16+

Сәлам!!! Мине танымыйсыз инде. Мин зимагур!!!

Минем зимагурлыгым бер карауда күренеп тора, чөнки мин зимагур җырын җырлыйм, аны теләсә кем җырламый.

Минем зимагурлыгым бер карауда күренеп тора, чөнки мин зимагур җырын җырлыйм, аны теләсә кем җырламый.

Ә безгә ни, без болай да зимагур. Шулай булгач менә!
Ал гөлләр өзгән идем, юлларга тезгән идем,
Ал гөлләр өзгән идем, юлларга тезгән идем,
Аерылдык мәңгегә дип баштан ук сизгән идем!
Аерылдык мәңгегә дип баштан ук сизгән идем!

Минем зимагур булып китүнең тарихын сезгә дә сөйләмичә булмас. Менә ничек булды ул.
Мин үзебезнең авылда фермер Вәли абзыйның сыер көтүен көтә идем. Вәли абзыйны беләсездер, бер буржуй инде шунда. Малайларга бер мәзәк сөйләп тора идем, аны Вәли абзый да күреп торган, уй әтте: 

-    Ну артист син, Макый, ну арти-и-ииист, - дигән була.
Ышанычлы кеше шулай дигәч дөрес инде ул. 
Артист башым белән сыер көтүе көтеп тормадым, хатынга сөйләп күрсәттем, юлга акча сорадым. Теләсә кая вакыт уздырып тормадым, киттем Мәскәүгә! Хатын юлга акча да бирде, хәерле эшкә ничек бирмәсен инде??!! Тик шул үзе минем киткәнгә борчылу-фәлән күрсәтмәде, шикле булды ничектер.
Алмалары-чияләре, кызарып пешәр әле,
Алмалары-чияләре, кызарып пешәр әле,
Хәзер исеңә төшмәсәм, соңрак төшәм әле.
Хәзер исеңә төшмәсәм, соңырак төшәм әле.
Поездга утырып барам. Үзем юньләп берни белмим. Шул ук вагонда бер чегән хатыны бара иде, минем янга килеп утырды.  Күземә туры карап:

-    Малай, синең күңелеңдә кайгы бар, сөйләп күрсәт, - ди.
Минем йөрәк май булып эреде дә китте бит, малай, үзем дә сизми калдым, бөтен хәлемне сөйләдем дә бирдем. Ул миңа киңәш бирде:
- Син Мәскәүгә барып төшкәч тә өч тирәкле урамга бар, анда шундый уку йорты бар, артистлыкка укыталар, - диде. 
Мин аның сорап торганын да көтмәдем, шалт иттереп кулына биш меңне чыгарып та тоттырдым. Бәхетең булгач яхшы кешеләр очрап тора бит ул!
Китәм инде, китәм инде, Мәскәүгә җитәм инде,
Китәм инде, китәм инде, Мәскәүгә җитәм инде,
Хатын биргән акчаларның башына җитәм инде,
Хатын биргән акчаларның башына җитәм инде.

Мәскәүдә эзләп таптым ул өч тирәкле урамны, анда чыннан артистлыкка укыталар икән. Шунда кердем, миңа белгән һөнәрләремне күрсәтергә куштылар. Бер зәңгәр күзлекле агай миңа әйтә:

- Басни знаешь? Прочитай что-нибудь с выражением, ди.
- Варуны и лисиссы дим инде.
Укып киттем бит, малай...
- Варуне как ты Бух паслал кусучык сыйры. Варуны сил на дирывы ва рту сыйр держыт,  внизу лис бижит, гаварит, варуны ыспуй, ты харашу паюш. Варуны гаварит, иди ка ты систра сваей даругый.

- Ну мы поняли, что ты выучил текст. А здесь какой смысл? -ди теге абзый.
- А ысмыйсыл... Ну ысмыйсыл... Ну какуй ысмыйсыл? Прастуй ысмыйсыл, ышту итим хатил ысказать Искәндәр... Мәксумович.... Пушкин???!!! Йисли тебя Бух паслал кусучык сыйры, ничуы панимаиш ыс каждым дармайидым дилиссы, дидем...
Имитихан алучылар бер-берсенә караштылар да мине чыгарып  җибәрделәр.
Укырга алмадылар...

Мәскәүдә адашып йөргәч Рублевкага барып чыктым. Анда узем кебек малайлар очрады. Алар белән бергә җәй буе йөрдек шул районда. Балыклы урын да таптык. Бер  кибет артындагы контейнерда. Тссс, беркемгә дә  әйтмәгез!!! Анда көн саен кичкә таба вакыты узган балык чыгарып ташлыйлар иде, ә без шуны гына көтеп  торабыз! Көн саен балык,  колбаса да булгалый... Шулай җәй дә үтеп китте. Балык белән колбаса күп, бәрәңге юк инде. Без бит барыбыз да авыл малайлары, бәрәңгесез тора алмыйбыз.
Рублевканың урамында ашаталар колбаса,
Рублевканың урамында ашаталар колбаса,
Түзәр хәлләрем калмады хатын килеп алмаса,
Түзәр хәлләрем калмады хатын килеп алмаса.

Авылны сагына башладык. Көзгә каршы берәм берәм авылларыбызга кайтып киттек.
Алмалар алган идем, капмадым - кире куйдым,
Алмалар алган идем, капмадым - кире куйдым.
Туган авылым, исемеңне мәңгегә  җырга куйдым,
Туган авылым, исемеңне мәңгегә  җырга куйдым.

Зимагур булып йөрдем, күпме җирләрне күрдем,
Зимагур булып йөрдем, күпме җирләрне күрдем.
Кайтам сиңа, туган авылым, сыйдырса мине түрең,
Кайтам сиңа, туган авылым, сыйдырса мине түрең.
Авылга кайтып кердем, анда хәзер миннән киңәш сорыйлар, кемнәр Мәскәүгә барырга җыена, миңа киләләр консультацияга. Мин киңәш бирәм. Чегән хатыны өйрәткәнчә! Бер киңәш - бер мең сум!
Ну бер йөри башлагач та авылда да озак торып булмый, әле менә Казанга килеп чыктым. Белмисезме, кая артистлыкка укыталар икән?

Юныс Төхфәтуллин
Фото: freepik.com

 

Язмага реакция белдерегез

0

3

0

1

2

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Мәгьнәсез сүз боткасы

    Мөһим

    loading