16+

«Шул авыруны җиңәргә бер Ходай булышкандыр»

Ап-актан киенгән, күзләреннән ниндидер әйтеп-аңлатып булмый торган нур сирпелә иде бу апаның.

«Шул авыруны җиңәргә бер Ходай булышкандыр»

Ап-актан киенгән, күзләреннән ниндидер әйтеп-аңлатып булмый торган нур сирпелә иде бу апаның.

Тип-тигез асфальт юл буйлап әле яңа гына кредитка алган күк төстәге «ВАЗ–21065» маркалы машинам белән Казан каласыннан Арчага – туган якларга юл тоттым. Кемдер, тапкансың машина дип, көлемсерәп тә куяр. Тик СССР заманында бу тимер ат атаклы «Волга»ны алыштырды, халык аны яратып «Шаха» дип йөртә иде.

«Компрессорный» тукталышында һәрвакыт кеше утырта идем, бу юлы кайтырга теләк белдереп басып торучылар шактый булса да туктамадым. Үз-үзем белән генә каласым килде бүген. Ник дисәгез, бер күңелсез хәл булган иде ул көнне. Беренче тапкыр миңа МВДның hөнәри конкурсына бару бурычы йөкләнде. Ул – участок вәкилләре арасында буласы ярыш: кросс, турникта тартылу, самбо, пистолеттан ату, тагын медицина һәм компьютердан берничә имтихан бирәсе. Яңа гына участок вәкилләре начальнигы итеп куелган Минһаҗев Ленар миңа ышанычын белдерде. Республикадан җыелган алтмыш вәкил арасында Биектаудан килгән Влад Шаров белән минем балларым тигез булып барды. Турникта да утызар тапкыр тартылдык...

Ләкин Мәскәүгә Татарстан данын яклап бару бәхете Владка эләкте. Ул миннән яшьрәк иде. Әйбәт, булган егет, сүз дә юк. Мәскәүдә икенче урынны да алды. Тик күңелдә барыбер ниндидер юшкын калды. 

Шундый уйлар белән кайтып барганда, «Дәрвишләр бистәсе» тукталышында бер олы яшьтәге апа басып торганын күрдем. Ап-актан киенгән, күзләреннән ниндидер әйтеп-аңлатып булмый торган нур сирпелә иде бу апаның. «Бүген юлда пассажир алмыйм», дип үз-үземә сүз биргән булсам да, машинам ирексездән юл кырыена чыгып туктады. Инде шактый олы яшьтә булуына карамастан, апа, җәһәт кенә арткы ишекне ачты да, салонга кереп тә  утырды. Әйдә, улым, Аллага тапшырдык, – дип, юл догасын, аннан соң «Әлхәм», тагын мин белмәгән берничә кыска гына доганы укыды. Мин, апа кереп утыруга, яраткан артистларымның берсе булган Александр Серовның «Мадонна»сын тыңлап кайткан җирдән, магнитофонны сүндереп үк куйдым. Апа, дога укыганнан соң, хаҗ кылып кайтып килүен сөйләп китте. 

Андагы могҗизага тиң манзараны шулкадәр тәфсилләп «көйләде» ки, минем бөтен борчуларым эреп юкка чыкты! Тынычланып калдым, машинама сихри тынычлык иңгәндәй булды, бар дөнья яктырып китте... Гадәттә, машинамның тизлеге сәгатенә 90, 100 километр сәгатьтән төшми чаба иде, карасам, спидометр теле 70не күрсәтә. Югыйсә, апа миңа тизлекне киметергә кушмады бит... 

– Улым, син Арчага кайтасың бит, әйеме? Мине станциягә кадәр алып кайт инде яме? – дигән сүзләр уйларымнан чынбарлыкка кайтарды. Ак әби!.. Күңелемнән бу апага шундый исем куштым. Үзенә әйтергә кыймадым, әллә «әби» дигәнне яратмас!.. Апа көлеп җибәрде:

 – Әби инде, әби-и-и! Дүрт оныгым бар, Алланың биргәненә шөкер, исән-сау булсыннар, тәүфыйк иясе булсыннар, йә Раббым, Ходаем! – дип, тагын дога укый башлады. «Әлхәм» догасы «Фатиха» сурәсе дип тә йөртелә икән ул, мин бу доганы бик яратып тыңлыйм... 
Инде ярты юлны үттек. Алда, юл кырыенда, унҗиде-унсигез яшьләр тирәсендәге, заманча кыска гына итәк кигән бер кыз бала машиналарга кул болгап тора. Мин туктарга булдым, ә үзем уйлыйм: апа белән сүзгә килмәсләрме?.. Кыз, тәмле хушбуй исләрен аңкытып, машинаның алгы утыргычына ук кереп утырды. Русча сөйләшә, рус кызы, Коркачыкка кайта икән... Бер минут чамасы тын бардык, бер мизгелгә туктап тормаган апа әллә үпкәләдеме икән дип, көзгедән аңа карап алдым. Юк, үпкәләмәгән, шул ук балкып торган якты йөз, нур сирпеп торган күзләр, ә иреннәр бу юлы эчтән генә дога көйлиләр... 

Тынлыкны апа бозды. Ул русча да хәйран гына оста сөйләшә. Элек укытучы булып эшләгәндер, мөгаен, дигән уй башымнан йөгереп үтте. Апа җайлап кына кызга дәште: 

– Мин беләм, сез чиркәүгә йөрисез, без мәчеткә. Ике дин дә бары тик изге гамәлләр кылырга өйрәтә, яхшылыкка өнди. Мин сезнең динне дә хөрмәт итәм... – диде. Апа динебезнең бөтен булган уңай якларын кыз балага, үзенең оныгына аңлаткандай, үз итеп аңлата, сеңдерә. Үзе сөйли, үзе уң кулын кызның сул җилкәсенә куя, сөйләвен дәвам итә. Мин хәзер зур гауга булачак, туктарга туры киләчәк дип уйлап, тизлекне тагын да киметтем. Йөрәгем ешрак тибә башлады... Кинәт бөтенләй көтелмәгән гаҗәеп хәл булды. Янымда утырган рус кызы, гипнозланган кебек апага борылды, уң кулын апаның кул аркасына куйды. Ул арада мин, шаккатып утырып барган җирдән, кыз төшеп каласы тукталышка килеп җиткәнемне сизми дә калганмын. Машинамны ипләп кенә юл кырыена чыгарып туктаттым. Ә апа белән кыз һаман бер-берсенә карап утыралар. Берсе сөйли, берсе йотлыгып тыңлый. Ул арада, апа мине тагын бер кат шаккатырды:

 – Кызым, вот ты и приехала, знаешь, тебе необходимо повторять то, что я скажу, – диде дә, үзенең моңлы да, йомшак та, бер үк вакытта ышанычлы hәм көчле тавышы белән көйләп дәвам итте. – Лә иләһе иллаллаһ, мөхәммәде рәсүлүллаһ. Берничә тапкыр сабыр гына кабатлап та күрсәтте. Минем алда чын могҗиза булды, бер кәлимә татарча сүз белмәгән яшь рус кызы, апа әйткән сүзләрне кабатлый иде... Дөрес, рус акценты яхшы ук сизелә, шулай да, кыска гына вакыт эчендә булган хәл, искитәрлек! Гап-гади татар апасы, беренче тапкыр күргән башка милләтнең яшь буын вәкилен авызына каратты! 

Кыз төшеп калды. Без кузгалып киткәннән соң да, ул урыныннан кузгалмады, көзгедән аның силуэты күренә иде... Ападан бүген алган көчле уңай энергетиканы югалтасы килмәгәндәй, сеңдереп бетерә иде булса кирәк! Кечкенә генә, гап-гади татар апасы, дога укып, санаулы минутлар эчендә чып-чын могҗиза ясады. Бернинди физик басым ясамыйча, башка милләт кешесен, «ә» дигәнче, үз ягына аударды да куйды! Ирексездән бөек Тукайның «Туган тел» шигыре искә төште... Кыска гына шигырендә мәшhүр әдип туган телне, ата-ананы, әби-бабаны hәм динне ничек матур итеп сурәтләгән! Йә Ходаем, нинди көчле син, и минем туган татар телем, нинди гайрәтле син дип, күкрәк тутырып бөтен дөньяга кычкырасы, яңгыратасы килде, ишетсеннәр иде барысы да! Татар булып та, телен белмәгән, белә торып та сөйләшмәгән яки сөйләшергә оялган, шулай ук үз туган теленә каршы булган барлык маңкортлар ишетсен иде! Шундый уйлар белән Арчага кайтып җиттек. Мин апаны өенә кадәр алып кайтып куярга исәпләгән идем, тик ул үзен вокзал янында калдыруымны үтенде. Машинадан төшеп барганда акча сузуын күргәч, алмадым, минем өчен дога укып торуын үтендем. 

Әниемнең «Юлда кеше калдырма, бигрәк тә олы кешеләрне», дигән сүзләре гел истә... Әтием 52 яшендә бакыйлыкка киткәч, әнием догага утырды, намазга басты. «Шул догалар гына алып калды якты дөньяда», – ди иде әнием. Коръән ашларында ак абыстай булып, озак еллар дога укып йөрде, әтидән соң 31 ел яшәде. Алтмыш яшен тутырып, якты дөньядан китеп барган олы апам Гөлзада да дини кеше иде, ураза тотты, намаз укыды. Ике ел элек үк начар авыруы булган, Казанда табиблар әллә белеп, әллә белми хәбәр итмәгәннәр. Ике ел буе шул авыруны җиңәргә бер Ходай булышкандыр, намаз укуы, дога укуы ярдәм иткәндер, шәт инша Аллаһ..

Ак әбине утыртып кайткан бу көннән соң инде уналты ел үтеп киткән! Ләкин бер очрак аны хәтер төпкеленнән тартып чыгарырга мәҗбүр итте.

Марсель Шәрәпов, Арча. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading