16+

Шурави Альберт 

Кемнәрнеңдер тормыш юлы буенча илебез тарихын белеп булса, Альберт Борһанов­ның язмыш юлы буенча география­не өйрәнергә мөмкин. Урал егете ул. Чиләбе өлкәсендәге татар авылында туган. Чиләбе дәүләт педагогия институтын тәмамлаганнан соң, Төрекмәнстан Фәннәр Академиясе тарих институтының археологик казынулар милли үзәгендә эшли. Тарих катламнарын актарып ятканда, солдат итеге кия, Совет армиясе сафларына алына. Ерак Көнчыгышта хезмәт итә. Аннары дүрт елга якын гомере Әфган җирендә уза.

Шурави Альберт 

Кемнәрнеңдер тормыш юлы буенча илебез тарихын белеп булса, Альберт Борһанов­ның язмыш юлы буенча география­не өйрәнергә мөмкин. Урал егете ул. Чиләбе өлкәсендәге татар авылында туган. Чиләбе дәүләт педагогия институтын тәмамлаганнан соң, Төрекмәнстан Фәннәр Академиясе тарих институтының археологик казынулар милли үзәгендә эшли. Тарих катламнарын актарып ятканда, солдат итеге кия, Совет армиясе сафларына алына. Ерак Көнчыгышта хезмәт итә. Аннары дүрт елга якын гомере Әфган җирендә уза.

Кара кыялар илендә 
1979 елның декабреннән беренчеләрдән булып керә аларның автомобиль гаскәре бу кара кыялар иленә. Яңа 1980 елны шунда каршылыйлар. Урыннарын бик нык уйлап сайлап, беренче палаткалар коралар. Анда күргәннәре әле бүген дә төшләренә керә ветеранның. Инде дүрт дистә ел узган югыйсә. Онытылырга да тиеш кебек.

Бер генә сугыш та корбаннарсыз гына булмый. Әфган сугышы да 14 меңгә якын яшь гомерне өзгән. Ул егетләр бүген үзләре шикелле батыр уллар, матур кызлар үстереп, бәхетле әби-бабайлар булырлар иде.

– Сугышка әзер булмаган, мыек та чыкмаган егетләрне керттеләр. Башлыча Урта Азия милләтләреннән. Безнең татарлар да шактый иде. Менә тау юлы буйлап автомобиль колоннасы бара. Дошман да (хәер, дошман микән ул? үз илендә ич!) хәйләкәр: ул колоннаның башындагы өченче һәм азагындагы шулай ук өченче-дүртенче машинага атып сафтан чыгаралар. Паника башлана. Кая барырга белмәгән солдатлар төрле якка таралыша һәм, ут яңгыры астында күкрәгенә ядрә алып, тузанлы юлда ятып кала.

Тузан иң үзәккә үткән нәрсә була Әфган җирендә. Билдән дә өстәрәк тузан ерып йөрергә туры килә аларга. Табигать кырыс, көндез тынны куыра торган эсселек 50 градуска җитсә, төнлә минус 30га кадәр төшә. Менә шундый шартларда Ватан алдындагы интернационал бурычын Совет гаскәрләренең чикләнгән контингентында үтәргә туры килә тарихчы галимгә.

Урта Азия халыкларының тарихын өйрәнү, телләрен белү монда да Альберт Борһановка гел ярдәм итә. Еш кына аңа тәрҗемәче булырга да туры килә. Бервакыт шулай сугышчылар янына концерт куярга Иосиф Кобзон килә. Аңа да тәрҗемәче була. Хәтта Фикърәт Табиев белән дә очрашырга туры килә анда.

«Беттем!» дигән чакларыгыз булдымы?» – дигән соравыма каршы: «Көн саен», – дип җавап бирде ветеран, үзләренең камалышта калуларын искә төшерде. Бервакыт аларга ризыксыз тугыз тәүлек буе камалышта торырга туры килә. Чәй эчеп кенә җан асрый яшь солдат. Шпик калган булса да, мөселман буларак ул аны авызына да алмый. Шуңадыр инде, Аллаһ ярдәменнән ташламый, өметләрен сүндерми. Аларның тау тарлавыгыннан чыгып, үзебезнекеләргә исән-сау кайтып җитүе үзе бер могҗиза була.

Патрон – икмәктән кадерлерәк
– Безнең форманың кесәләре күп иде. Аларның барысына да патроннар тутыра идек, ризык та алмый идек хәтта, – дип искә ала ул кайнар елларны. – Исән калсаң, ашарга табыла ул. Кемнең патроны күп – шул исән кала иде. Шуңа автоматларның магазиннарында да өстәмә патроннар куеп, изолента белән бәйләп куя идек. Шундый шартларда хезмәт итеп, үлем белән көн саен диярлек очрашып торсалар да, Ватанга киткән хатларда бу хакта бер юл да язмыйлар. Өйдәгеләрне борчымас өчен, «монда рәхәт, табигать матур» дип язалар. Конверт тышына да «Мәскәү 90» дип кенә язылган була. Ләкин ана йөрәге сизмимени инде. Кабулда илчелектә калырга чакырып язган хатны әнисе яшереп куя. Күрсәтми.

– Ата да белми идек монда килгәндә, – ди Альберт әфәнде. – Беренче килгән көнне үк командир бер әрҗә патрон бирде дә: «Ат, өйрән!» – диде. Биатлон буенча спортчыга әллә ни авыр булмый бу, билгеле. 

Альберт әфәнде әфган халкын бик олы хөрмәт белән искә ала. – Алардан безгә күп нәрсәгә өйрәнергә кирәк әле. Әйтик, өлкәннәргә хөрмәт. Бу аларга ана сөте белән сеңдерелә һәм гомер буе озатып килә. Ә безнекеләр хәтта зиратларын да танк полигоны итәләр иде, ди. – Әфган халкы болай үзләре «шуравиларга» рәхмәтле. Безнең солдатлар ярдәмендә йортлар сала торган комбинатлар, юллар төзелде. Ләкин бу халык – булганына риза булып яши торган. Ни генә булса да, «Аллаһ бирде, үзе алды», – диләр.

Әфган җирендә яшь галимдә тарихчы кабат уяна. Ул бит нәкъ шул җирләрнең тарихын өйрәнә. Сасанидлар чорыннан б.э.к. III-VI гасырлардан калган хәзинәләр дә: снаряд актарган балчык эченнән борынгы әйберләр, гарәп язулы китаплар да очрый кайчак. Аларны фән өчен бик саклыйсы килә яшь галимнең. Командирыннан бу кыйммәтле ядкәрләрне илгә кайтаруларын үтенә.Тик сугыш һәм фән берничек тә янәшә яши алмыйлар. 

Үзе сайлаган тарихчы археолог һөнәренә тыныч тормышта барыбер тугры кала Альберт Борһанов. Тарих фәннәре кандидаты, Казан федераль университетының халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты профессоры дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә. ТР Төбәкләрне өйрәнү иҗтимагый советы рәисе, 30га якын китап авторы, ТРның Атказанган фән эшлек­лесе, академик буларак та хөрмәтлиләр аны.

«Син исән! Ә минеке?»
– Сугышта түзәргә була әле. Иң кыены кайткач, һәлак булган егетләрнең әти-әниләре күзенә карау булды, – ди ул. «Син исән бит, ә минеке нигә туфрак астында?» – дип гаепләп карый иде ул кайгы мөлдерәп тулган күзләр. Ләкин үлгәннәрне берничек тә терелтеп булмый. (Аның үзенә дә «кара лалә»дә 60ка якын «йөк 200»не озатырга туры килә.) Ә менә алар турындагы данлы хатирәне сакларга була. Ашхабадка кайту белән, ул СССРда беренчеләрдән булып Әфган ветераннары советы төзи. Алар һәлак булган сугышчылар гаиләләренә ярдәм күрсәтәләр. Патриотик тәрбия буенча да күп эш алып баралар. Һәйкәлләр куя башлыйлар. Әфган сугышчыларының форумын да уздыралар. Очрашуларга баргач, балалар аның киң күкрәгендәге күпсанлы медальләрне тотып карыйлар да Әфган турында күбрәк сөйләвен сорыйлар. Ә ул бу хакта сөйләргә яратмый. Бу кара тау­лар илендә барган сугышның мәгъ­нәсен дә бик аңлап бетерми әле ул. Үзенең басып алучымы, әллә батыр­мы икәнен дә белми.

– Бу сугыш кирәк идеме соң? – дип уйлана Альберт әфәнде йокысыз яткан төннәрендә.

Ә җавап бертөрле генә түгел. СССР кебек зур илнең чикләрен сак­ларга кирәк иде, билгеле. Ә менә Әфган җиренә үтеп кереп, анда үз тәртипләреңне урнаштырырга теләп (илең аерым, түрең аерым. Җитмәсә динең-йолаларың да башка), күпме яшь гомерне корбан итү нигә, кемгә кирәк булды икән соң? Бу сорау инде менә дүрт дистә елга якын җавапсыз калып килә.

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading