16+

«Ташларның да җаны бар...»

Тәрбиягә бала алган, йөрәкләрендә чит сабыйга да урын тапкан шәфкатьле җаннар тирә-юнебездә шактый. Аларның күбесе тупырдап торган таза-сау кечкенә сабыйларны сыендыра.

«Ташларның да җаны бар...»

Тәрбиягә бала алган, йөрәкләрендә чит сабыйга да урын тапкан шәфкатьле җаннар тирә-юнебездә шактый. Аларның күбесе тупырдап торган таза-сау кечкенә сабыйларны сыендыра.

Үсмерләр нишләптер куркыта. Хәер, үсмернең ятим булмаганы, өлкәннәр хыянәте белән очрашмаганы да җавабы табылмаган табышмак, каты чикләвек ләбаса. Аның күңеленә ачкыч ярату өчен бик күп төннәреңне йокысыз үткәреп, чәчләреңне агартырга кирәк. Шуңадыр инде, ятим үсмерләрнең бик азларына гына гаилә җылысын тату бәхете тәти. Менә шуны яхшы белгәнгә дә, Лилия һәм Равил Хәйретдиновларның батырлыгы (бу гамәлне башкача атап та булмыйдыр) соклану һәм хөрмәт уята.

Лилия белән язма әзерләргә кирәктән генә танышмадым. Тәрбиягә бала алган гаиләләр өчен һәр җәй саен Чаллыда уздырыла торган лагерь сменасында беренче тапкыр очрашкан идек. Лилия анда өч үсмер: Андрей, Юра Һәм Данил белән килгән иде. Беренче көнне үк үзләренең монда ял итеп ятарга гына җыенмаганнарын күрсәтте алар. Кайда ярыш – шунда Лилиянекеләр. Юк, катнашып кына калмыйлар. Җиңәләр дә!

Лилия – Дагыстаннан. Кавказдан. Татар кызы. Гаиләсе бе­лән 1995 елда Казанга күченеп кайта. Кавказ тәртипләре башка – анда ишекне бикләмичә дә йоклыйлар. Ятим балалар йортлары да юк. Шуңадыр инде, монда кайткач, Хәйретдиновлар шактый ияләшә алмый әле. Тора торган җирләре – Дәрвишләр бистәсендә. Күршедә генә картлар йорты, сәламәтлеккә туймаган авыру балалар интернаты. Андагы балаларны башта читтән генә карап йөриләр. Аннары бу соры бинаның эченә кереп, алар белән якыннан аралаша башлыйлар. Өч малай бигрәк тә күңеленә хуш килә Лилиянең. Бик самими эчкерсез бу малайларга ничек тә булса ярдәм итәсе, күңел җылысын бирәсе килә аның. Ире белән киңәшләшә. Ул да шул фикердә икәнен белгәч, аларны башта кунакка, аннары үзләренә тәрбиягә алып кайталар. Ә сәламәтлеккә туймаган Юраны уллары итеп рәсмиләштерәләр.

Өч ел элек була бу хәл. Ә бүген бу егетләр янына апрельдә 13 яшен тутыручы Игорь да өстәлә. Әти-­әни булу алар өчен яңалык түгел бит инде – үзләренең бер кыз һәм бер улларын үстереп, олы тормышка чыгарганнар, 14 яшьлек онык әби-бабасы инде алар!
– Ничек тәвәккәлләдең соң? – дим, чын күңелдән гаҗәпләнеп.
– Безнең бу балалар алтыннар, әдәплеләр. Тик язмыш кына кыерсыткан үзләрен. Һәркемнең гомере бер генә, һәркемнең бәхеткә хакы бар. Ул интернат диварлары эчендә нәрсәгә өйрәнә инде алар?! Авыруларын, 18 тулгач, күршедәге картлар һәм инвалидлар йортына күчерәчәкләр. Шул ике «казенный» йортта гомерләрен уздырыр өчен генә килгән булып чыгамыни алар бу якты дөньяга?!

Малайлар да үзләренә нинди бәхет агачы ауганны бик яхшы аңлый. Яңа әти-­әниләрен бер сүздән тыңлый алар.

 Әтиләре белән ишегалдындагы эшләрне башкарсалар: кадак кагарга, игәүләргә, борауларга өйрәнсәләр, әниләре белән тәмле камыр ризыклары пешерәләр. Аннары бөтенесе бергә өстәл артына тезелеп утырып, чәй эчәләр. Шуннан да зуррак бәхет була аламыни?
Хәзер Андрей үзе камыр куеп пешерә ала инде, – ди Лилия ханым, горурлык­ка шатлык кушылган хисен яшермичә. – Минекенә караганда да тәмлерәк килеп чыга.

Әйткәнемчә, үсмер егетләрнең барысының да сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән. Алар Арчада  зур матур йортта гаилә җылысын тоеп яшиләр, Яңа Кенәр интернат мәктәбендә белем алалар. Атна азагында Равил әфәнде үзләрен өйгә алып кайта. Дүшәмбе көнне генә кабат укырга илтә. Малайлар да, өлкәннәр үзләре дә бер-берсен сагынып торалар. «Ничек яратасың син аларны?» –  дип сорыйлар икән таныш-белеш­ләре дә. Әйе, Лилия ханым аларны кызганмый, ярата. Шул мәхәббәт бу ятим үсмерләргә киләчәккә өмет уята, ышанычларын арттыра.

Уллыкка алган Юраның сәламәтлеге өчен аеруча борчыла алар. Чабаксарга барып, консультация узганнар, хәзер операциягә әзерләнәләр. Юра үзен һич кенә дә авыру итеп тоймый. Бии дә, җырлый да, ярамый дип тормый. Аның тормышны шуның кадәр яратуын күреп, бәхет кенә телисе килә.
Лилия ханым аларның барысына да бәхет тели. Шул максат белән өенең бусагасына, күңеленең түренә уздырган бит инде ул аларны.

– Үкенмисеңме? – дим.
Юк, – ди ул, кояш кебек елмаеп. – Беркайчан да үкенгәнем булмады. – Дәүләт ярдәм итеп тора. Аллага шөкер, өебез зур. Ашарга-эчәргә бар. Ходай исәнлектән һәм тигезлектән генә аермасын. Без әле аларны өйләндереп, туйларында бииячәкбез, Алла боерса.

Бирер-бирер. Кемнең нинди гамәл кылганын гына түгел, уй-фикерләрен, теләк-ниятләрен дә белеп тора бит Ул. Мондый изге уй-теләкләр, һичшиксез, тормышка ашарга тиеш. Моңа егетләр дә, Хәйретдиновлар үзләре дә ышана. Шушы ышаныч аларга тормыш авырлыкларын елмаеп кына узарга ярдәм итә дә.
Лилия ханымның тагын бер кызыксыну-мавыгуын әйтми китсәм, язмам тулы булмас. Төрле ташлардан мәрҗәннәр, беләзекләр ясый ул.

– Ташларның да җаны бар. Бер таш янына икенчесен куйсаң, алар икесе дә тагын да нурланып яктырып киткәндәй була. Ә кайчакта, киресенчә, икесенең дә төсе тоныклана. Шуңа аларны бер-берсен дөрес табыштыру, урнаштыру бик мөһим. Беләзек мәрҗәннәрнең матур булуы шуннан тора, – ди үзе.
Ташларга да шулай булгач, кешеләргә җандашларын табу гомерләрен мәгънәле үткәрер өчен ничек мөһим икәнлеген сөйләп тормасаң да аңлашыла.
8 март иртәсендә Лилия ханымны егетләре чәчәкләргә һәм рәхмәт сүзләренә күмәрләр. Ул үзенең иң бәхетле әни булуын тагын бер тапкыр тояр. Бу бит аның үзе сайлаган язмышы. Шуның белән кадерле дә.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Тирә- ягыбызда Хәйретдиновлар кебек киң күңелле , соклангыч кешеләр яшәве сөенечле.Алар бит моны кемгәдер күрсәтү өчен түгел, күңелләре кушканга эшлиләр.Хәйретдиновлар гаиләсенә сабырлык, сәламәтлек телим.Йолдыз Шәрапованың әлеге мәкаләсен үз балаларын ташлап калдырган. күке " әниләр" дә укып уйлансыннар иде.

    Мөһим

    loading