16+

"Яшьли киттең, без сине онытырга тиеш түгел...". Казанда Марат Садыйков белән хушлаштылар

Бүген Татарстан сәламәтлек саклау министры Марат Наил улы Садыйковны соңгы юлга озаттылар. Гаиләсе, хөкүмәт җитәкчеләре, хезмәттәшләре, якыннары катнашындагы хушлашу мәрасиме Казанның Универсиада авылында урнашкан  Идел буе туризм һәм спорт институтының Халыкара мәгълүмат үзәгендә үтте. Аны Татарстан Премьер-министры урынбасары - Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев алып барды.

"Яшьли киттең, без сине онытырга тиеш түгел...". Казанда Марат Садыйков белән хушлаштылар

Бүген Татарстан сәламәтлек саклау министры Марат Наил улы Садыйковны соңгы юлга озаттылар. Гаиләсе, хөкүмәт җитәкчеләре, хезмәттәшләре, якыннары катнашындагы хушлашу мәрасиме Казанның Универсиада авылында урнашкан  Идел буе туризм һәм спорт институтының Халыкара мәгълүмат үзәгендә үтте. Аны Татарстан Премьер-министры урынбасары - Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев алып барды.

— 29 гыйнвар көнне Марат Наил улы Садыйков 54 нче яшендә арабыздан көтмәгәндә китеп барды. Якыннары, туганнары белән бергә без дә аның якты рухы алдында баш иябез. Марат Наил улы табиблар династиясен дәвам итүче иде. Ул эшләгән чорда Татарстанда яңа поликлиникалар, хастаханәләр ачылды. Медицина ярдәме күрсәтү камилләште. Катлаулы чорда Татарстанның сәламәтлек саклау системасы пандемияне җиңеп чыга алды.  Федераль, республикакүләм программалар тормышка ашырылды. Марат Наил улы һәрвакыт үзенә дә һәм хезмәттәшләренә дә таләпчән иде. Тәртипле, ярдәмчел, кешелекле иде. Аның якты хәтере безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр, - диде ул. 

Чарада Россия Федерациясе сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко да катнашты. 
— Авыр югалту…  Медицина иерархиесенең бер генә баскычын да сикермичә бөтен юлын үткән кеше иде ул. Кыска гына гомерендә аңа зур һәм җитди сынаулар кичәргә туры килде. Берничә хастаханәне аякка бастырды, Универсиаданы хәзерлекле үткәрде, пандемия чорында бирешмәде... Гел элемтәдә тордык, ул киңәшләрен бирде, без белемебез белән уртаклаштык. Вакцинацияләү башлангач та мөмкин кадәр күбрәк кешеләрнең гомерен саклап калырга теләп, профилактика өчен җан атты. Махсус хәрби операция барышында аның җитәкчелегендә күп табиблар алгы сызыкта эшкә кереште. Нинди генә кыен чак булмасын: “Шеф! Кулдан килгәнне эшлибез, башкарып чыгабыз!” - дия иде. Шалтыраткач, көндәлек беренче сүзе. Аның үз-үзенә ышанычы, эшне оештыра белүе аркасында нинди генә кыен хәлләрне дә җиңеп чыга идек. Якыннарының авыр кайгысын уртаклашам, - дип белдерде. 

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов министрны төгәл, ышанычлы, ачык кеше икәнлеген билгеләп үтте. 
— Безнең өчен көтелмәгән югалту...  Маратны озатырга килүчеләрнең күплеге дә аның тырышып хезмәт куйган егет икәнлеген күрсәтеп тора. Ул Ватанының, сәламәтлекне саклауда чын патриот иде. Көтмәгәндә китеп барды... Урыны оҗмах түрендә, авыр туфрагы җиңел булсын, - диде Президент. 

Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев:
— Бик зур кайгы. Язмыштан узмыш юк... Кешеләргә хезмәт итәбез, дибез. Бу төшенчә, беренче чиратта, медицина хезмәткәрләренә карата әйтелә. Тормыш шулай көйләнгән. Авыр елларда без ничек борчылдык, ә медицинадагы төп җаваплы кешенең кичерешләрен күз алдына китерегез... Ул бөтенебезгә дә баш табиб иде. Хезмәте өчен рәхмәт — үзе бер батырлык. Халыкка хезмәт итүнең иң асыл мәгънәсе. Авыр чак, без аларга тынычлык та бирмәдек, башка чара да булмады... Онытыла торган түгел, катлаулы елларның бер корбаны син булдың. Яшьли киттең, без сине онытырга тиеш түгел, - диде.

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Марат Наил улының тәүлекнең теләсә кайсы сәгатендә ярдәмгә әзер булганлыгын искә алды. Россия Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов исә Марат Садыйков белән бергә укыган елларын яңартты. 
—1993 елда Марат белән икебезгә дә кызыл диплом тапшырдылар. Бер-бер артлы өйләндек, балалар үстердек. Бер-беребезне күздән җуймадык без. 2008 елны ул 7 нче шәһәр хасатаханәсенә баш итеп билгеләнгәч, без икәү төрле 3 медицина мәктәбен берләштереп, зур үзәк ачарга хыялландык, планнарыбыз зур иде. Ул оптимистлыгы, хәтта шаян сүзе белән дә үзенә ышаныч тудыра, куйган максатына ирешә торган кеше булды. Югары дәрәҗәдә медицина хезмәте күрсәтү җәһәтендә без бергә булдырган күп нәрсәне саклап калды, ныгытты, арттырды, шуның өчен дә бик рәхмәтле мин аңа. Гел алга барырга омтылган иң кыен хәлләрдә аннан чыгу юлын таба белгән оста җитәкче, чын табиб тәрбияләп үстергәннәре өчен әти-әнисенә зур рәхмәт, - диде ул. 

Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеген күзәтү идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина исә иң авыр елларда кулга-кул тотынып эшләгәндә фикерләр төрлелеге сәбәпле кисәтүләр ясарга мәҗбүр булып та, министрның зирәклеге, тапкырлыгы барәбәренә татулыктан өзелмәүләрен сөйләде. 
— Хатыны Динара, кызы Камилланы үлеп ярата иде. Улы Марсельнең уңышлары белән горурланды. Әти-әнисе дә үзе белән горурлансын өчен янып эшләде, киләчәккә планнары зурдан иде, - диде ул. 

Марат Наил улы белән хушлашырга якташлары да килгән иде. Буа районы башлыгы Ранис Камәртдинов Марат Садыйковның һәрчак туган ягын яратуын аерып әйтте. 
—Беркайчан да кече Ватанын онытмады. Ярдәм кирәкмиме дип, гел сорашып, белешеп торды. Марат Наилевич безгә җитмәячәк, - диде ул.

Марат Наил улы Садыйковның кинәт үлеме сәбәбе — йөрәк өянәге. 

Мәрхүмне Тынычлык бистәсе зиратына җирләделәр.

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X