16+

Акча сорар туганым юк!

Кич җиттеме, кечкенә улымны алырга балалар бакчасына ашыгам. Төркемебездәге балаларның күбесен исә әби-бабайлары йөртә. Иртән җайлап кына китерәләр, кич ашыкмыйча гына килеп алып кайтып китәләр. Ә безнең өлешкә йөгереп йөрү язган. Шулай ашыга-ашыга бакчага килеп кергән көннәрнең берсендә аздан гына бакча мөдире белән бәрелешмәдек. Ишеккә белдерү ябыштырып торышы икән. Балалар...

Акча сорар туганым юк!

Кич җиттеме, кечкенә улымны алырга балалар бакчасына ашыгам. Төркемебездәге балаларның күбесен исә әби-бабайлары йөртә. Иртән җайлап кына китерәләр, кич ашыкмыйча гына килеп алып кайтып китәләр. Ә безнең өлешкә йөгереп йөрү язган. Шулай ашыга-ашыга бакчага килеп кергән көннәрнең берсендә аздан гына бакча мөдире белән бәрелешмәдек. Ишеккә белдерү ябыштырып торышы икән. Балалар...

Кич җиттеме, кечкенә улымны алырга балалар бакчасына ашыгам. Төркемебездәге балаларның күбесен исә әби-бабайлары йөртә. Иртән җайлап кына китерәләр, кич ашыкмыйча гына килеп алып кайтып китәләр. Ә безнең өлешкә йөгереп йөрү язган. Шулай ашыга-ашыга бакчага килеп кергән көннәрнең берсендә аздан гына бакча мөдире белән бәрелешмәдек. Ишеккә белдерү ябыштырып торышы икән. Балалар бакчасында ишеккә белдерү ябыштыру гадәти хәл - йә курчак театры килә аларга, йә фотограф дигәндәй... Ә бу белдерүне бакча мөдире нәкъ менә оныкларын бакчага йөртүче әби-бабайлар өчен ябыштыра булып чыкты. Баксаң, ул көнне Казанда ике әбине кырыгалдарлар төп башына утыртып, акчасыз калдырганнар икән. Икенче көнне эшкә килгәч, интернеттан табып үзем дә укыдым бу хәбәрне. Мескен әбиләрнең берсе - 80, икенчесе 200 мең сум акчасыннан колак каккан.
Социаль кырыгалдарлар татарстанлылар җилкәсендә бик зур суммаларда акчалар эшлиләр икән бит. «АиФ Регион» газетасыннан алынган мәгълүматлар буенча, узган елда республика халкы кырыгалдарлар кесәсенә 18 миллион сум акча керткән. 2013 елның беренче ае әле узып кына бара, инде шул вакыт эчендә генә дә 1,5 миллион сум акча эшләргә өлгергәннәр алар. ТР эчке эшләр министры А.Хохорин сүзләренә караганда, мондый җинаятьләр статистика мәгълүматлары биргәннәрдән күпкә артыграк. Алдау корбаны булган һәркем дә полициягә торып чапмый бит, «хәерле каза булсын» дип, өйләрендә генә калучылар да күп. Җитмәсә, мондый җинаятьләрне ачу да бик авыр икән. Зыян күрүчеләргә еш кына иректән мәхрүм итү урыннарыннан шалтыраталар, ә төрмә администрациясе төрмә биләмәсендә тоткыннарның кәрәзле телефоннан файдалануларын танырга теләми һәм хезмәттәшлек итүдән баш тарта. Менә шундый хәлләр.
Россия ЭЭМ Казан идарәсе әгәр төн уртасында «якын туганыгыз» шалтыратып бәлагә тарыганын яки полициягә эләккәнен хәбәр итсә, котылу өчен акча сораса, ышанмагыз дип кисәтә. «Туган»ыгыздан телефонны полиция хезмәткәре алып, эшне җайларга фәлән кадәр акча кирәк дип, адресыгызны сорарга да мөмкин. Хәзер кырыгалдарлар акчаны алырга машина гына җибәрә башлаганнар, адресыгызны да белешергә мөмкиннәр. Болар бар да алдау. Югалып калмагыз, иң элек якыннарыгызга шалтыратып киңәшләшегез. Инде дә кырыгалдар тозагына килеп кабасыз икән, 02 яки 052 телефоны аша полициягә хәбәр итәргә кирәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading