Батыр рухы батырлар тудыра
Татар Кынадысы мәктәбе өч музее белән хаклы рәвештә горурлана ала. Билгеле инде, без башта Гадел Кутуй музееның бусагасын атлап кердек. Бар дөньяны яктыртырга-җылытырга теләгәндәй, елмаюлы карашлы сурәте белән каршы алды безне Кутуй. Музей белән 10нчы сыйныф укучысы Аида Байбулатова таныштырды. Музей материалларга бай, арада төп нөсхәләр дә шактый. Кутуйның әнисе Динә апаның чәй пешерә торган чәйнеген туган тиешле кардәшләре тапшырган. Ул – иң кадерле экспонатларның берсе. Чәй эчәргә яраткан Динә апа, махсус чәй чиләге тоттырып, улы Кутуйны коега суга җибәрә торган булган. Ә соңрак авыл белән танышканда, без Кутуйлар нигезе каршындагы ул коены да күрдек. Суы тылсымлы булган, күрәсең. Аны эчеп үскән Гадел танылган әдип булып китсә, сеңлесе Зәйнул апа – һөнәре буенча табиб. Ләкин аның да татар әдәбиятына катнашы бар. Ул – язучы Диас Вәлиевнең әнисе, Майя Вәливаның дәү әнисе. Талантлы нәсел.
Икенче музей авыл тарихына багышланган. Ул хакта безгә тәфсилләп шулай ук 10нчы сыйныф укучысы Алсу Сәйфуллина сөйләде. Аны тыңлап, без 1700-1720 елларда Кынады елгасы буенда бер-бер артлы урыс, мордва һәм татар авыллары оешканын белдек. Туфрак уңдырышсыз булганга күрә, халык сәүдә белән шөгыльләнә башлаган. Биредә мишәр халкының тырыш, булган-уңган икәнлегенә тагын бер тапкыр инандык. Бүген авылда 772 йорт бар. Урта мәктәптә 240 бала укый. Алар фәннәрне татар һәм рус телләрендә өйрәнәләр.
Өченче музей шулай ук батыр якташларына багышланган. Җафас Җагфаров – Россия герое. Мәктәп аның исемендә. Егетнең хәрби кеше булу теләге балачактан ук килгән. Аны тормышка ашыру өчен, мәктәпне уңышлы тәмамлап, 1994 елда Саратовтагы хәрби училищега укырга кергән. Дуслары-танышлары егетне ярдәмчел, шаян, шат күңелле, тормышны яратучы итеп хәтерлиләр. Спецназда хезмәт итә, лейтенант Җагфаров тәвәккәллеге белән сокландыра. Ә операцияләрнең берсендә командир зур сайлау алдында кала. Намуслы егет, иптәшләренең гомерен саклау бәрабәренә дошман утын үзенә юнәлтеп, мәңгелеккә башын сала. 2000 ел, Чечен җире була бу. 23 яшьлек лейтенант Җагфаров исеме Россия Эчке эшләр армиясенең хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган хәрбиләре белән бергә Хәтер китабына кертелгән.
Курку белмәс бу егет турында экскурсовод сөйләгәннәрне тыңлаганда, уйларым үзеннән-үзе батыр сугышчы Гадел Кутуйга барып тоташты. Аның каһарманлыгы турында тыңлап, якташыннан үрнәк алып үскән егет хәлиткеч мизгелдә үзе дә куркып калмаган. Батыр рухы яңа батырлар тудырган. Ләкин Гадел һәм Җафас батырлыгы турында тыңлап үскән бүгенге заман малайларына кыюлык үрнәген тыныч тормышта гына кылырга язсын иде.
Теләк булса, була икән
Ничә тапкыр игътибар иткәнем бар, якташлары танылган шәхесләр: язучылар, галимнәр һәм башка иҗат кешеләре булган балалар башкаларга караганда күпкә бәхетле. Алар андыйлар белән горурланып, алардан үрнәк алып, кечкенәдән иҗатка, фәнгә тартылып үсәләр. Мондый авылларның мәктәпләрендә эшләүче укытучылар да бәхетле. Алар шушы талантлы якташларының әсәрләрен балаларга өйрәтеп, кечкенәдән әдәбиятка, матурлыкка, тормышка мәхәббәт тәрбиялиләр. Бу яктан Татар Кынадысы да һәркем үрнәк алырлык. Батыр якташларының юбилеена да зурлап әзерләнгәннәр. Һәрбер сыйныфта Кутуй дәресләре узды, телдән журнал да бик тәэсирле булды. Сугышка нәфрәт хисе белән тулган иде ул.
Кутуйның туган авылында безне бик күп нәрсә сокландырды һәм шул ук вакытта гаҗәпләндерде дә. Шуларның берсе – аларның туган телгә мөнәсәбәте. Мәхәббәте дисәң дә арттыру булмас.
– Безнең халыкта туган телгә, дингә хөрмәт зур, – диде мәктәпнең директоры Гөлнур Әбүзарова. – Туган телебез – татар теле – мәктәптә аралашу теле. Бездә башлангыч сыйныфларда татар теле атнасына кимендә – өч, 5-9нчы сыйныфларда бишәр сәгать өйрәнелә. Бернинди гаризалар язмый гына. Район җитәкчелеге дә туган телебезне өйрәнүгә каршы килми.
Моңа үзебез дә күреп инандык. Район мәгариф бүлеге мөдире, элек күрше татар авылында тарих укыткан Алексей Перунков та һәр сүзе саен татарларны хөрмәт иткәнен сиздерергә ашыкты. «Татар авылларындагы мәктәпләрдә белем дә, тәртип тә яхшы, – дип, җае чыккан саен мактап торды. – Аларны башкаларга да үрнәк итеп куябыз», – дип тә өстәде. Татарларны (алар үзләрен мишәрләр диләр) уңганлыкта-булганлыкта мактап, аларга соклануын да яшермәде. Димәк, биредә шулай куелган. Шушы фикерне саклар өчен, мишәрнең олысы да, кечесе дә тырыша. Димәк, алар үзләре үз туган телләрен хөрмәт итәләр (үзең хөрмәтләмәсәң, бүтәннәрдән көтә алмыйсың) һәм бәхеткә, башкаларга да шуны йоктыра алганнар.
Мәктәп монда милли үзәк төсле – һәр бәйрәм чараларында укучылар да, укытучылар да башлап йөри. Татар теленнән тыш, башка фәннәр рус телендә укытылса да, балалары тәнәфес вакытларында, төрле чараларда һәм үзара да татарча аралашалар. «Теләк булганда, була икән бит менә!» – дигән нәтиҗә ясадык без. Өлкәдә 52 татар авылының 29ы мәктәпле. Шуларның 17сендә татар теле укытыла. Милли мөхтәрият калганнарында да туган тел дәресләре ачарга уйлый. Казанга Мәккәгә карагандай карап торалар. Һәр баланың хыялы – Казанны барып, үз күзләре белән күрү. Моны белгән укытучылар җәйге каникулларда Татарстаныбыз башкаласына кызыклы сәяхәтләр оештыралар. Алардан балалар тагын да ныграк үз милләтләре белән горурланып, телгә мәхәббәтләрен арттырып кайталар икән. Аннары үскәч тә, күпләре Казанга китә, ди. Югары белем алып кабат кайтучылар да бар. Мәктәпне тәмамлаган ике укучылары әнә, Казанда укып, Тукай телен укытырга үз мәктәпләрен сайлаган.
Комментарийлар