16+

Җәй көне «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектында 5 меңгә якын кеше катнашкан

Шәһәр халкы һәм кунаклары өчен татар телендә 12 мастер-класс уздырылган.

Җәй көне «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектында 5 меңгә якын кеше катнашкан

Шәһәр халкы һәм кунаклары өчен татар телендә 12 мастер-класс уздырылган.

5 меңгә якын казанлы һәм шәһәр кунаклары «Хәрәкәттә-бәрәкәт» проектының мастер-классларында катнашкан. Татар телендәге дәресләр Кабан күле буенда җәй көне һәр пәнҗешәмбе саен үткәрелгән. Барлыгы 12 чара узган, дип яза Казан мэриясе сайты.

Катнашучыларны тере музыкага татар биюләрен биергә өйрәткәннәр һәм милли уеннарга чакырганнар, алар арасында «Биш пар», «Шестяк», «Вакка басу», «Алтын-көмеш», «Капка уены», «Чүпләү» һ. б. бар.

Дәресләрдә музыкаль-бию перформанслары, массакүләм биюләр һәм тиз танышу кичәсе уздырылган, иң зур гаиләне билгеләгәннәр.

Кичәләрне ТРның атказанган артисты Илфак Хафизов, балет артисты Алсу Мәгъсүмҗанова, актер Булат Гатауллин алып барган. 

Җәй көне «Тормыш агачы» мәгърифәтчелек проекты чаралары да оештырылды, анда 9 мең кеше килгән иде. Быел очрашуларны Россиядә Гаилә елына багышладылар, оештыручылар төрле халыкларның туй һәм балалар йолаларын тәкъдим иттеләр, дип хәбәр иттеләр шәһәр Башкарма комитетының тел мәдәнияте өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлегендә.

Ел дәвамында Казанда башка милли проектларны, мәсәлән, «Гәүһәр»не гамәлгә ашыру дәвам итәчәк. Дүртенче мәртәбә мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында остазлар 20 шәр хореография, вокал, музыка коралларында уйнау һәм сәхнә сөйләме дәресләре үткәрәчәк. «Апуш» балалар театр студиясе һәм «Апуш. Нәниләр» мәктәп-студиясе эшен дәвам итәчәк. Исегезгә төшерәбез, быел проектны Дәрвишләр бистәсенә җәелдерделәр – Сәет-Галиев исемендәге мәдәният йортында 20 гә якын бала шөгыльләнәчәк.

Татар телен өйрәнергә теләүчеләр өчен мэрия бушлай курслар үткәрә, анда катнашучылар тел, грамматик һәм сөйләм нигезләрен үзләштерә. Укытучылар өчен туган телне өйрәнү буенча махсус семинарлар каралган. Моннан тыш, балалар телне «Әминә» проектының роликлары аша өйрәнә алачак.

Шулай ук Казанда даими рәвештә тематик конкурслар уздырыла. Алар арасында – «Үз телем» һәм «Алмачуар». Ярышларның беренчесендә катнашучыларга татар телен өйрәнү һәм милли татар мәдәниятен үстерү буенча проект төзергә кирәк, ул балалар һәм яшьләр арасында актуаль булачак. «Алмачуар» – балалар һәм яшүсмерләр өчен татар телендә пьесалар конкурсы. Аның нәтиҗәләре буенча иң яхшы әсәрләр кергән җыентык чыгарылачак, ә җиңүчеләрне акчалата приз белән бүләкләячәкләр.

Проектлар Татарстан республикасы рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссия ярдәмендә гамәлгә ашырыла.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading