Шәһри Казан

Ташландык баланың әнисе табылган

Тикшерүчеләргә ул урамда булганда тулгак тота башлауны һәм куаклар янына барып, баланы шунда табуын сөйләгән. Кендеген кисеп, сабыйны пакетка салган һәм кибет янында калдырган

Татарстаның Тикшерү комитеты Чирмешәндә кибет төбендә ташлап калдырылган бала табылу факты буенча тикшерү эшләрен башлады. Белгәнегезчә, баланы супермаркет директоры табып алган иде.

Ташландык баланың әнисен тиз таптылар. Ул шушы кибеттә эшләүче 36 яшьлек хатын. Тикшерүчеләргә ул урамда булганда тулгак тота башлауны һәм куаклар янына барып, баланы шунда табуын сөйләгән. Кендеген кисеп, сабыйны пакетка салган һәм кибет янында калдырган. Хәзерге вакытта баласы Әлмәтнең перинаталь үзәгендә. Баланы ташлап калдыру моменты видеога да эләккән. Кадрда хатын-кыз пакет эчендәге баланы кибет янында калдыра һәм китеп бара. Әмма нишләптер кире борылып килә дә, карап алганнан соң килгән юлыннан китә. 

Реклама

Хатын кияүдә, аның 8 һәм 10 яшьлек ике баласы бар. Үзе тулы гәүдәле булганга, якыннары аның йөкле булуын белми калган.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 4 сентябрь 2019 - 18:48
    Без имени
    Кабэхэт(((