16+

30 августта «Казан-Арена» үзенә чакыра!

Быел Казанда Республика һәм Шәһәр көне башка еллар белән чагыштырганда үзенчәлеклерәк булачак. Төп яңалыкларның берсе - бәйрәмне Универсиада объекты - «Казан-Арена» футбол стадионы каршындагы территориядә билгеләп үтәргә җыеналар. Биредә Россия эстрадасы йолдызлары катнашында концерт булыр дип планлаштырыла.

30 августта «Казан-Арена» үзенә чакыра!

Быел Казанда Республика һәм Шәһәр көне башка еллар белән чагыштырганда үзенчәлеклерәк булачак. Төп яңалыкларның берсе - бәйрәмне Универсиада объекты - «Казан-Арена» футбол стадионы каршындагы территориядә билгеләп үтәргә җыеналар. Биредә Россия эстрадасы йолдызлары катнашында концерт булыр дип планлаштырыла.

30 август көнне бәйрәм чаралары Казан Ратушасында башланып китәчәк. Монда шәһәрнең мактаулы гражданнарын тәбрикләү һәм Мактау китабына яңа исемнәр кертү көтелә. «Уйна, гармун!» халык иҗаты бәйрәме шәһәрлеләрне Г.Камал исемендәге татар дәүләт театры каршындагы мәйданга чакыра. Биредә үк Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясен тапшыру тантанасы да оештырыла.
«Черек күл» паркында быел «Казан - киләчәк шәһәре» бәйрәме гөрләячәк. Чараның яшь кунакларын монда төрле конкурслар, спорт ярышлары һәм мастер-класслар көтә, олылар исә татар эстрадасы йолдызлары катнашындагы концертны карап ял итә ала.
«Казан» халыкара ат-спорт комплексында бәйрәм көнне, традиция буенча, ТР Президенты призына ат чабышлары үтәчәк.
«Казан-Арена» каршындагы Россия эстрадасы йолдызлары катнашындагы концерт 18.00 сәгатьтән 22.00гә кадәр дәвам итәчәк.
Игенчеләр сарае янында исә кич белән «Казан көзе» дип аталган өченче опера фестивале оештырылачак. Анда ТР Дәүләт симфоник оркестры, Альбина Шаһиморатова һәм Дмитрий Хворостовскийның катнашуы көтелә.
Ә инде кичке сәгать унда Казансу елгасы акваториясендә бәйрәм салютын карап хозурланачакбыз.
Шәһәр мэриясендә узган «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Ләйлә Фазлыева әйткәнчә, бәйрәм чаралары районнарда инде бүгеннән, ягъни 22 августтан ук башланачак. Мәсәлән, Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында 24-30 август көннәрендә «Дус ишегалды» һәм «Дус шәһәр» бәйрәмнәре үткәреләчәк, Киров һәм Мәскәү районнарында Шәһәр көнендә 3 зур чара Петров, Урицкий исемендәге паркларда, Тимерьюлчылар мәдәният йорты каршында булыр дип ниятләнә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading