16+

Балагызның күзе үзгәрсә, “кара кайгы” көт тә тор

Республикада ел башыннан наркотикларга бәйле 1663 җинаять теркәлгән, 431 кеше тоткарланган.

Балагызның күзе үзгәрсә, “кара кайгы” көт тә тор

Республикада ел башыннан наркотикларга бәйле 1663 җинаять теркәлгән, 431 кеше тоткарланган.

– Наркотиклар кулланган 19 мең кеше наркология диспансеры күзәтчелегендә тотыла. Хокук сакчылары законсыз әйләнештән 60 килограмм наркотик матдәләр тартып алды. Наркотиклар тарату белән шөгыльләнгән 66 кеше суд хөкеменә тапшырылды, – диде Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының наркотиклар әйләнешенә контроль идарәсе җитәкчесе вазифасын башкаручы Павел Фоминых.

Ил эчендә наркотиклар тарату белән шөгыльләнгән 8 канал фаш ителгән. Автомобильләрендә тыелган матдәләр алып килүчеләрнең яки Татарстан аша узып китергә җыенган кешеләрнең күпчелеге Мәскәү төбәгеннән һәм Санкт-Петербург тарафыннан. Татарстанда быел наркотиклар ясауга яраклаштырылган 2 яшертен лаборатория фаш ителгән.

– Интернетның “күләгәдәге” яссылыгы аша наркотиклар тарату  очраклары – бүген иң кискен мәсьәлә. Роскомнадзорга узган ел наркотиклар турында мәгълүмат бирелгән 8713 сайтка карата мөрәҗәгать җибәрелде, шулардан 8701 сайт ябылды, – диде Павел Фоминых.

Узган ел наркотиклар таратуда катнашкан балигъ булмаган яшьтәге 117 бала ачыкланган, быел да инде 20 баланы “кулыннан тотканнар”.

– Наркотиклар таратуны оештыручылар балаларны зур акчалар белән кызыксындыра, “бер нәрсә дә булмый” яки “дару илтеп бир”, дип алдый. Мондый капкынга эләкмәскә кирәк. Наркотиклар тарату белән акча эшли алмыйсың, ә язмышыңны гына җимерәсең, – дип кисәтте Павел Фоминых.

Белеп тор!

Наркотиклар куллана башлаган баланың күз карасы кискен үзгәрә, тәнендә тимгелләр барлыкка килә.

– Катлаулы гаиләләрдән генә түгел, ә имин күренгән гаиләләрдәге үсмерләр дә наркотиклар белән бәйле законсыз эшләргә кереп китәргә мөмкин. Шуның өчен дә, ата-аналар һәм укытучылар балаларны игътибардан ычкындырмасыннар иде, – дип киңәш бирде министрлыкның балигъ булмаганнар белән эшләү идарәсенең өлкән инспекторы Гөлүсә Гатауллина.

Онытма!

Зур күләмнәрдә наркотиклар сатучыларга 15 елдан башлап 20 елга кадәр һәм, хәтта, гомерлеккә ирекләреннән мәһрүм итү яный. Аз күләмдә наркотик саткан өчен дә 8 елга кадәр төрмәгә ябылу мөмкин. Наркотиклар таратуда катнашучы балаларга 16 яшьтән үк җинаять эше кузгатыла, андыйлар балалар колониясенә ябыла.
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading