16+

Балалар имгәнмәсен өчен нишләргә?

Республика клиник балалар хастаханәсендә эшли торган ата-аналар мәктәбендә балаларның еш имгәнү сәбәпләре турында сөйләгәннәр. Хастаханәнең балалар травмотологиясе һәм ортопедия бүлеге җитәкчесе Алексей Глушков имгәнүләрне булдырмый калу өчен киңәшләрен биргән, дип хәбәр итә Республика балалар клиник хастаханәсенең матбугат үзәге җитәкчесе Светлана Шканова.

Республика клиник балалар хастаханәсендә эшли торган ата-аналар мәктәбендә балаларның еш имгәнү сәбәпләре турында сөйләгәннәр. Хастаханәнең балалар травмотологиясе һәм ортопедия бүлеге җитәкчесе Алексей Глушков имгәнүләрне булдырмый калу өчен киңәшләрен биргән, дип хәбәр итә Республика балалар клиник хастаханәсенең матбугат үзәге җитәкчесе Светлана Шканова.

Имгәнүләргә килгәндә, балалар өчен аеруча куркыныч чор – ике яшьтән җиде яшькә кадәр вакыт аралыгы санала. Тиктормас малайлар кызларга караганда ике тапкыр күбрәк тән җәрәхәтләре ала. Тикшерүләрдән чыгып балаларда еш очрый торган имгәнү очраклары түбәндәгеләр:

Транспорт- юл һәлакәтләре

Балалар җәяүле, пассажир буларак та юл һәлакәтендә имгәнә. Еш кына бу имгәнүләр инвалидлыкка китерә.

Киңәшләр: балага кечкенәдән юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтергә кирәк. Машинада барганда махсус креслога утыру, куркынычсызлык каешын эләктерү мәҗбүри. Велосипедта, самокатта, скейтбордта, роликлы тимераякларда йөргәндә тез, терсәк саклагычлар, башка шлем кияргә киңәш ителә. Караңгы вакытта балаларга яктылыкны кайтаручы элементлы киемнәр кияргә кирәк. Юл аша чыкканда кечкенә баланың куллыннан тотып, җитәкләп чыксаң ышанычлы.

Агулану, пешү

Ата-ананың игътибарсызлыгы аркасында Республика балалар клиник хастаханәсенә һәр атна кирәкмәгән дару кабып агуланган, тәне пешкән балаларны китерәләр. Балалар дарулардан курыкмый, алар белән сак булырга кирәклеген дә аңламый, ата-ана да даруны файдалы дип эчерә бит. Бала үзе дә төрле төстәге каптагы даруларга кызыга.

Киңәшләр: даруларны мөмкин кадәр биегрәк, бала кулы җими торган урынга алып куйсаң яхшырак. Кайнар чәйнекне, кәстрүлне өстәл чатына, газ плитәсенең кырыена куймаска, кечкенә баланы юыну бүлмәсендә, өйдә ялгызын гына калдырмаска кирәк. Электр розеткалары ток сугудан саклый торган булырга тиеш. Шырпыларны ераккарак алып куярга кирәк.

Кататравма

 Медицинада биеклектән егылып төшүне шулай атыйлар. Балаларның үлеменә китергән төп сәбәпләрнең берсе нәкъ менә егылып төшүләр белән бәйле. Балалар спорт белән шөгыльләнгәндә имгәнә, баскычлардан егыла, кечкенә сабыйлар караваттан тәгәрәп төшә, тәрәзәдән егылучылар да бар.
 
Киңәшләр: балкон ишекләрен, тәрәзәләрне ябып йөрегез. Бүлмәне җилләткәндә форточканы ачсаң яхшырак. Кечкенә балаларны караватта үзләрен генә калдырмагыз.

Көчләүләр

Бу травма баланың психологиясенә нык тәэсир итә. Педофиллар, бала урлаучылар турында еш ишетергә туры килә.
 
Киңәшләр: баланы урамга ялгызын гына чыгармагыз. Белмәгән кешегә ышанып тапшырмагыз. Үзеңне чит кешеләр белән ничек тоту турында балага кечкенәдән аңлату мөһим.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading