16+

"Шәһри Казан" укучыларын барлый. Шөкер, исән-саулар

Урамда – көз. Матбугатта урак өсте. Киләсе ел өчен газета-журналарга язылу бара. Укучыларыбызны берәмтекләп барлыйбыз. Көне буе телефоннар ут булып кыза. Заманасы нинди бит: кеше иртән исән, кичкә инде җәннәт кошына әйләнергә дә мөмкин.

"Шәһри Казан" укучыларын барлый. Шөкер, исән-саулар

Урамда – көз. Матбугатта урак өсте. Киләсе ел өчен газета-журналарга язылу бара. Укучыларыбызны берәмтекләп барлыйбыз. Көне буе телефоннар ут булып кыза. Заманасы нинди бит: кеше иртән исән, кичкә инде җәннәт кошына әйләнергә дә мөмкин.

Шалтыраткач, телефонны озаграк алмый торсалар да, күңелгә әллә нинди шик-шөбһәләр килә башлый. Бөтен белгәннәреңне укып, "исән генә булса иде!", дип телисең. Аннары бераздан үзләре шалтыартып, таныш тавышны ишеткәч, күңелгә җылы йөгерә. Эше булган, шалтырытканда ала алмаган. Әйе, исән кешенең эше булу бер дә гаҗәп түгел, бигрәк тә, бүгенге кебек мәшәкатьле дөньябызда.

Хәл-әхвәл сорашып, бер-беребезнең исән-сау булуына сөенешкәннән соң, акрын гына үзебезнең "Шәһри Казан" турында язылу башлануы хакында сүз башлыйм. Кайсы берсе үзләре үк минем тел төбемне аңлап: “без инде язылдык, бик яратабыз үзегезне. Баш мөхәррирдән башлап барлык хезмәткәрләрегезгә рәхмәт әйтегез!" - диләр. Бу сүзләр йөрәкләргә сары май гына түгел, өстенә бал булып та ягыла. Халкыбызның “Яхшы сүз – җан азыгы” дигән сүзләренең мәгънәсен бөтен тирәнлеге белән аңлый башлыйсың. Кайберләре, яратуларын исбатлар өчен, язылган китанцияләрен дә төшереп җибәрәләр, рәхмәт төшкерләре.

Аларга кат-кат рәхмәт әйтеп, исән-сау укырга язсын дигән теләк телибез. Быелгы ел да искәрмә була алмый. Изге теләкләрне күбрәк теләсәң дә таманга гына туры килә әле. Шуңа телләребезне жәлләмибез, исән генә булсыннар берүк!

Газета-журналларга язылу барганда кемнең чын дус икәне дә бик ачык күренә. Еллар сынавын узган сыйныфташлар, университеттагы төркемдәшләр беркайчан да юк димиләр, гел ярдәмгә киләләр. Туган телебезнең кадерен белгән, хөрмәтләгән яшьлек дусларыма быел да беренче булып шалтыраттым. Аннары – дуслар, танышлар. Аларны да үзебезнең газетасыз калдырасы килми бит, дуслы итеп калдырысым килә.

Газетабызның быелгы укучлары белән сөйләшкән саен шатлыгым арта. Монысы да безнең көннәр өчен бик әһәмиятле, зур нәрсә. Тирә-ягыбызда күбрәк шатлык түгел, кайгы-хәсрәт, борчу йөри бит соңгы араларда. Тик шунысына игътибар иттем: җәй башында быел үзем яздырганнарның барысы да исән-сау шөкер. Шуны белгән саен шатлыгым арта. Дөрес, күбесе чиратны уздырып, иммунитетларын арттырып авырып алганнар. Әмма барысы да исән-сау. Хәтта уенын чынын бергә кушып, "Шәһри Казан" яшәргә юллама бирә, аны укып мондый күңелсез заманда күңелләребез күтәрелә, диләр. Әйе, газетабыз юкка гына иң халыкчан дигән исемне йөретми бит шул. Дин турындагы язмаларыбыз укучылырыбызның өзелергә торган өметләрен ялгый, иман байлыкларын арттыра. Сәламәтлекләрен дә даими кайгыртып, махсус рубрика биреп барабыз. Алардан шифа табып, рәхмәт әйтүчеләр дә шактый. Мондый сүзләр безнең газетаның да гомерен озынайта.

Менә Казаннан бер ханым, Төркиягә ялга барганда вакытын күңеллерәк итәр өчен, безнең "Шәһри Казан Язмыш"ны алган. Бик ошаган, кулыннан төшермәгән. Моны күреп кунакханәдәге күршеләре дә кызыксынганнар. Кайтканда аларга – Башкортстанга бүләк итеп биреп тә җибәргән әле. Язылырга да уйлыйлар, ди.
Мондый яңалыкларга ничек сөенмисең инде? Билгеле, сөенәбез. Матбугат диңгезендә, дөресрәге, укучыларыбыз күңелендә лаеклы үз урыныбыз булганын белү безне яңа уңышларга илһамландыра.

Яңа елда да бергә исән-сау булсак иде!

Язмага реакция белдерегез

6

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading