Шәһри Казан

Тимерче Илфат Мөхетдинов: «140 меңлек капка ясаганыбыз да булды»

Тимер чүкергә Илфат үзлектән өйрәнгән. «Яшәсен интернет», – ди. Видеороликлар карап, абыйсы Рифат белән тимердән капкалар, чардуганнар, шашлык пешерү өчен мангал, башка кирәк-яраклар ясый башлаганнар. «Дөрес, кулың дөрес җирдән үсмәсә, интернет белән генә булмый инде», – дип шаярта 33 яшьлек Илфат Мөхетдинов. Тимерне буйсындыру өчен сабыр­лык һәм акыл кирәк.

Таяк кыскара, кул остара
2007 ел. Илфат белән Рифатның хәрби хезмәттән кайткан чаклары. Йортларына тимер капка куйдырыр­га уйлыйлар. Сатып алсаң, кыйммәт, шуңа да капканы үзләре ясап карарга булалар. Кулларыннан эш килә. Мәрхүм әтиләре исән чагында улларына барысын да өйрәтеп калдырган: электр уты кертү, плитә ябыштыру, бурау, кирпеч салу...

Беренче коймак төерле була, диләрме әле? Егетләргә, эретеп ябыштырырга өйрәнгәнче, шактый азапланырга туры килә. Тимер таяк кыскара, кул остара. Капкаларны күреп, Мөхетдиновларга туганнары, күршеләре мөрәҗәгать итә. Алардан күреп, башкалар заказ бирә башлый. Кыскасы, гаражларында кызык өчен эшли башлаган капкаларга ихтыяҗ үскәннән-үсә.

Капкаларның ниндие генә юк. 3,2 метрга 2 метрлы авыл капкалары 12 мең сумнан башлана. Гадәттә кеше, аpзанлысы да ярап торыр, дисә дә, рәсемдәге бизәкләрне күргәч, кызыга. «Көн саен эшләтеп булмый. Бер булгач, булсын инде», – дип, 50-70 меңгә ясата икән. Мөхетдиновлар эшләгән иң кыйммәтле капка 140 меңлек булган. «Бер гади капканы ясар өчен ике көнгә якын вакыт кирәк», – ди Илфат. Ә катлау­лысы бер айга да сузылырга мөмкин.
Мөхетдиновлар почта әрҗәләре, мангаллар, дагалар, гөл чүлмәкләре утырта торган җайланмалар, чардуганнар да ясыйлар.

– Гади чардуган бәясе 7 мең сумнан башлана. Безнең Дөбъяз зиратында нинди генә бизәкле чардуганнар юк. Хәтта 120 меңлек чардуган ясаган да бар, – ди Илфат.

Реклама

Тимерне кызуында сугарга кирәк
Әңгәмәдәшемнән тимерне буйсындыру серләрен уртаклашам. Аның сандалда чүкеч белән тимерне чүкүен күреп, шактый көч кирәклеген чамалыйм.
– Юк, монда, көчтән бигрәк, баш һәм кул кирәк, – ди егет. – Тимерне башта 600-700 градус эсседә эретәсең. Суынганчы, бер минут дигәндә, аны кирәкле формага кертеп өлгерү мөһим. Мичтән чыкканчы ук, кайсы чүкеч белән нинди хәлгә китерәсеңне алдан уйлаган булырга тиешсең. Тимерне кызуында сугарга кирәк, дип юкка әйтмиләр.

Калын металларны чүкү өчен махсус пневмочүкеч алганнар. Бер үк төрле бизәк күпләп кирәк булганда, эскиз-кондукторга куеп бөгәләр. Эшне бу шактый тизләтә икән. Хәзер тимер капкаларда еш очраган виноград тәлгәшләрен егетләр үзләре ясамый. Бу клиентка да, үзләренә дә отышлы түгел икән.
– Виноградның бер яфрагы, үзем ясасам, 1500 сумга төшә, ә Кытайныкы, юка металлдан эшләнгәне, 150 сум гына. Дөрес, ул нык түгел, ләкин бизәк буларак кулланганда, аның нык булуы кирәк тә түгел. Виноград тәлгәшләре шулай ук сатыла. Аларны бер-берсенә эретеп ябыштырасың, – ди Илфат.

Әзер капкаларны буяу үзе бер сәләт. Бу вакытта бөтен эш туктатыла, чөнки тузан утырганын көтәргә кирәк. Башта тимерне чистарталар, грунт белән каплыйлар, аннары гына буяу сиптерәләр. Хәзер пумала кулланмыйлар. Буяу өстеннән лак сиптерсәң, тагын да яхшырак икән. Кешенең теләге белән кайбер капкаларны заманча ысул – порошок белән буйыйлар. Андый буяу ун елга кадәр җитә.

– Тырышсаң, тимергә дә җылылык өстәргә, матурлык тудырырга була. Иң мөһиме: сәламәтлегең тимер кебек нык булсын, – ди Илфат. 


Биектау, Дөбъяз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 17 май 2020 - 15:38
    Без имени
    Классные специалисты