16+

Сез булганда – без булырбыз!

16- 26 май көннәрендә республикабызда газета-журналларга ташламалы язылып булу турында хәбәр иткән идек инде. Бу ункөнлек вакытында башкалабызның кайбер элемтә бүлекләрендә язылучы көне уза. Кичә шундый матбугат белән танышу-кавышу бәйрәме 100 нче элемтә бүлегендә үтте.

Сез булганда – без булырбыз!

16- 26 май көннәрендә республикабызда газета-журналларга ташламалы язылып булу турында хәбәр иткән идек инде. Бу ункөнлек вакытында башкалабызның кайбер элемтә бүлекләрендә язылучы көне уза. Кичә шундый матбугат белән танышу-кавышу бәйрәме 100 нче элемтә бүлегендә үтте.

Көн яңгырлы булуга карамастан, элемтә бүлегенең ишеге ябылып тормады. Күбрәк өлкәннәр, лаеклы ялдагы апа-әбиләр килде. Алар  балачактан тәртикә өйрәнеп үскәнгә, айлык түләүләрен иң соңгы көнгә калдырмаска уйлаганнар -  кайсы фатир өчен, кайсы телефонга түләргә дип акча тотып  килгәннәр. Ә инде язылучы көне  булуын белгәч, күбесе  яраткан газета-журналларына язылып, бу мөмкинлектән файдаланып калырга да булган.
- Элек бик күп ала идек. Хәзер кыйммәт тә, күзләр дә начар күрә, - дип бераз зарланып та алдылар.  

Безненең татар әбиләрен ишектән керәндә үк танып була. Алар ак яулыклы, нурлы йөзле. Ә сөйләшә башлагач,  тәмле сүзле икәнлекләрен дә беләсең. Тукай әйтмешли, “Мин шулар янында булам,  болар белән килешеп була”. Алар  соңгы тиеннәрен чутлап, матбугатка язылалар. Газета-журналларны гомер буе үзләренең дуслары, сердәшчеләре дип санаганнар.  Инде шактый олыгайгач та алардан аерыласылары килми. Безнең “Шәһри Казан”ның да дуслары шактый икән! Махсус килеп язылучылар да булды. Ә кайберәүләрне үзебез газета белән таныштырып, күндердек. Бик күп мәгълүматлы төсле, матур газетабызны күргәч, кызыгып язылдылар. Укучының таләбе төрле: кайсына сканворд-кроссворд кирәк, кайберләренә - программа. Гыйбәтле язмышлар турында да укырга ярата халык. Файдалы киңәшләр, сәламәтлек тә кызыксындыра аларны. Ә безнең йөзебез якты  - болар һәммәсе дә бар газетабызда:аңлаешлы гади, халыкчан тел белән язылган, матур итеп бизәлгән дә.

Дусларыбыз санын ике дистәгә арттырып кайттык без кичә.  Укучыларыбызны шулай  берәмләп санар чакта бу начар түгел. Беләбез,безнең сүзне аяк астына салмас өчен генә, күңел саклап язылучылар да булды. Алар халкыбызның гасырлардан килгән әдәп-әхлак кагыйдәләре сагында торучылар, үзләре аңа тугры калучылар. Ә менә урта буын һәм яшьләр турында  алай дип әйтеп булмый.
 
Алар арасында да төрлесе очраштыргалый. Игелеклеләре әти - әниләренә бүләк итеп тә  яздыралар.

Газетабызның еллар белән сыналган тугры дуслары да бар. Болар Казанда яшәүче лаеклы ялдагы хезмәт ветераны Миннислам Вәлиев һәм Америкада яшәүче милләттәшебез, якын дустыбыз Сурайя апа Гайнуллина. Алар  үзләренең танышларына, авылдашларына  менә ничә ел рәттән инде “Шәһри Казан”  яздырып бүләк итәләр. Быел да  дусларыбыз санын арттыруда үзләреннән өлеш керттеләр.

Укучылабыз саны арткан саен безнең өстә җаваплылык та арта. Аларның күңеленә туры килә торган, җаннарына аваздаш газета чыгару өчен  безгә тагын да тырышыбрак, илһамланыбрак иҗат итәргә туры килүен аңлыйбыз без. Рәхмәт сезгә, ышаныч  күрсәтеп безне сайлавыгыз өчен. Ышанычыгызны акларга тырышырбыз.  Сез булганда  - без булырбыз, хөрмәтле укучыларыбыз!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading