16+

Йөрәккә төшкән ЧӨГЕНДЕР бит ул!

«Шәһри Казан» газетасының 8 май санында Дилбәр Гарифуллинаның «Чөгендер белән юлсызлык авыл яшьләрен шәһәргә куды» дигән язмасы чыккан иде. Әлеге уңайдан газетабыз­ның сайтында укучыларыбыз кызыклы гына комментарийлар язып калдырды. Шуларны сезгә дә тәкъдим итәбез.

«Шәһри Казан» газетасының 8 май санында Дилбәр Гарифуллинаның «Чөгендер белән юлсызлык авыл яшьләрен шәһәргә куды» дигән язмасы чыккан иде. Әлеге уңайдан газетабыз­ның сайтында укучыларыбыз кызыклы гына комментарийлар язып калдырды. Шуларны сезгә дә тәкъдим итәбез.

И чөгендер! Йөрәккә төшкән нәрсә бит ул! Бөтен җәйге каникул басуда үтте. Әнкәйләрне пенсиягә чыгарабыз дип, 7-8 гектар чөгендер утау җелекләргә төште заманында. Сентябрь ае басуда бәрәңге-чөгендер алып үтә. Аннан колхоз басуыннан кайткач, өйнеке көтеп тора. Ә шулай да, иң күңелле балачак безнеке иде. Кинәнеп эшли идек, ял да итә белә идек. Кичке печән җыю бар иде бездә. Ындыр табагына да ашлык җилгәрергә бара идек. Ул кичке уеннар... Әткәй-әнкәйле тигез балачак. Бөтен кеше бертөрле: бай да, хәерче дә юк. Өс бөтен, тамак тук. Гаиләдә биш бала тәгәрәшеп үстек. Эшләп үлмәдек.

Мәсгудә Вахитова.

Чөгендер эшләми кем үскән?! Аның каравы, дефицит шикәр комы, малларга печәне, акчасы була иде. Юлсызлык белән килешәм анысы. Эш беткәч, кая бара инде яшьләр? Эшсезлек куды яшьләрне авылдан, эшсезлек!..

Рәдифә Ногманова.

Атна буе чөгендер утап (иртәнге алтыдан кичке алтыгә кадәр), төшке аш бер сәгать, арада ике мәртәбә ярты сәгать ял итеп, үзәккә үтте инде ул чөгендер. Кайчан бетәр дә, йоклар идек дип хыяллана идек. Ә шулай да, эш беткәч, бергәләп су коенырга төшүләре бик күңелле иде. Авыл баласының ярамаган эшләр кылырга вакыты да юк иде, сагындыра ул эшләп үскән балачак.

Гүзәл Кәримова.

Миңа калса, чөгендернең бер гаебе дә юк. Авыл җиреннән кеше хезмәт хакы аз булудан (булмау дисәк тә була) һәм чыннан да юл булмаудан китте.

Галина Әхмәдишина.

Ииии, искә төшсә шул чаклар! Эссе бит әле, җил дә юк! И иелеп елый-елый утаем, и үзем Алладан сораем: шәһәргә китсәм ярар иде дип. Балаларымны, Алла боерса, утатмаем дип. Чын! Үзәккә үткән шул хәтлем.

Зилә Солтанова.

Мескен чөгендер, тәки Гитлер белән бер күрәбез сине, ничә еллар инде эшкәртмәсәк тә. Бала чагыбызны урлаганың өчен бигрәк тә рәнҗибез.


Ләйлә Галимуллина.

«Чөгендер белән юлсызлык авыл яшьләрен шәһәргә куды»

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading