16+

Яшьләргә яшьләрчә генә карап була

Республикада Яшьләр эшләре министрлыгы оешуга төп-төгәл бер ел үтеп китте. Бу вакыт эчендә биредә нинди үзгәрешләр булган, нинди уртаклашырлык яңалыклары бар? Министр Дамир Фәттахов журналистлар белән очрашуда башкарган эшләргә нәтиҗә ясарга, киләчәккә планнар, эш барышы белән дә таныштырырга өлгерде.

Яшьләргә яшьләрчә генә карап була

Республикада Яшьләр эшләре министрлыгы оешуга төп-төгәл бер ел үтеп китте. Бу вакыт эчендә биредә нинди үзгәрешләр булган, нинди уртаклашырлык яңалыклары бар? Министр Дамир Фәттахов журналистлар белән очрашуда башкарган эшләргә нәтиҗә ясарга, киләчәккә планнар, эш барышы белән дә таныштырырга өлгерде.

Бүген яңа министрлык тарафыннан шактый үзгәрешләр кертелгән, һәрхәлдә, бу өлкәдә эшнең кузгалып китүен күзәтәсең. Бердән, республика районнарында кадрлар җитмәве, аларның берничә эшне берьюлы алып барулары, хезмәт хакларының түбән булуы ачыклана. Бу уңайдан да шактый алга китеш сизелә. 1 июльдән яшьләр белән эшләүчеләрнең хезмәт хаклары артачак. Икенчедән, яшьләр өчен мохит, аралашу өчен үзәкләр булдыру мәсьәләсе калкып чыга. Бүген яшьләр өчен шундый биналар республиканың 20 районында булдырылган инде. Бигрәк тә Минзәлә, Лаеш, Түбән Кама һәм Арча районының эшчәнлеген үрнәк итеп китерергә була. Министр Дамир Фәттахов аларның нәкъ менә яшьләр өчен кирәкле һәм файдалы итеп эшләнеләчәген белдерде. «Республиканың һәрбер районында яшьләр үзәкләре булырга, аның инфраструктурасы да яшьләрчә ясалырга һәм анда яшьләр өчен шартлар тудырылырга һәм анда һәркемгә урын булырга тиеш», – дип белдерде министр. Анда яшьләр мохите булырга һәм үзәкләр яңача үзгәрергә тиешлеккә дә басым ясалды. Авыл җирлекләрендә яшәүчеләргә дә каядыр шәһәр үзәгенә барырга кирәкми, барысы да янәшә булырга тиешлеккә дә аңлатма бирелде. Мәсәлән, әлеге үзәкләрдә яшь балалы әни үзенә белем алырга, аралашырга мөмкинлек тапса, аның баласы шунда балалар мәйданчыгында шөгыльләнә ала. Андый мәйданчыклар күп булырга тиеш.

Шул ук вакытта балалар лагерьлары мәсьәләсенә дә ачыклык кертелде. Балалар лагерьларын капиталь ремонтлауга республика бюджетыннан 7 млрд сум акча бүленеп бирелгән. Балалар лагерьларын тәртипкә китерергә, заманча итеп үзгәртергә кирәк. Аларның һәрберсенең тышкы кыяфәте генә түгел, министр аның эчтәлеге дә үзгәрергә тиеш дип саный. Гомумән, Татарстанда 94 балалар лагере бар, сигезен кабаттан ачарга туры килгән. «Бер-ике елдан алар тулысынча заманча итеп үзгәрәчәк. Бездә иң яхшы җәйге сәламәтләндерү базасы булачак, хәтта Россиянең башка төбәкләреннән дә киләчәкләр. Әлбәттә, иң беренче үзебезнең балалар өчен шартлар тудырылырга тиеш», – диде министр. Бүген министрлык карамагында 217 яшүсмерләр клубы, 44 форпост үзәге, 29 яшьләр үзәге һәм 76 ял һәм сәламәтләндерү лагерьлары бар.

Татарстан Яшьләр министрлыгының матбугат очрашуында шактый күп темалар күтәрелде. Миллениум күпере тирәсендәге буш җирләрне яшьләр карамагына күчерү-күчермәү мәсьәләсенә дә ачыклык керттеләр. Әлегә бу эш куркынычсызлык буенча тикшерелә. Шул ук вакытта яшьләр парламентын оештыру, яшь гаиләләргә ярдәм итү буенча да сөйләшү булды. 

Яшьләр өчен грантлар алу мөмкинлекләре дә арткан. Моңарчы иҗтимагый оешмалар гына катнашса, хәзер һәрбер кеше үз проектын тәкъдим итә алу мөмкинлегенә ия. Министр Татарстанда федераль дәрәҗәдәге форум булырга тиешлеккә дә басым ясады. Гәрчә бездә «Сәләт-Биләр»нең эшчәнлеген бу уңайдан бәяләргә мөмкин. 

Яшьләр бүген башка. Аларның үз фикерләре көчле. Яңа министрлыкның эшне бер системага салып алып баруы киләчәктә күп кенә проблемаларны юкка чыгарырга ярдәм итәр дигән өмет зур. Һәрхәлдә, республикада яшьләр белән эшләргә әзер команда төзелеп килә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading