, кайберләрендә хәтта торырга да туры килгән аларга.

Полиглотлар гаиләсе

Болай дип әйтергә аларның тулы хокулары бар. Әле шактый яшь булуларына карамастан, дөньяның бик күп илләрендә булырга, кайберләрендә хәтта торырга да туры килгән аларга.

«Син - кайда, мин -шунда!”
Алимә - Казан кызы, Марат-Кукмара егете. Икесе дә Казан дәүләт университетын тәмамлаганнар.  Алимә — тарих, педагогия факультетын, Марат -математиканы.  Яшьләрне 2003 елда “Сәләт» таныштырган.  Икесе дә әйдаман булып барган булганнар. Аннары 2006 елда  Кукмарада гөрләтеп туй иткәннәр.  Бер-бер артлы  ике малайлары туган: Йосыф белән Салих.   Яшь белгеч ишәйгән гаиләсен бәхетле  яшәтү турында уйлана башлаган бер мәлне аңа Швецариягә  командировка тәкъдим итәләр.  Европадагы тәртипләргә шакката егет. Бигрәк тә, кеше кадерен белү, аны белеменә карап  бәяләү ошый аңа. “Атасы-анасы кем?”- дип тормыйлар, башыңда белемең булса, сиңа хөрмәт  күрсәтәләр.  Аннары шундый ук командировка белән Словакиягә бара Марат.  Бу илне дә күрү белән ошата. Гаиләсен дә алып килергә уйлап хатынына әйтә .Тегесе дә: “син – кайда, мин-шунда!” дип риза була. Ике балаларын  алалар да  Братиславага күченеп куялар. Һәм шунда чит ил суларын эчеп, һавасын сулап дүрт ел яшиләр.  Ике малайдан соң өченчегә көтеп алынган кызлары Зифа Братиславада туа.  Ә инде 2015 елдан алар Канаданың Монреаль  шәһәрендә яшиләр.

Инглиз телен бик яхшы белергә кирәк. Мин бит инде чит илләрдә йөреп шактый тәҗрибә тупладым,шуңа яңа җиргә ияләшүе дә авыр булмады.
Алай дисә дә, Марат Канадага  очарга ике көн  кала гына  эш таба. Бу вакытта җанында ниләр кайнаганын үзе генә белгәндер яшь әти. Ләкин тырыш тәвәккәлләрне Аллаһ ярдәменнән ташламый.  Сынау срогын да үтәргә туры килә,  белемле тәҗрибәле белгеч үзен яхшы яктан гына бик тиз таныта. Бу юлы ялгызы гына барып ияләшеп тә йөрми, яраткан хатыны, киңәшче-сердәшчесе Алимә һәм өч баласы белән бергә кузгала юлга.  

Үзе генә барса, авыр булыр дидек. Бергәләп ияләшү җайлырак бит, - ди Алимә, серле елмаеп.  Канадага килгәч, гаилә тагын ишәя.   Бер яшьлек Әдәм  - Монреаль малае.

Берәү булса бу кадәр бала белән моның кадәр ерак юлга чыгып та китмәс иде. Тик ул берәүләр Сәлахетдиновлар түгел шул. Яшьлек таңнарында үзләрен таныштырган- кавыштырган серле  “Сәләт”кә рәхмәт әйтергә изге Биләр җирләренә кайта алар. Өч баласын  Марат җитәкләгән, Алимә кечкенәсен күтәргән килеш күрдем мин аларны - “Сәләт”нең әтисе Җәүдәт Сөләймановның “Аккошлар өйгә кайта” программасы кунакларын. Әлеге программа нигезендә кайчандыр “Сәләт”таныштырган, бүген   чит илдә  яшәүче гаиләләр Биләр җирендә очраша.

Полиглотлар гаиләсе
 Балаларның өчесе дә татарча белә. Әдәмнең теле ачылмаган әле. Ул да  татарча сөйләшер, иншалла.
-  Бу Алимәнең казанышы, -  ди Марат, - юкка гына туган телне ана  теле димиләр
- Марат үзе дә татар рухлы кеше, -  ди Алимә. -  Балалар кайсы гына телдә эндәшсәләр дә (алар чынлап полиглот: биш телдә аралашалар) Марат аларга татарча җавап бирә. Иң кызыгы, үзе булган илләрдә хезмәттәшләренә дә татар сүзләре өйрәтеп маташа ул. Дөньяда Татарстан дигән ил, татар дигән милләт барын белсеннәр, ди.. Ә телебез безнең матур,  җырлап тора.
Алимә алты тел белә. Француз,  төрек телләре өйрәнгән. Ә Марат  әле  француз телен өйрәнеп кенә килә.  

Татар теле  - аларның гаилә теле. Балаларның теле дә татарча ачылган. “Сәләт”не алар Канадага да алып килгәннәр.  2016 елда  балалар өчен “Сәләт” аланы уздырганнар. Казаннан да шактый кунаклар килгән.
Монреальдә татар булган 200-300 кеше яши. Араларында инкыйлабка кадәр килгәннәре дә бар, аларның балалары да,  яшьләр дә шактый икән. Аларның барысын бергә җыеп 2017 елда Алимә татар балалары өчен сабыйлар төркеме оештырып җибәргән. Бу аның өчен яңа  эш түгел инде. Ул Казанда да  баланы бишектән татар телендә тәрбияләр өчен сабыйлар  мәркәзе төркемен  башлап җибәргән булган. Монда Монреальгә килгәч, шуны дәвам гына иткән.

Әти әлифбасы   
“Яшәсен интернет!” диләр инде алар Сәлахетдиновлар. Туганнары, әти-әниләре белән скайп аша аралашалар. Балаларын татар теленә өйрәтергә теләгән яшь әниләр өчен Алимә онлайн мәктәп тә оештырган
-Баланың туган телен биш яшенә кадәр саклау бик җайлы, - ди күп балалы әни. - Өйдә, гаиләдә арлашсаң,  ул аның тәүге төп  теле булып исендә кала.

Кайвакыт Йосыф: “Нигә өйрәнәм мин татар телен?!” -  дип сорап куя икән. Андый вакытта аларның җаваплары әзер: “Син бит - татар малае. Һәркем үз туган телен белергә тиеш!” Алимә  киләчәктә балаларга татар тарихын да өйрәтергә уйлый. Милләт белән горурланыр өчен, аның тарихын, шәхесләрен белергә  кирәк, ди. Балалар туган  телләреннән аерылмасын дип, Казанга кайткан саен татарча китаплар төяп китәләр Сәлахетдиновлар. Тукайның “Су анасы” белән “Шүрәле”се дә, Алиш әкиятләре дә  Канадада алар өендә яши.  Мактану булса да әйтим инде, мин дә  китапларымны  бүләк  итттем  аларга.  “Китаплар аз, без аларны ел буе укып кына түгел, ятлап та бетерәбез инде” , - ди Әлимә. Балаларына туган  телне Әлифбадан өйрәтә ул. Анысы да реалитет, Маратның үзе беренчедә укыган китабы.

Туган җирдән еракларда
-  Словакиядән кайтасыбыз килә иде. Монреаль  - бик демократик шәһәр ул. Анда кешедә кешенең эше юк.  Һәркем теләгәнен  эшли. Һәр кешенең хокукы бар. Шәхси  сайлауга кысылмыйлар. Ләкин бу битарафлык түгел. Бик чиста шәһәр. Ялгыш кына чүп ташласаң да, хәзер килеп әйтәләр. Ачуланмый гын, җайлап кына аңлаталар.  Гомумән, табигатькә мөнәсәбәт бик әйбәт монда.  Чүплекләре өч төрле. Хәзер бездә дә шулай булып бара инде. “Сез кайсы илдән?” дигән сорауны да җайлап кына, үпкәләтмим тагын дип кенә бирәләр.  Кануннар һәммә кеше өчен бертөсле. Шунысы бик рәхәт. Балаларга мөнәсәбәт яхшы. Аларга чын мәгънәсендә илнең киләчәге итеп, хөрмәт белән яратып карыйлар.  Мәктәптә уку системасы баланы материалны ятларга түгел, ә фикер йөртергә, командада эшләргә өйрәтә. Йосыф быел башлангыч сыйныфлар мәктәбен уңышлы  тәмамлады. Мәктәпләр ике төрле: шәхси һәм дәүләт мәктәпләре. Соңгыларында укулар бушлай, ләкин укулар  француз телендә. Медицина да бушлай, - ди Алимә, мине үзләре яшәгән ил белән бераз таныштырып.  

Алимә дә Марат  та  - Канаданың тулы хокуклы гражданнары.  Моның  өчен аларга  Канаданың мәдәният тарихын өйрәнеп,  имтихан тапшырырга туры килгән. Игътибар иттегезме,  ил тарихын түгел, илнең мәдәнияты тарихын. Монысы мөһимрәк,  димәк.

Президентыбыз Рөстәм Нургали улы Миңнеханов та белә бу  матур гаиләне. Башта алар Президент Канадага килгәч,  очрашкан булганнар. Быел  да балаларның татарча сөйләшүенең шаһиты булды Илбашы. “Сәләт”кә айти форумга  килгән Президенттан   Йосыф6 “Тагын кайчан безгә киләсез?” - дип сорап куйды.

Күрсәтер дә, сөйләр нәрсәләре күп  Марат Сәлахетдинов җитәкләгән Монреаль татарлары җәмгыятенең. Туган илдән еракта без дип,   сагынып-сагышланып  яшәми алар. Киресенчә,   уйнап-көлеп, башка млләтләрне   көнләштерә торган күңелле бәйрәмнәр уздырып яшиләр. 120 - 130 кешелек Сабантуйлары да катнашканнарда милли горурлык уятырлык булган. Театрлар да куялар.  “Гафифә ролен керәшен татары уйнады,  көлә-көлә эчләр катып бетте, “-  дип искә алалар.

-  Юл авыр булмадымы соң? -  дим мин без сөйләшкән арада Алимәнең кочагында изрәп йоклап киткән Адәмгә ымлап,  - балалар бәләкәй бит.  
-  Бергә, бер-береңә терәк булганда бер авырлыгы да юк, - диделәр алар беравыздан.  - Балалар да ярдәмләшергә өйрәнеп үсәләр.
-  Ә шулай да... күпмеләп вакыт китә  өйгә кайтып җиткәнче?

-  Бу юлы Татарстанга кайтканда 23 сәгать юлда булдык. Башта Монреальдән Парижга очтык. Аннары  Мәскәүгә, аннан  Казанга.   Аэропортларда шактый көтеп торырга да туры килде.  Шунда миналарның “Җир шары бәләкәй икән” дигән сү\зләрен исемә төшердем.  Әйе, Җир шарын бер тәүлек эчендә әйләнеп чыккан кешегә бик зур тоелмыйлыр шул ул безнең планетабыз.

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading