16+

Украинада «клевый» президент булачак

Украинадагы быелгы Президент сайлаулары элеккегеләреннән кызыклырак булачагы билгеле иде.

Украинадагы быелгы Президент сайлаулары элеккегеләреннән кызыклырак булачагы билгеле иде.

Бөтен дөньяның игътибары аңа юнәлгәненә дә аптырыйсы юк, бу Мәйдан оешканнан бирле беренче сайлаулар. Киләчәктә ил белән кем идарә итәчәк, нинди сәяси курс алыначак – бер илдә генә узган сайлауларның тирә-юньдәгеләргә дә йогынтысы бар. Соңгы елларда Украинаны телевизор пульты белән чагыштырып була башлады – кирәксә-кирәкмәсә дә һәркем аның төймәләренә баскалый, үзенә кызыклы каналны эзли. Ә анда, туксанынычы еллардагы кебек, һаман да шул Бразилиянең сабын опералары.

Беренче турда иң күп тавыш җыючы кандидат – сәяси аренага яңа гына килеп кергән Владимир Зеленский. Сайлау нәтиҗәләре дә 1 нче апрель – көлке көнендә билгеле булды, шулай итеп, моны чын мәгънәсендә Зеленский көне дип атап була, чөнки ул популяр телевизион комик. Ул моны президентлыкка үз кандидатын күрсәткәндә үк әйтеп куйган булган: «Мин бит клоун, димәк, минем көнем булачак!» Аның беренче турда ук Порошенкога караганда ике тапкырга күбрәк тавыш җыюның сәбәбе нәрсәдә соң? Халык еллар дәвамында якты тормыш вәгъдә итеп тә бернигә ирешә алмаган сәясәтчеләрдән туйганмы, әллә бу илдә демократиянең беренче чаткыларымы? Тәнкыйтьчеләр Зеленскийны мөстәкыйль сәяси фигура буларак күрми, алар аның бизнесмен Игорь Коломойский белән союзда булу мөмкинлегенә ишарәли. Әлеге альянсның максаты – Порошенконың икенче тапкыр президент булуына комачаулау. Яңа кандидат үзенең президент сайлауларында катнашачагы турында да әлеге бизнесменның телеканалы аша Яңа ел төнендә хәбәр иткән булган. Мәгълүм булганча, элегрәк президент белән бизнесмен арасында низаглар булган иде. Болай булган очракта, шахмат теле белән әйтсәк, бу «ат йөреше» килеп чыга. Әмма Зеленский белән Коломойский сәяси әшнәлекне кире кага, комик бары тик аның телеканалында үзенең шоуларын гына күрсәтә.

Мәктәп клоуныннан башлап, илнең иң популяр һәм уңышлы комигы дәрәҗәсенә хәтле җитешкән Владимир Зеленский инглиз телле махсус мәктәптә укыган, МГИМОда белем эстәү турында хыялланган. Әмма юрист булу хыялын профессор әтисе укыткан Кривой Рог югары уку йорында гына тормышка ашырган. Туксанынчы елларда КВН уеннарында катнаша башлый, әмма аның җитәкчелеге белән ике арадагы аңлашылмаучанлыклар аркасында Украинага кайтырга мәҗбүр була. 2000нче еллар башыннан шоумен һәм телеменеджер буларак искитәрлек карьера ясый. Иҗатының төп юнәлеше итеп сәяси сатираны сайлаган шоумен егерме елга якын Украинаның сәяси элитасыннан көлә. Моңардан тыш әле аның иҗат төркеме фильмнар һәм сериаллар төшерү белән дә мәшгуль, «Халык хезмәтчесе» дип аталган сериал исемен Зеленский әлегә хәтле беркемгә дә билгеле булмаган партиясенә дә биргән.

Хәлләр болай барса, шоуменның апрель азагында узачак икенче турда җиңәчәгенә шик юк. Яңа кандидат нәрсә вәгъдә итә соң? Юмор белән сугарылган сайлау алды программасында ул «Хыялдагы Украина»ны төзим дип ышандыра: коррупциясез, югары хезмәт хаклары һәм пенсияләр, яхшы юллар, тиз интернет белән. Шулай ук ул халык хакимлегенә киңрәк урын бирергә вәгъдә итә - референдумнар, гаделлек һәм куркынычсызлык. Илнең көнчыгышындагы сугышны туктату да аның максатларының берсе.

Владимир Зеленскийның уңышы күпләрне сагайткан. Кайбер очракта ул хәзерге сәяси торышка капма-каршы булганны исбатлый, ә аның сатирасы күпчелек Көнбатыш тарафдарларын «кыйный». Янукович темасына исә ул саклык белән кагыла.

Сайлаучылар арасында күпчелек – яшьләр, кандидат үзе дә алар телендә сөйләшә, «клевый» белән «кабздец» сүзләрен кыстырып сөйләшү – аның өчен гадәти. Шул рәвешле яңа кандидат профессионал сәясәтчеләрдән дистанция тотып, халыкка якыная алганда, ил яңа сулыш алып, тормыш рәтләнер бәлки? Ул чагында, үзе әйтмешли, бар да «клево» булачак инде, әгәр «кабздец» булып куймаса.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading