16+

«Төне буе утырасың – йокы күрмисең, дип мине орыша»

Килен мендәренең бәясе – мең ярым тирәсе. Туй иткәндә парлы мендәр кирәк, әлбәттә. Димәк, хакы да икеләтә кыйммәтләнә.

«Төне буе утырасың – йокы күрмисең, дип мине орыша»

Килен мендәренең бәясе – мең ярым тирәсе. Туй иткәндә парлы мендәр кирәк, әлбәттә. Димәк, хакы да икеләтә кыйммәтләнә.

Бизәкле, кабарып торган килен мендәре ясаучыны без Башкортстан якларында эзләп таптык. Чакмагыш районының Митрәй-Әюп авылында яшәүче Резеда апа Нигъматованың кул эшләре арасында парлы килен мендәрләренә ихтыяҗ аеруча зур икән. Килен булып төшкәндә аларны кунакларга күрсәтү йоласы сакланып килгәнлектән, берәүнең дә сер бирәсе килми, матурдан матурларын эшләтәләр, ди. Казны исә үзе асрый, мамыгын хуш исле шампунь белән юып, әзерли. Мендәрләрне исә кунакларга күрсәткәч, матур тышын салдырып, гадәти тыш киертәләр дә яшьләр беренче төнне шул мендәрдә йоклыйлар, икенче көнне исә туй истәлеге итеп җыеп куялар, ягъни кабаттан теге матур тышларны киертеп шкаф башына менгезеп яисә караватка кабартып куялар, ди – йоласыдырмы, әллә яшәү гадәтедерме шундый икән. 

–    Бәйләү, тегү, чигү – әни белән әбиемнән килгән осталык. Сугыш елларында минем әбием тегү тегеп, 5 баласын ачлыктан коткарган. Әни дә фермада эшләп, тегү тегеп, чәк-чәк пешереп, безне ялгыз үстерде. Миңа 1,5 яшь чакта әтием яман шештән чирләп үлгән, – дип сөйли Резеда ханым.

Авырлык кичеп үссәләр дә югалып калмыйлар, газиз ана баласын укытырга шәһәргә озата. Резеда ханым медицина көллиятендә белем ала. Яшь чак бит, курсташ кызларына кунакка кайта. Кичен клубка чыгалар, егетләр белән сөйләшәләр...

–    Үз әнием мине клубка да чыгармый иде. Кая егетләр белән очрашу, гел саклап үстерде. Митрәй-Әюп авылына кайткан саен Айдар белән сөйләшә идек. Озатып кайта бу мине. Кияүгә чыгарга уемда да юк иде. Бер кайтуымда урлап калды. Күтәреп кайтып керде, өйдәгеләр әезрләнеп көткәннәр, ишек төбендә мендәр тора, кайнанам кулында поднос – бал белән май, икмәк куйган. Бөтен шартын үтәделәр, никах укыттылар. Иртән кайнатам әни янына китте. Бураннарын очырган инде әни, икенче атнага никах мәҗлесенә җыенып килегез дигән сүзне аяк астына салмады үзе, туганнар белән бирнәләремне, күчтәнәчләр күтәреп килде, – ди әңгәмәдәшем. 

Төпләнеп яшисе генә, укуын яңа тәмамлаган Резеда ханымны юллама белән Хәйбулла районының Акъяр авылына эшкә җибәрәләр. Нефтекама шәһәрендә йөртүче булып эшләгән ире дә шунда күченә. Яшь гаиләгә фатир да бирәләр, яшисе генә! Әмма...

–    Әти-әниләрдән бик ерак идек, 3 елымны эшләгәч, авылга күченеп кайттык. Мин массажист булып эшләдем, тернәкләндерү үзәге ябылгач элемтә бүлегенә күчтем. Анысының ишегенә йозак элгәннәр иде мәктәпкә эшкә барып кердем. Анысын да яптылар, мәдәният йортында эшләп йөрим, инде үзем китәм дип, 59 яшемне тутырдым, җибәрмиләр. Шимбә-якшәмбе иркенләп мунча керер идем, ә мин клуб саклап утырам! Эшләргә кеше юк, ышанасызмы? – ди ул.

Мәдәният өлкәсеннән эштән китә алмаваына тагын бер сәбәп бар – кул эшләре белән күргәзмәләрдә еш катнаша ул. Айдар абый мырлаштыргаласа да, чынлыкта аны үзе йөртә. 

–    Бетмәде эшең: төне буе утырасың – йокы күрмисең, гел юлда син – өйгә кайтып кермисең, дигән була, имеш мине орыша. Теле генә сөйли инде, үзе бит бар әйберемне машинага төяп, кирәк җиргә алып бара. Өстәлгә тезешә, сатыша да әле! – ди Резеда ханым. – Үзе дә белә, шул кул эшләрем белән генә хәсрәтемнән онытылам. 5 бала үстерек, 12 ел элек олы улыбыз – Айнур үлеп китте. Каршы яктан килүче газельнең йөртүчесе йоклап китеп, өсләренә килеп менгән иде. Гаепле кеше – 21 яшьлек егет... Ике егет белән бер кызны юл буена сузып салды менә... Төрмәгә утыртканнар иде, гарип әнисе, йөкле хатыны киеп ялынгач, без аны кире чыгарттык. Баласы да туды. Ул да юри эшләмәгән бит инде, нишләтәсең, язмышы... Миңа бик авыр, өйләнергә йөргән 24 яшьлек улымны җир куенына салдык, – ди Резеда апа. – Олы улым да минем кебек кул эшләренә оста иде. Ике кызымның ник берсе бәйләп карасын! Оныкларыма өметләнәм. Бәлки алар минем кебек бәйләр. Кәсепле булу бик әйбәт бит ул, кесәңдә һәрчак ипи-сөтлек акчаң була дигән сүз.  




 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading