16+

Сүзләр өчен җаваплы булыйк

Кайвакыт газеталарда игътибар җәлеп итү өчен әллә нинди язмалар да чыгаралар.

Сүзләр өчен җаваплы булыйк

Кайвакыт газеталарда игътибар җәлеп итү өчен әллә нинди язмалар да чыгаралар.

Ә шул язма кеше язмышын үзгәртергә мөмкин дип уйлап карамыйлар. 

Элек мәгълүм бер газетага әни өзлексез язылып барды. Әлбәттә, мин дә аны укый идем. Шунда шаккаттыруга корылган бер сәхифәдә мондыйрак эчтәлектәге язма бар иде: имеш, ничә яшьтә үләм дип уйласаң, шул яшьтә бу дөньядан китәсең. Шул юлларны укуым булды, минем башыма 15 дигән сан керде дә утырды! Ул вакытларда миңа 13-14 яшь тирәсе иде бугай. Шул көннән башлап бөтен тынычлыгым бетте. Миңа 15 яшь тулган елны әтиемнең абыйсы һәм әбием гүр ияләре булдылар. Халыкта ышану бар бит: имеш, бер елда бер нәселдән ике мәет булса, өченчесе дә була. Өченчесе миндер инде дип, Газраилне көтеп йөрим. Үзем, әти-әнигә күрсәтмәс өчен, чоланга кереп елыйм. 

15 яшьлек елымны көч-хәл белән үткәреп җибәреп, 16 яшьлегемне бер җиңеллек белән каршы алдым. Шулай да курку җаныма шундый сеңеп калган иде, өшкерүче әбигә йөреп, куркулык койдырырга туры килде. Шул шомлы көннәрнең кайтавазы әле дә ишетелә: вакыт-вакыт күз алдыма зират килеп баса. Тираж җыям, акча эшлим дип, тузга язмаган әйберләр уйлап чыгармасагыз, кеше язмышлары белән уйнамасагыз иде.

Исемемне язмыйм. 

Язмага реакция белдерегез

0

2

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading