Тукта инде, энем. Ашыкма әле син, кая ашкынасың? Тукта әле дим бит, сабыр ит. Нәрсә, шәпле ат сыман баскан җиреңдә биеп торасың инде менә. Тынычлан дим бит.
Әле беркөнне тәмәке тартырга чыккан идем. Шулай чыгыштырам бит инде мин подъезд алдына. Кайчагында хәлсез генә адымнар белән аннан-моннан ураштырып та киләм. Хәзер әллә ни алдырып булмый, адымнар хәлсез генә. Шулай да, кибеткә дә барып киләм, хастаханәгә дә, башкасына да. Үз аягымда, анысына шөкер. Ләкин адымнар хәлсез.
Үзем генә түгел инде, җиңгәң дә шул чамарак. Вәт, беркөнне тәмәке тартырга чыккан идем, җиңгәң кайтканын көтеп торам. Ул хәлсез генә инде шундый. Атлап барулары гел яңа тәпи баскан сабыйныкы кебек. Сокланып та куям кайчагында, бик назлы булып күренә. Кайвакыт уфтанып та алам. Вәт, көтеп торам шулай ул кайтканны. Берәү килә бит. Хәлсез генә атлап кайтып килә. Якынаюга ук, дәртле генә итеп сәлам бирим әле дисәм, җиңгәң булып чыкмады.
Тагын берәү кайтып килә. Монысы нәкъ үзе инде, чөнки моннан да хәлсезрәк булу мөмкин түгел дип көтәм. Аяклары чалшаеп-чалшаеп китә. Көч-хәл белән атлый...
– Арыдыңмы әллә? – дигән булам.
Һәм шунда ук җавап ишетелә:
– Арысам, синең ни эшең бар?!
Җиңгәң булып чыкмады монысы да. Узып китү белән, тәмәке кабызып җибәрде. Әллә бераз салган да иде.
Шуннан тагын берәү килә. Монысы да хәлсез. Тик бу бераз юкарак. Аз гына яшьрәк тә бугай. Тик мин шундук чамаладым инде үземнеке түгел икәнен.
Аның артыннан ук бер карт килә. Монысы да хәлсез... Менә, билләһи, миннән дә хәлсезрәк. Исәнләшеп узып китте. Күз күрмәгәч, танып бетермәдем. Аның артыннан бер егет килә...
Һәм мин шунда бер нәрсәгә игътибар иттем. Урам буйлап атлап килүчеләрнең барысы да хәлсез икән бит!
Чын менә, билләһи! Махсус күзәтә башладым. Яшь кенә бер кыз килә. Мәктәп баласы түгел инде, тик әле кияүгә дә чыкмагандыр – ул да хәлсез генә атлый. Менә-менә егылыр кебек итеп чайкалып килә. Әле шушы яшьтә үк хәлсез булгач... Аннан соң тагын әллә күпме кеше узды. Берсенең дә хәле юк. Хәле юк кешеләрнең!
Моны сизгәч, шушы уемның хаклыгына ышангач, әллә нәрсә үзгәрде. Төгәл генә белмим нәрсә икәнен. Мин дә ияреп киттем кешеләр агымына. Әле болар кебек үк бөтенләй хәлсез түгелмен бит әле, аллага шөкер бит, дип, әллә кайдан ук әйләнеп килдем. Чынлап та, малай! Хәл кереп киткән кебек булды. И, яшь чакларны искә төшереп алдым. Фәләнешәр чакрым җәяү йөри торган идек бит. Бар дип тә белми идек. Нык булганбыз инде, мин сиңа әйтим, уйлап та бирми идек бит.
Шулай үземә-үзем сокланып бара торгач, ишек төбендә һушыма килдем. Сулыш та капмаган, буыннар да урынында, йөрәк тибеше дә үзгәрмәгән. Барысы да менә дигән! Ә мин, энем, тугызынчы катта яшим. Шунда чаклы җәяү менгәнмен.
Соңыннан да берни сизелмәде. Әле менә җәяү төшеп-менеп йөри башладым. Хәл кереп киткән кебек.
Менә әле нәкъ шул хакта уйланып торам. Әллә бүтәннәрнең хәлсезлеген күрү дә кешегә хәл кертә, дәрт бирә микән, ә? Анысы да бик яхшы түгел бугай. Аннан соң мин үземә караганда хәллерәк кешеләрне, үземне узып китүчеләрне яратмаска тиеш булам бит. Минем алда бер гаепләре булмаса да... Аларның бу дөньяда булуы, миннән әйбәтрәк атлавы гына да чәмемә тияргә тиеш була...
Белмим инде, энем... Тик шулай да... Син аз гына тыныч атла инде, яме. Минем янда гына булса да.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар