...Программаны гадәттәгечә, Гөлназ Сәфәрова һәм Искәндәр Хәйруллин алып барды. Сәхнә арты тормышын исә Байбулат атлы яшь алып баручы яктыртты.
Тамашаны Гүзәл Уразова ачып җибәрде. Оештыручылар фестиваль алдыннан җырчылар иң популяр җырларын башкарачаклар, дигәннәр иде. Гүзәл "Тимәсен тик күзләрем" не җырлады. Тик базардагы күлмәк сатучы көньяк егетләрен хәтерләткән, әйберен сатар өчен сатып алучының бер алдына, бер артына чыгып биегән көзгеле егетләр генә аңлашылып бетмәде. Өстәвенә, Гүзәлгә кәләш фатасы да кигезеп куйдылар. Илдар белән 15 елдан артык торгач, әллә никах яңартырга булганнар шунда...
Илдарның да сәхнәгә кияү егете сыман ялтыравыклы күбәләкләр тагып чыгуын тагын ничек аңларга була инде?
Быелгы "Татар җыры" ның бер уңышы дип инде ничә ел чыгыш ясамаган "Айфара" төркемен туплап, сәхнәгә кире чыгаруы булгандыр. Ни дисәң дә татар эстрадасында иң озак иҗат иткән төркемнәрнең берсе бит ул! Чыкты да җырлады егетләр. Дөбер-шатыр сикерүчеләр дә кирәкмәде. Сагындырганнар. Популяр җырлар булгач, мин "Ак каен"ны көткән идем. Ә алар "Сау бул"ны башкарды. Хушлашулары булдымы икән инде тамашачы белән...
Ләйсән Гимаева чыкканнан соң җырлый башлаганчы башта нинди җыр башкарганын аңламый тордым. "Яшлегем чишмәләре" нинди матур җыр иде, югыйсә. Бетереп атканнар, чукынчыклар. "Дөп-дөп", "даң-доң", кыскасы.
Сәхнәгә "Каеннар арасында" җыры белән Рәсим Низамов күтәрелгәч кенә халык бераз җанланды. Тик аның артында ак җәймәнең тузанын каккан кыяфәт ясаган кызлар да гына яңалыкны күпме эзләсәм дә, таба алмадым. "Ул каеннарны нәрсә генә эшләтмәделәр, әмма Рәсимне уздыра алмадылар" дип шаяртты алып баручылар. Алай гына да түгел, Рәсим Низамов тамашачыга бүләк тә алып килгән булып чыкты. 12 рәтнең ( декабрь - 12 ай) 20 урынындагы (фестиваль туган көне) тамашачыга Рәсим Низамов автографы белән каен бүкәне эләкте.
Чыгышы азагында Әлфинә Әзһәмованы нишләптер режиссер чемоданнар өстенә утыртып калдырдырган. Ниндидер ишарә булдымы соң бу Әлфинә ханым иҗатына карата...
Нәфкать Нигъмәтуллин, Хәмдүнә Тимергалиевага,"Казан егетләре", Идрис Газиев та популяр җырларын җырлады. Идрис Газиев чыгышы аеруча да ошады. Әллә җыры әниләр турында булгангамы шунда.
Узган атнада "Болгар радиосы" Милли музыкаль премиясен алган Әнвәр Нургалиевка "Алтын барс" та эләкте. Ну Әнвәр абый Элвин Грей кызларын да урлап бетерә бугай инде! Бу кичтә бөтен "сторис" ларда да ул булгандыр, мөгаен. Сәхнәгә Әнвәр Нургалиев чыга диюгә, залдагы апайлар икешәр телефонга төшерә башлады. Хатыны Ирина ханымга Алла ярдәм бирсен инде!
Аның популяр булуыннан файдаланыпмы, оештыручылар ике җыр башкарырга рөхсәт иткән. Мондый бәхет Ришат Төхвәтуллинга һәм Айдар Галимов белән Салаватка гына тәтеде.
Әнвәрнең фонограммасы өзелеп кенә кәефен корды кебек. Була инде ул андый хәлләр дә. Фирдүснең әнә чалбары да ертылган иде әле. Аңа карап кына җырлавын туктатмады. Әмма Фирдүс Тямаев бу кичне сәхнәдә уздырмады. Хатыны Резеданың туган көне иде. Өйдә калуны кулайрак күргән, бугай.
Ялгышмасам, узган ел да Азат Фазлыев Алсусыз гына алган "Алтын барс" ны. Быел да шулай булды. Әллә Алсу үпкәләткән "барслар" ны, әллә башка сәбәп... Кыскасы, Азат Фазлыевка бүләкне быел да үзенә генә бирделәр. Алай ярамый инде, җәмәгать!
Ришат Төхвәтуллин... Аны тыңлаган саен тыңлыйсы килә. Акапеллага җырлаган бердәнбер артист булды ул.
Комментарийлар