16+

Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Җәмигъ мәчете нинди булачагын әйтте

Татарстанда Җәмигъ мәчете төзү мәсьәләсе соңгы берничә елда актуальләште. Моны республика җитәкчелеге дә яхшы белә.

Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Җәмигъ мәчете нинди булачагын әйтте

Татарстанда Җәмигъ мәчете төзү мәсьәләсе соңгы берничә елда актуальләште. Моны республика җитәкчелеге дә яхшы белә.

Бүген ТР лидеры Рөстәм Миңнеханов туры эфир вакытында Казанда Җәмигъ мәчете кайчан төзеләчәк һәм ул нинди булачак, дигән сорауга җавап бирде.
- Бәйрәмнәрдә, җомга намазларында бөтен мөселманнарга урын җитмәү мәсьәләсе буенча мөрәҗәгать бар. Берничә мәйдан (төзү өчен — авт) күздә тотыла. Беренчедән ул уңайлы булырга тиеш, 10 меңләп кеше сыйдырышлы.

Шәһәр Хакимияте урын сайлау белән шөгыльләнә. Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгына тизләтергә кирәк иде. Халыкара бәйге үткәреләчәк. Ул үзенчәлекле объект булырга, әмма безнең традицияләребез сакланырга тиеш. Без моны быел да эшли алган булыр идек, әмма пандемия килеп чыккач кичектерелде. Бу тема бар һәм ул тормышка ашырылачак, - дип вәгъдә бирде Рөстәм Миңнеханов.

Лилия ЛОКМАНОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading