16+

WorldSkills: Без хушлашмыйбыз әле!

Күз яшьләре, җиңү шатлыгы, рәхмәтле булу, куану... «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) VII Милли чемпионаты пьедесталына менеп басканда, яшь белгечләр әнә шундый ихлас хисләр кичерде. Еламаслык та түгел, озак елларга сузылган бетмәс-төкәнмәс хезмәт җимеше бит ул...

WorldSkills: Без хушлашмыйбыз әле!

Күз яшьләре, җиңү шатлыгы, рәхмәтле булу, куану... «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) VII Милли чемпионаты пьедесталына менеп басканда, яшь белгечләр әнә шундый ихлас хисләр кичерде. Еламаслык та түгел, озак елларга сузылган бетмәс-төкәнмәс хезмәт җимеше бит ул...

WorldSkills Russia чемпионаты җиңүчеләрен әнә шулай 24 май көнне «Татнефть-Арена» боз сараенда бүләкләделәр. Хәзер Казанны зуррак сынау – Дөнья чемпионаты көтә.

Чемпионатның Россия этабында илнең төрле төбәкләреннән 1,5 мең кеше катнашты. 26 илдән килгән конкурсантлар төп программадан тыш булган ярышларда үзен сынап карады. Нәтиҗәдә гомумкоманда зачетында Татарстан Республикасы медальләр саны буенча беренчелеккә чыкты.

Катнашучылар берничә яшь категориясенә бүленгән иде. 16-22 яшьлекләр – төп ярышларда, 14-16 яшьлек мәктәп укучылары JuniorSkills ярышларында катнашты. Быел 50 яшьтән өлкәнрәкләр дә үзләрен WorldSkillsта сыный алды. Алар өчен махсус 26 белгечлек буенча «Гакыллылар осталыгы» дигән чемпионат оештырылды. Берничә яшь категориясен тәкъдим иткән белгечләрнең WorldSkills чемпионатында беренче очрашуы әле бу.

Яшь белегечләрне Россия Федерациясе мәгариф министры Ольга Васильева һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тәбрикләде.

Ольга Васильева Россия WorldSkills хәрәкәтенә моннан җиде ел элек кушылганын искәртте.

– Шуңа да карамастан, без инде Дөнья чемпионатын үткәрәбез. Безнең илнең җиде ел эчендә ирешкәннәре – чып-чын могҗиза. Бу әйберне моңарчы беркем дә булдыра алмаган иде. Кайчандыр шушы эшне урта һөнәри белем бирү оешмалары укытучылары, остазлары башлап җибәргән иде. Бу – сезнең уңышыгыз. Россия чемпионатында катнашу – инде зур җиңү. Мин WorldSkills чемпионатында көч сынашкан барлык кешеләргә, укытучыларыгызга, төбәк җитәкчеләренә рәхмәтлемен, – диде Ольга Васильева.

Рөстәм Миңнеханов үз чиратында барлык катнашучыларны Дөнья чемпионатына чакырды.

– Бүген биредә илебезнең төрле төбәгеннән иң-иң яхшы яшь белгечләр җыелган. Мин сезне барыгызны да бу чарада катнашуыгыз белән тәбрик итәм. Барыгызга да уңышлар! Без сезнең белән горурланабыз! Сезне август аенда узачак Дөнья чемпионатында көтеп калабыз, – диде Татарстан Президенты.

«Башлангыч сыйныфларда бе­лем бирү», «Мәктәпкәчә тәрбия» компетенциясе буенча җиңү яулаган студентлар һәм мәктәп укучылары Рөстәм Миңнеханов белән Ольга Васильева кулыннан бүләк алдылар.

Ике җитәкче WorldSkills байрагы финал эстафетасын башлап җибәрде. Әлеге байрак космоска да менде, бөтен дөнья илләрен дә әйләнеп чыгарга өлгерде инде. 15 май көнне Санкт-Петербург шәһәрендә сәяхәтенең Россия этабы тәмамланды. Хәзер ул Татарстанның барлык шәһәрләрендә булып кайтачак.

Сүз уңаеннан, Чемпионатның Россия этабында җиңүче­ләр хәзер ил җыелма командасына тәкъдим ителә. Алар 2021 елда ил данын Шанхай шәһәрендә узачак Дөнья чемпионатында яклау хокукына ия була. ­Шулай ук яшь белгечләр 2021 елда Санкт-Петербург шәһәрендә узачак EuroSkills ярышларында катнаша ала.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading