Шәһри Казан

Татарстанда коронавирус йоктыручыларның саны 10 168гә җитте (яңа статистика)

Татарстанда коронавирус йоктыручылар узган тәүлектә 85 кешегә арткан. Кичә бу сан 83 иде. Бу юлы читтән кайтучыларда 4 ковидлы очракны теркәгәннәр. 19 кеше хастаханәгә озатылган.

География:
1.    Казан – 61
2.    Чаллы – 5
3.    Әлмәт – 1
4.    Биектау – 3
5.    Алабуга – 1
6.    Яшел Үзән – 2
7.    Лаеш – 4
8.    Мамадыш – 1
9.    Түбән Кама – 1
10.    Питрәч – 2
11.    Саба – 1
12.    Тәтеш – 1
13.    Ютазы – 2

Шулай итеп, 28 ноябрьгә Татарстанда коронавирус йоктыручыларның саны 10 168гә җитте. Пандемия башланганнан бирле 8912 кеше терелеп чыккан.

Тагын укырга: 

Реклама

Коронавирустан тагын ике кешенең вафат булуы ачыкланды

Казанда коронавирусны җиңгән йөз яшьлек әбине хастаханәдән чыгарганнар

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: