16+

"Ул балыкны үзебез ашамыйбыз да... Тотуы күңелле бит": чирме, кирелекме?

Идел дә кузгалды... Елгаларда инде узган атнада ук ташу сулары “кайнады”. Күлләрне, Идел култыкларын боз каплаган әлегә. Балыкчылар да шул тирәдә.  Кирелекләредерме, дәвасыз чирләредерме, ястык калынлыгындагы язгы бозга ышанырга ярамаганлыгын белсәләр дә, балыкка йөгерәләр. Үткән ялларда күрдегезме икән, чебен кебек сырганнар иде – балыкчылар йөзәрләп!

"Ул балыкны үзебез ашамыйбыз да... Тотуы күңелле бит": чирме, кирелекме?

Идел дә кузгалды... Елгаларда инде узган атнада ук ташу сулары “кайнады”. Күлләрне, Идел култыкларын боз каплаган әлегә. Балыкчылар да шул тирәдә.  Кирелекләредерме, дәвасыз чирләредерме, ястык калынлыгындагы язгы бозга ышанырга ярамаганлыгын белсәләр дә, балыкка йөгерәләр. Үткән ялларда күрдегезме икән, чебен кебек сырганнар иде – балыкчылар йөзәрләп!

Кышкы сезонны тәмамлар алдыннан балык тоту тәме арта төшәме икән, балыгы эләгәдерме?..
– Эләгә! Хәзер шундый вакыт, кар сулары белән бергә елга-күлләргә күпләп кислород керә. Балыклар кышын йоклый, кислород кергәч, уяналар. Алар ачыккан бит. Тотыналар җим эзләргә. Алдавычның ниндие генә юк хәзер, кабалар! Су астыннан тартып аласың, ялтырап килеп чыга, бииселәр килә! – ди балыкчы Гашыйгулла Вафин. 

59 яшь үзенә. Балык тоту тәҗрибәсе 40 елдан артык. “Бирнә”се дә саллы – тишкән бәке янында балыкның бармы юкмы икәнлеген карый торган камерасына кадәр бар! Кармагы бәкедә, күзе экранда, су төбен аквариумга карагандай күзәтә. Балыклар йөзгәне күренми икән, икенче җиргә күченеп бәке тишә. 
– Камерасыз балыкка йөриләрме? Алар бәяле әле! Эхолотларның яхшысы 20 мең сумнан башлана, су асты камералары 40-50 мең тирәсе. 17 метр тирәнлеккә кадәр күзәтә. Ул балыкны үзебез ашамыйбыз да, чистартып, туңдыргычка тутырганнарын да дусларга, туганнарга кыстый-кыстый өләшеп бетерәм. Тотуы күңелле бит! Ял җиттеме, бала күңеле уйнарга ашкынгандай, су буена барасы гына килеп тора. Узган ялларда да: “Соңгысы булыр инде”, – дия-дия балыкка йөгердем. Алай да кышкы кармакларны җыеп куймадым әле, бәлки тагын берәр тапкыр әйләнермен, – ди Гашыйгулла абый.

Яз көне бозның көпшәкләнгәнен дә, су агымы белән астан ашалганын да белеп тора югыйсә. Телендә балык! Казанның “Салават күпере” торак пунктында яшәгән балыкчыга Идел култыгы 6 чакрым гына. 
– Узган атнада Идел култыгы ярында 100ләп машина иде, һәр машинага кимендә дүртәр балыкчы утырып килә – санагыз. Чувашия, Маридан, Малмыждан. Сулыклар юкмени үзләрендә. Балыкта рәхәт, дуслашасың, бер белмәгән кешеләр белән күңелләрең ачылып сөйләшәсең, – ди Гашыйгулла абый. 
Өстендәге киемнәре генә дә 20 мең сум тирәсе. Кармакларын, балык алдавычларын, җимнәрен санап та тормыйм. Балык дия-дия хезмәт хакының күпме өлешен суга салып бара икән ул? Ярар, акчасына гына риза да, гомеренә сакчыл караса иде. Гомер бер генә!

Казанда яшәүче Нәфирә белән Фиргать Игламовлар да ел әйләнәсе диярлек балык юлында. 
– Әтием балыктан кайтып килгәндә юлда үлгән иде. Шул вакытта әнинең өзгәләнүләре. “Берегезнең дә ире балыкчы булмасын”, – дип теләсә дә, без – биш кыз, әнинең биш кияве дә балыкчы. Су буеннан кайтып та кермиләр. Аларга без ияргән, – дип елмая Нәфирә апа. 

Язгы боз өстендә балык тотуның үз тәме, ди алар. Фиргать абый да узган ялларын боз өстендә үткәргән.
– Күңел өйгә сыймый, балыкка бармыйча түзеп буламы? Идел култыгындагы халыкны күрсәгез – Сабантуе дип белерсез. Үткәндә дә күргәлим, дүшәмбеләрдә дә шул ук хәл – бер генә ир заты да эшләми кебек. Соңгы баруда 3,2 килограмм балык тотып кайттым. Балыкның бик активлашкан чагы хәзер, матдәләр алмашы тизләшә, ашыйсылары килә, ни кабып йотасын белмиләр. Үзебез бит авызга бер кисәк балык элеп капмыйбыз, Нәфирә дә, мин дә балык яратмыйм. Шул балык дия-дия өстәмә туңдыргыч алып куйдык. Туганнарга, дусларга китеп бара – күзгә күренсәләр күчтәнәч шул. Хәзер судак балыгы эләгә, йокысыннан уянды, уылдык чәчәргә әзерләнә ул. Һәр балыкның үз көе, бөтенесе дә бер көнне су өстенә күтәрелми. Һава торышын килештермәсәләр тирәндә генә йөзеп йөриләр. Айның кайсы фазада булуына да бәйле әле. Судак йә буранлы, йә кояшлы салкын көнне генә эләгә. Шыртлака балыгы җылы, болытлы көнне яхшы каба. Ныклыгын уйлап тормыйбыз, бәхетне сынап боз өстенә керәбез инде. Кисәтсәләр дә ишетмисең. Көрәшчеләр дә бит мәйдан янында тик кенә басып тора алмый.

Яңгырамаган сөяге юк, барыбер көрәшәм, ди. Без дә шулай. Балыкта көннең үткәнен дә сизми каласың. Быелга бүтән боз өстенә кереп булмаса икенче елларны – беренче бозны көтәргә кала инде. Ул вакытта да яхшы эләгә бит. Балык кышкылыкка ашап, май туплап калырга тырыша. Җимсез тимергә дә алдана, ни капканын белештерми. Беренче бозда мин 22шәр килограмм балык тотып кайтам, – ди Фиргать абый. 

Балыкчыларга быелга тыелу хәерле. Күлләргә дә кар сулары, гөрләвекләр агып төшә. Андый урыннарда балыклар өерләре белән кайнашканга балыкчылар да шул тирәгәрәк елыша. Ә астан гөрләвек агымы ашаганлыктан боз катламы юкара бара. Үч иткәндәй, уылдык чәчәргә әзерләнгән ач шүкә балыгы нәкъ менә шундый урыннарда “айкала”. Суның җылылыгы 5-6 градуска җитсә, яр буенда узган елгы яшеллек тирәсендә ул да уылдык чәчәргә әзерләнә. Алабуга балыгы иртән яр кырыенда күренсә, төш җитәрәк тирәнгә китә. Кайчагында ул сулыкның яр кырыендагы комлыгына гына да яшеренә. Алабуга эләктергән урыннан китмәскә тырыша балыкчылар, чөнки алар көтүләре белән йөри. Ә менә корбан балыгы тирәнлектә торып эш итә. Андый урыннар яр буенда да җитәрлек. Корбан балыгын каптырыр өчен суга өстәмә җим салырга кирәк икән. Шунсыз аны тирәнлектән өскә “күтәрермен” димә. Корбан балыгының юлы судак белән кисешкәли. Берсен эләктерсәң икенчесенә дә өмет зур. 

Ләкин балык тоту – уен, кызык бер шөгыль. Гомерне куркыныч астына куярлык кыйммәтләргә ия түгел. Язгы бозга ышанмау, иң яхшысы җәйге кармакларны әзерли башлау хәерле.

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X