Республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илдус Насыйров “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында оештырылган матбугат конференциясендә башкарылган эшләр һәм бурычлар белән таныштырды.
Татарстанда 2008 елдан башлап күп фатирлы торак йортларга комплекслы төзекләндерү үткәрелә.
Акча булса, эш гөрли
- Торак йортларга капиталь ремонт хәзер төбәк программасы нигезендә алып барыла. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов программаны гамәлгә ашыруга теләктәшлек күрсәтә, - диде ул.
2020-2025 елларга исәпләнелгән бишьеллык план кысаларында, республикада күп фатирлы торак йортларны капиталь ремонтлауга 93,3 миллиард сум тоту исәпләнелгән, шуның 52 миллиард сумы республика бюджетыннан бирелә. Узган ел күп фатирлы 1 063 торак йорт комплекслы яңартылган, нәтиҗәдә 243 666 кеше көнкүреш шартларын яхшырткан. Мисал өчен, Казанда-279 һәм Чаллыда 213 торак йорт ремонтланган.
Быелгы кыска вакытлы программага республика буенча күп фатирлы 948 йорт алынган, эшне башкару өчен 6,3 миллиард сум тәгаенләнгән. Казанда 243 йорт төзекләндереләчәк, 170 лифт яңага алмаштырылачак.
- Капиталь ремонт фондына торакның 1 квадрат метрына 6 сум 11 тиен исәбеннән акча күчереп барыла. Күп фатирлы йортларда яшәүчеләр җаваплылык күрсәтәләр, капиталь ремонт өчен түләүләр 98 процентка башкарып барыла, - диде Илдус Насыйров.
Батареям үземнеке, кагылмагыз!
Министр урынбасары Илдус Насыйров аңлатканча, капиталь ремонт планына кертелгән йортта яшәүчеләр идарәче компания катнашында гомүмйорт җыелышы үткәрегә һәм нинди эшләр башкарылырга тиешлеген барлап чыгарга тиешләр.
- Әйтик, гаилә үзенең фатирында җылылык батареяләрен яңаны куйдырды ди. Капиталь ремонт башкарылганда кеше үзенең батареяләрен калдыра аламы? - дип “Шәһри Казан” исеменнән сорау бирдем.
- Кеше үзенең яңа батареяләрен калдыра ала. Ләкин, әлеге батареяләр, сөлге киптергечләр техник таләпләргә туры килергә тиеш. Мисал өчен, 9 катлы йортта җылылык торбаларындагы басым 5-6 атмосфера. Үзең куйдырган батареяләр шул техник таләпкә җавап бирергә тиеш. Кайбер кешеләр:”Торбаларны алмаштырттым”,-дип, фатирына кертергә теләми. Күпкатлы йортта торбаларны (стояк) алмаштырганда бер катны калдырып эш эшләп булмый, ләбаса. Капиталь ремонт ул йорт өчен дә һәм анда яшәүчеләр өчен дә бик кирәкле гамәл, - диде Илдус Насыйров.
Һава торышы - Ходай кодрәтендә
Күп фатирлы йортларга төзекләндерү үткәргәндә түбә-калай эшләрен кыш көне башкару тарафдары Илдус Насыйров.
- Түбәне сүтеп кенә бетерәсең, коеп яңгыр яварга тотына, фатирларны су баса. Моны булдырмас өчен чаралар күрелә, әлбәттә. “Торг”лар көз үткәрелсә ягъни йортлар подрядчы оешмаларга көздән бүлеп бирелсә, гыйнвар аеннан ук түбәләрне алмаштыру эшенә керешеп булыр иде. Кыш яңгыр яумый, фатирларны су басулардан котылыр идек. Тик, көзге якта республика бюджетын әзерләү, муниципалитетларда йортларга документлар туплау барышы сәбәпле, бу мәсьәлә шулай кала әле, - диде ул.
Илдус Насыйров күп фатирлы йортларда яшәүчеләрне дә капиталь ремонт барышын контрольдә тотарга чакырды. Кешеләр ахырда ризасызлык белдерсә, йорт “капиталь ремонт үткәрелгән” дип кабул ителми.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар