Узган җомгада, озакка сузылган каты авырудан соң, Татарстанның беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең тормыш иптәше Сәкинә Шәймиева 79 яшендә күзләрен мәңгелеккә йомды.
Ул – алты дистә елга якын Минтимер Шәриповичның тугры дусты, ышанычлы терәге, гаилә учагын саклаучы сөекле хәләл җефете иде, ике улының газиз әнисе.
Сәкинә һәм Минтимер Шәймиевләр гаиләсе һәрвакыт игътибар үзәгендә булды. Алар күпләр өчен үрнәк гаилә иде.
Мәрхүмәгә җеназа намазы Казанның «Мәрҗани» мәчетендә укылды. Аны соңгы юлга озаткан вакытта Минтимер Шәймиев:
– Сәкинәнең кешеләрне яратуы, хөрмәт итүенең иге-чиге юк иде. Авырганда да һәрвакыт эшкә ашатып-эчертеп озатып кала иде. Мондый вакытларны оныту мөмкин түгел, – диде.
Татарстанның беренче Президенты җеназа намазы алдыннан үзенең хәләл җефете белән уздырган соңгы сәгатьләрен дә искә алды.
– Ике көн элек тә, кичә дә сөйләшеп, карашып утырдык. Озак яши алмас, дидем. Кичә бертуган сеңлесе, улларыбыз да хастаханәгә килде. Без кергәч, күзен ачып: «Рәхмәт», – сүзен әйтте. Саубуллаштык. Хушлашуы күңелдә шулай матур булып калды. Безгә – исәннәргә, сәламәтлекне сакларга, хатын-кызны бәяләргә кирәк, гаиләдә – бер-беребез белән аңлашып, балалар тәрбияләп яшәргә, – диде Минтимер Шәймиев.
2007 елда Сәкинә Шәймиеваның «Миңтимернең хәләл җефете» дип исемләнгән китабы басылып чыккан иде. 2016 елның апрелендә «Татар китап нәшрияты» әлеге китапка яңа өстәмә басма чыгарды. Анда Сәкинә Шәймиева укучыларны үзенең тормышы, гаиләсе, балалары, туган-тумачалары, яшәше белән таныштыра. Әлеге китаптан өзекләрне сезгә дә тәкъдим итәбез.
«Миңа Миңтимернең күңел күгендә йолдыз булып яшәү рәхәт»
Бер язгы кичтә авыл клубына кара чәчле бер егет килеп керде. Гадәттә, клуб ишеге ачылгач, барысы да керүчегә карап ала. Мин дә күтәрелеп карадым... һәм күзләребез очрашты. Тәнемнән кайнар дулкын йөгерде. Миңтимер иде бу. Ул шулкадәр сөйкемле иде, хәтта тасвирлап бирүе дә кыен. Нигәдер шунда ук минем янга килде дә биергә чакырды. Бу мизгелдә без икебез дә бик дулкынландык. Мин аңа хәтта күтәрелеп карарга да оялдым. Нидер сөйләштек тә кебек... Миңтимер беренче очрашуда ук ни белән таң калдырды икән соң мине? Гап-гади егет, уртача буйлы, тыгыз тәнле. Әмма мин үзем дә аңлап бетермичә, кызларча эчке сиземләү белән, миңа бик якын кеше икәнен тойдым кебек. Соңрак, очраша башлагач, аның акыллы, нык характерлы, ышанычлы икәнен күрдем. Саклый да, яклый да торган чын ир-егет иде ул!...
Балага узуымны белгәч, Миңтимер белән шундый сөендек! Моны сөйләп аңлату да мөмкин түгел. Бер-берсен чынлап яраткан ир белән хатын гына шулай шатланадыр, мөгаен.
Мин бервакытта да президент хатыны булырмын дип уйламадым. Һәм бервакытта да беренчелеккә омтылмадым. Хикмәт минем холкымдадыр, мөгаен. Хәер, бу милли үзенчәлекләргә дә бәйле. Татар хатын-кызларының асыл сыйфатларын милли тәрбия системасы билгели дип уйлыйм. Татарларда гадәт шундый: хатын иренең күләгәсендә торырга тиеш. (...) Мин тыйнак яшим. Үз чәчтарашым да, өй җыештыручым да юк. Миңа президент хатыны буларак ниндидер өстәмә хезмәт күрсәтү каралмаган да һәм кирәкми дә. Дәүләти дәрәҗәбез буенча, безнең өйдә хезмәтчеләр булырга тиеш. Миңтимер, ярымшаярып, болай ди: «Синең холкың белән бу мөмкин түгел. Чөнки алар сине түгел, син аларны карый башлаячаксың». Ул хаклы, чөнки холкым шундый. Мин бер эштән дә җирәнмим: юам да, себерәм дә, җирдә дә казынам. Базарга үзем йөрим. Бу миңа кыен түгел, киресенчә, кешеләр белән аралашу – үзе бер рәхәт. Тагын бер хикмәтем бар: кухняма берәүне дә кертмим. Гомерем буе ашарга үзем әзерлим, берәүгә дә ышанмыйм. Аш-суга бик остамын дип мактана алмыйм. Әмма ирен, гаиләсен, өен яратучы хатын-кызга хас булганча, тәмле итеп пешерергә тырышам, ризыкка мәхәббәт хисләремне дә кушып җибәрәм. Без күбесенчә кысыр ашлар, вегетариан ризыклар ашыйбыз. Икебез дә бәрәңге шәңгәсе, кыстыбый яратабыз.
Миңтимер – республика җитәкчесе. Әмма минем өчен ул һәрвакыт – гаилә башлыгы, улларымның атасы, сөйгән ярым, гомерлек тормыш юлдашым. Кайгысын да, шатлыгын да бергә кичерәбез, халык әйтмешли, бары – бергә, югы – уртак. Ул минем янымда дәүләт мәшәкатьләреннән ял итә. Ә гаилә сәясәте – минем кулда. Президент дәрәҗәсенә күтәрелгән иремне мин, яратып, гади итеп, «әтисе» дип йөртәм. Миңтимер минем юбилеемда: «Яратмаска сине мөмкин түгел», – диде. Хатын-кыз өчен моннан да кадерлерәк сүз була микән? Миңа моны ишетү бик рәхәт, чөнки Миңтимер тыйнак кеше, мондый ягымлы сүзләр миңа сирәк эләгә. Мин – бәхетле хатын-кыз.
Чын дөресен әйткәндә, мин игътибар үзәгендә булырга яратмыйм. Кибеткәме, базаргамы – кая барсам да йә болай гына йөрергә чыксам да, мине, әлбәттә, таныйлар, игътибар итәләр. Шунысы күңелле, берәү дә бернинди начар сүз әйтми, барысы да дустанә мөгамәләдә. Шулай да, мин күзгә бик ташланып тормаска тырышам. Шуңа күрә дә ял итәргә дә ераграк җиргә, безне белми торган урынга барабыз.
Һәрвакыт игътибар үзәгендә булу – авыр хезмәт. Үзеңне тиешле югарылыкта, һәрвакыт үз дәрәҗәңә лаек тотарга кирәк. Кешеләр мине ничек кабул итсә, иремә дә караш шундыйрак булачак бит. Гомумән, ир-ат турында аның хатынына карап фикер йөртәләр. Миңтимер минем халык алдындагы ролемнең мәгънәсен яхшы аңлый. Минем юбилейда ул болай диде: «Иманым камил, Сәкинәне безнең тирәдәге кешеләр, республика җитәкчеләре, иң элек аларның җәмәгатьләре – барысы да ихтирам итә. Һич уйламый-нитми, үзе дә сизмәстән, ул дәүләти эшләрне хәл кыла – үз тирәсенә җитәкчеләрнең хатыннарын туплый. Җитәкчеләрнең хатыннары арасында төрле мөнәсәбәтләр күрергә туры килде, кайвакыт бик киеренке хәлләр булгалый. Бу дәүләт эшләренә зур зыян сала. Ә бездә исә бик матур күренеш күзәтелә: беренче леди үз тирәсендә игелек даирәсе булдырып, бердәмлекне тәэмин итә».
Мин әлеге югары бәя өчен иремә бик рәхмәтле. Мин бит бервакытта да «беренче леди» булырга өйрәнмәдем. Укыганда этика, этикет дигән фәннәр кермәде шул безгә. Өстәвенә, татар хатын-кызына тыйнак булу мәгъкуль.
Хатын-кызны, бизәктән дә бигрәк, әдәп-нәзакәт бизи, дигән безнең халык. Әйткәнемчә, мин үз вазифамны хакимият башындагы иремә ышанычлы терәк булуда күрәм. Минем үз-үзем булып каласым килә. Миңтимер белән аны дулкынландыручы проблемалар турында фикер алышабыз, сөенечләр дә, көенечләр дә уртак. Шул рәвешчә мин барыбер күп кенә вакыйгалардан һәм аның эшләреннән хәбәрдармын. Әмма мин аның эшләренә кысылмыйм, тыңлыйм, хәленә керәм, теләктәшлек итәм.
Туебыз алдыннан, 1961 елда, Миңтимер миңа: «Сәкинә, белеп тор: мин – авыл малае, үземә авыл һөнәре сайладым. Без һәрвакыт авыл җирендә яшәячәкбез. Бай, купшы сарайларыбыз да булмас. Ләкин шуны ышандыра алам: гомерем буе яратырмын!» – диде. Мин шул вакытта аңа: «Ә мин, син кайда – һәрвакыт шунда булырмын...» – дидем. Вәгъдәбездә торабыз. Хәзер инде анык беләм: бәхетебез шунда безнең. Алдагы көннәребез дә якты булсын иде, йа Раббым! Миңтимер ышыгында яшәве миңа бик рәхәт!...
Иң кыены – табигый матурлыкка ирешү, диләр. Моның өчен үз-үзең булып калырга, үз табигатеңне сакларга кирәк дип беләм. Миңа «беренче леди» ролен уйнау авыр булыр иде. Үзеннән-үзе шулай килеп чыкты: мин бу рольгә керергә омтылып та карамадым. Миңтимернең язмышында минем урыным башка. Мин – аны яратучы һәм ул яраткан хатын-кыз. Миңа Миңтимернең күңел күгендә йолдыз булып яшәү рәхәт. Үз-үзем булып кала алуым белән бәхетлемен. Һәм барыгызга да бәхет теләп калам!
Комментарийлар