16+

Автоинспекция хезмәткәрләре Сабан туйларын күзәтчелеккә алачак

Татарстанда июнь – “Юл хәрәкәте иминлеге айлыгы” шигарендә уза.

Автоинспекция хезмәткәрләре Сабан туйларын күзәтчелеккә алачак

Татарстанда июнь – “Юл хәрәкәте иминлеге айлыгы” шигарендә уза.

– Республикада биш айда 1044 юл-транспорт һәлакәтендә 109 кешенең гомере өзелде, 164е төрле авырлыктагы имгәнүләр алды. Бу күпме гаиләгә олы кайгы-хәсрәт килде, дигән сүз. Татарстанда июньдә юл-транспорт хәрәкәтенә, Сабан туйларына күзәтчелекне бермә-бер көчәйтәчәкбез. Рейдларда полициянең участок инспекторлары да катнашачак, – дип искәртте Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының дәүләт автоинспекциясе җитәкчесе Рөстәм Гарипов “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә.

Спиртлы эчемлек кулланып руль артына утыру, каршы як полосага чыгу мисаллары борчу тудыра.

– Иминлек турында һич уйламыйча каршы як полосага атылып килеп чыгу бик хәвефле. Быел шундый 95 авариядә инде 47 кеше үлде. Исерек килеш транспорт чарасын идарә итү сәбәбендә, 10 кешенең гомере өзелде. Бер ир кеше спиртлы эчемлек кулланганнан соң М-12 автотрассасына чыгып китә, сәгатенә 200 чакрым тизлектә баруын фоторәсемгә төшереп, туганнарына хәбәр җибәрә. Озак та үтми, машинасында баганага бәрелеп үлә әлеге ир. Туганнары һәм иптәшләре спиртлы эчемлек кулланган кешеләрнең руль артына утыруларына ирек бирмәсеннәр иде, – дип, үтенеп әйтте Рөстәм Гарипов.

Балалар катнашындагы 124 авариядә 5 малайның һәм кызның гомере өзелгән, 130 бала имгәнүләргә дучар булган. Автомобильдә 12 яшькә кадәрге балалар махсус урындыкта йөртелергә тиеш. Күкрәк сабыен да кулда тотып барырга ярамый. Машина кинәт туктаганда яки бәрелгәндә сабыйны кулда тотып калу мөмкин түгел. Балалар-җәяүлеләр катнашындагы 77 юл һәлакәтләрендә 3 бала үлгән, 81е имгәнгән.

– Җәйге каникулларда балалар катнашындагы аварияләр саны артып китә. Ата-аналар балаларны игътибардан ычкындырмасыннар иде. Транспорт чарасын идарә итүчеләрнең ишегалларында акрын тизлектә йөрүләре сорала, чөнки агачлар яки машиналар артыннан балалар көтелмәгәндә йөгереп чыгарга мөмкин. Кичләрен яхшырак күренсеннәр өчен балаларның киемнәренә яктылык кайтара торган тасмалар, элементлар беркетү яхшы. Элементларны сумкага гына түгел, ә киемнәрнең бар ягына беркетү кирәк. Балалар гына түгел, өлкәннәр дә киемнәренә яктылык кайтара торган элементлар беркетсеннәр иде, – диде республиканың баш автоинспекторы.

Велосипед идарә иткәндә сак булу зарур. Быел 15 бала велосипедта бәрелеп имгәнгән инде. Техника идарә итү таныклыгы булмаган балаларга мотоцикл сатып алып бирмәскә чакырды Рөстәм Гарипов.

– Мотоблок транспорт чарасы түгел, аның белән автомобиль юлларына чыгарга ярамый. Исерек хәлдә мотоблок идарә итүчеләр дә тотыла. Юлларда мотоблок белән йөрүчеләр штрафка тартыла, – диде Рөстәм Гарипов. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading