16+

Рөстәм Миңнеханов: «Үзебез татарча сөйләшмибез икән, ул тел берәүгә дә кирәк түгел»

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов безнең республикадан чыккан, Мәскәү югары уку йортларында укучы студентлар, аспирантлар, яшьләр белән очрашты. «Мәскәү – Татарстан күпере» яшьләр форумы Мәскәүдә инде өченче ел уздырыла. Быелгы очрашу да бик җанлы узган.

Рөстәм Миңнеханов: «Үзебез татарча сөйләшмибез икән, ул тел берәүгә дә кирәк түгел»

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов безнең республикадан чыккан, Мәскәү югары уку йортларында укучы студентлар, аспирантлар, яшьләр белән очрашты. «Мәскәү – Татарстан күпере» яшьләр форумы Мәскәүдә инде өченче ел уздырыла. Быелгы очрашу да бик җанлы узган.

Анда уңышка ирешү серләре, туган җиргә хөрмәт турында да сөйләшкәннәр. Әйтик, атаклы опера җырчысы Альбина Шаһиморатова өченче тапкырдан гына Мәскәү консерваториясенә укырга керә алуы турында сөйләгән. Аның: “Миңа тавышың юк, опера турында онытырга куштылар”, - дигән сүзләрен Президент та гаҗәпләнеп тыңлаган. Чайковский исемендәге халыкара бәйгедә лауреат исемен алгач та, Зур театрга эшкә урнаша алмаган әле Альбина. Әмма мөмкин булмаган эш юк. Бүген Альбина - Россиянең атказанган артисты. Казанда яшьләр өчен опера сәнгате мәктәбен булдырырга тели. Аның бу фикерен Рөстәм Миңнеханов та хуплаган.

Җырчы Алсу исә үз уңыш серләре белән бүлешкән. “Максатыңа ирешү өчен тәвәккәл булу, кеше кушкан юлдан түгел, үз сукмагыңнан атлау мөһим. Тормышта зур уңышка ирешкәч тә, бу гаилә мөнәсәбәтләренә комачауламаска тиеш”, - дип киңәшләрен биргән. Россия элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров исә яшьләрне спорт белән шөгыльләнергә һәм тормышны үзгәртүдән курыкмаска өндәгән. Баксаң, үзе дә көн саен 5 чакрым йөгерә икән. Министр үзе кулыннан телефонын төшермәсә дә, интернет-бәйлелектән котылырга чакырган. “Авыр заманда яшибез, һәр кешедә смартфон, һәрчак социаль челтәрләрдә аралашабыз, гел смс хәбәрләр килә. Безгә мәгълүмат шавы заманында яшәргә өйрәнергә кирәк. Һәр смс хәбәргә шунда ук  җавап бирмәскә, смартфонны кулга ике минут саен түгел, сәгатькә бер генә тапкыр алырга киңәш итәм”, - дигән.

 Мәскәү яшьләр форумында бөтендөнья татарларын берләштерергә өндәүче «Татарлар» милли мессенджерын тәкъдим иткәннәр. Рөстәм Миңнеханов барлык яшьләрне да бердәм, бергә булырга чакырган.
- Кайда гына яшәсәгез дә сез туган җирегезгә файда китерә аласыз. Без бергә, бер-беребезгә терәк булырга тиеш,–  дигән Президент.
Татарстанда тел белән бәйле вазгыять яшьләрне дә борчый. Бер студент татар телен инвестицион яктан җәлеп итәрлек дип атап буламы дип кызыксынган.

Рөстәм Миңнеханов телгә өйрәтү методикаларын үзгәртергә кирәклеген яшермәгән. Ләкин телне куллану һәркемнең үзеннән тора. “Әгәр без үзебез  татар телендә сөйләшмибез икән, ул тел берәүгә дә кирәк түгел”,– дигән Президент. Татар теле күп кенә төрки телләргә ачкыч булып тора. Президент моңа үз мисалын китергән. Россия делегациясе белән Харбинга баргач, уйгур губернаторы белән аралашырга туры килгән. Тәрҗемәче юк. Рөстәм Миңнеханов татарча, губернатор уйгурча сөйләшсә дә, үзара аңлашканнар.

Чарада Милли университет ачу темасын да читләтеп узмаганнар. Президент аны төзүбүген беренче планда дип белдергән. Ул белем бирү йорты гына түгел, инновация үзәге дә булачак икән.
Россия Президентын сайлаудан соң субъектлар кыскарачак, Татарстан башка төбәкләр белән кушылачак дигән имеш-мимешләргә ачыклык кертеп республика җитәкчесе: “Рәсми рәвештә бернинди фикер алышулар булмады. Әйе, субъектлар берләшә. Әмма бездә әлегә мондый адымнар күзәтелми. Үзебезнең 68 мең квадрат метр мәйданыбыз үзебезгә бик җиткән”,– дигән.

Ахырдан Рөстәм Миңнеханов Мәскәү татар җәмәгатьчелегенең актив вәкилләренә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре тапшырган. РСФСР һәм ТАССРның халык артисты Ренат Ибраһимовны «Дуслык» одены белән бүләкләгән.

Сүз уңаеннан, шушы көннәрдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның үзенә дә патриарх Кирилл исеменнән II дәрәҗә “Дан һәм намус” ордены тапшырылды. Рөстәм Миңнеханов бу бүләкне халыкның уртак бүләге дип атады. “Владыка Кирилл күптән түгел бездә булды, аңа зур рәхмәтемне белдерәм. Бүген без үзара аңлашып яшибез. Уртак уңышыбызның нигезе – тынычлык һәм килешү», - диде Президент.
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading