16+

Сабан туе да үпкәсез булмый?!

Тынычлык бистәсендәге Каенлыктагы Сабантуй Татарстан белән Төрекмәнстан мәдәниятен һәм тормыш көнкүрешен чагылдырды.

Сабан туе да үпкәсез булмый?!

Тынычлык бистәсендәге Каенлыктагы Сабантуй Татарстан белән Төрекмәнстан мәдәниятен һәм тормыш көнкүрешен чагылдырды.

Моның сәбәбе бар. Сабантуйга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән Төрекмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымөхәмәдов килде. Дәрәҗәле кунаклар - Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Казан мэры Илсур Метшин, Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе Игорь Баринов, республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов.

Сабантуй урамына  Арча, Кукмара, Яшел Үзән, Балык Бистәсе, Алексеевск, Буа, Биектау, Теләче, Лаеш , Нурлат һәм Зәй муниципаль районнары үзләренең төбәкләрендә яшәгән төрле милләтләрнең тормыш-көнкүрешен чагылдырган җырлы-биюле матур “ишегаллары” оештырганнар. “Төрекмәнстан ишегалды” күңелне әсир итә: төрекмән көйләре, төрекмән ашлары. Татарстан Президентына да ошады “Төрекмәнстан ишегалды”.

- Татарстан Республикасы белән Төрекмәнстанны күпьеллык хезмәттәшлек, тел бергәлеге, мәдәни традицияләр, ышаныч һәм үзара аңлашуның югары дәрәҗәдә булуы берләштерә, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Дәрәҗәле кунакларны WorldSkills Kazan 2019 чемпионаты талисманнары Алмаз белән Алтын сәламләде. Сабан туенда муниципаль районнар Казанда узачак эшче һөнәрләре буенча дөнья чемпионаты, шулай ук ТАССРның 100 еллыгы темасын колачлы яктырткан иде.
Амфитеатрда ягъни көрәш мәйданында Татарстанның сәнгать осталары театраль тамаша куйды. Төрекмәнстан сәнгать осталары - ике йөзгә якын биюче, җырчы һәм спортчы чыгыш ясады. Төрекмәнстан Президентыннан Сабан туена бүләк булган әлеге концерт. Төрки халыкларга тылмач кирәкми, “Яшәсен төрекмән татар дуслыгы”, дип җырлады кардәшләребез.
- Сабантуй - ул игенчеләр, җир эшкәртүчеләр бәйрәме. Аларның хезмәте -республиканың иминлеге һәм чәчәк атуы нигезе. Бу бәйрәм безнең өчен бик әһәмиятле. Сабантуй Россия халыкларының бай мәдәнияте эчтәлегендә якты чагылыш тапты. Аны Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин кайгырта, - дип әйтеп үтте үзенең котлау сүзендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов.

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Сабантуйга котлавы укылды. “Сезне чын күңелдән Сабантуй - сабан бәйрәме белән котлыйм. Гасырлар тирәнлегеннән килгән бу борынгы бәйрәм иҗади хезмәткә хөрмәтне гәүдәләндерә, безнең мәдәни кодның, бай тарихи рухи мирасыбызның мөһим , аерылгысыз өлеше булып тора. Ата-бабаларыбызның гореф-гадәтләренә һәм традицияләренә хөрмәт йөзеннән, аны Россиянең күп кенә төбәкләрендә төрле милләт вәкилләре яратып һәм зурлап билгеләп үтә”, - диелә әлеге котлауда.
Тынычлык бистәсендәге Сабан туенда баш батыр булып Ленис Абдуллин калды, аңа тәкә һәм “Лада” автомобиле бүләк ителде.

Туй үпкәсез булмый, диләр бит. Тынычлык бистәсендәге Сабантуйның көрәш мәйданы - амфитеатр кечкенә. “Тыгылыш булмасын өчен халыкның мәйданга керүен туктатып торырга туры килде. Моның өчен казанлылардан һәм кунаклардан гафу үтенәбез, алга таба уйланырга җирлек бу”, - диде Казан шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә. Казанда быел Сабантуй тагын Дәрвишләр бистәсендә, Аккош күле буенда оештырылды, ипподромда ат чабышлары үткәрелде. Казандагы Сабан туйларында 196 мең кеше катнашкан, бәйрәмдә җәмәгать тәртибе бозылмаган.

Дамир Бәдриев һәм Анна Арахамия фотолары

 

Тынычлы бистәсе Сабан туеннан ФОТОРЕПОРТАЖ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Очень обидно было, сколько часов мы ждали, когда наши чиновники наслаждались, нам пришлось ходить около да вокруг, и пусть не придумывают, якобы боялись давки, стыдно очень обидно, господа руководители Татарстана

    Мөһим

    loading