16+

«Әлегә кеше фатирында яшәп торам»

Эре шәһәрләрдә торак арендасы бәясенең кискен артуы күзәтелә. .

«Әлегә кеше фатирында яшәп торам»

Эре шәһәрләрдә торак арендасы бәясенең кискен артуы күзәтелә. .

Татарстан риелторлары гильдиясе вице-президенты Андрей Савельев әйтүенчә, моның сәбәпләре берничә.

– Бердән, Казанга күчеп килүчеләрнең саны артып бара. Башка бик күп шәһәрләр белән чагыштырганда, бездә хезмәт хакы чагыштырмача югары. Моннан тыш студентлар күп килә һәм аларның күбесе фатир арендалап яши. Икенче сәбәп инфляция булса, өченчесе – торак бәяләренең югары булуы. Фатир алу мөмкинлекләре булмаганнар аны арендага алырга мәҗбүр. Ихтыяҗ зур булу, үз чиратында, бәя үсешенә китерә, – ди ул.

Аренда бәяләре, узган ел белән чагыштырганда, якынча 10-20 процентка арткан. Шул ук вакытта фатир сатып алу мөмкинлеге дә кими бара. Соңгы биш елда торак бәяләре ике тапкырга күтәрелгән. Аренда һәм ипотека түләүләрен чагыштырып карасак, беренчесе ике тапкырга арзанрак. 

–    Арзан булса да, аренда өчен түләп тору файдалы түгел, чөнки син акчаңны чит кешенең кесәсенә саласың. Әмма башка юл да юк. Клиентларыбызның күбесе, фатир бәяләрен һәм ипотека ставкаларын белеп алганнан соң, аренда базарына тукталалар. Әлегә икенчел базардан фатир алу бөтенләй отышлы түгел, хәзергә ул бик кыйммәт. Ипотека ставкалары да нык күтерелде, – ди әңгәмәдәшем. 

Сүз уңаеннан: Дәүләт Думасында ипотека ставкаларын хезмәт хаклары күләменә бәйле рәвештә билгеләү вариантын карыйлар. Дәүләт Думасының Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Сергей Пахомов фикеренчә, ташламалы ипотека шартлары бөтен төбәкләр өчен дә бертөрле булу гадел түгел. Ул  үзәктән ерак торуга карап кына түгел, ә хезмәт хаклары күләменә, төбәкнең бюджет тәэмин ителешенә бәйле рәвештә үзгәрергә мөмкин.

НайдиДом порталы мәгълүматларына караганда, 2023 елның ноябрендә Казанда фатир арендалауның уртача бәясе 32 519 сум тәкил иткән, сентябрь ае белән чагыштырганда, 5 процентка арткан. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading