16+

Баш миенең режиссеры буламы?

Күпләргә таныш психотерапевт-психолог Рамил Гарифуллин тулы метражлы кино төшергән.

 Баш миенең режиссеры буламы?

Күпләргә таныш психотерапевт-психолог Рамил Гарифуллин тулы метражлы кино төшергән.

"Баш миенең режиссеры" ("Режиссер мозга") фильмы өчен ул Россия Мәдәният министрлыгыннан прокат таныклыгы да алган. "Кредит, икътисади тотрыксызлык заманында әлеге әсәр күпләрне уйланырга мәҗбүр итәр", - дип саный психолог. Болар хакында Рамил Гарифуллинның үзе белән дә сөйләштек.
- Кино төшерү идеясе ничек туды, Рамил әфәнде?
- Мине күпләр психолог буларак кына кабул итәләр. Ә мин һәрчак мәдәният белән янәшә атлыйм. Әтием дә Рәмзи Гарифуллин танылган актер булган, үземнең дә эстрада артисты дигән таныклыгым бар. Озак еллар Казан дәүләт Мәдәният һәм сәнгать университетында укытам. Кыскасы, бу өлкә миңа якын. 2000 елда кыска метражлы дүрт фильм төшергән идем, бу юлы тәкъдим ителәчәк әсәр мөселман кинофестивалендә дә катнашты.

- "Баш миенең режиссеры"- "Режиссер мозга". Исеме дә үзенчәлекле, фильм нәрсә турында булачак?
- Сюжетның үзәгендә хөкем психиатриясе профессоры. Ул рольне үзем башкарам. Ул кеше пациентлары белән эшләгәндә гадәти булмаган алымнар куллана. Эчтәлеген сөйләп чыксам, кызыгы калмас, бары фильм доллар, ришвәтчелек, кредитлар, уен бизнесы белән "агуланган" кешеләр турында, күпләргә сабак булырлык, уйландырырлык икәнен генә әйтәм.

- Фильмны төшерү ничек барды?
- Минем өчен бу шактый озакка сузылган эш булды. Өч ел дәвамында әсәрнең сценариен генә яздым. Киноны төшерү 1 миллион 300 мең сумга төште. Фильм фатирымда, гаражда, Казан Дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында төшерелде. Фильмның премьерасына Татарстан Президенты аппаратының коррупциягә каршы бүлеге хезмәткәрләре дә чакырылды. Хәзер менә әсәрне дәүләт чиновникларына күрсәтү турында да сөйләшүләр алып барыла.

- Кызыгыз Энҗе дә фильмда шәфкать туташы ролен башкара...
- Әйе, аның урынына театр артистларын да куеп карадым. Әмма, гадилек, табигыйлек җитеп бетми. Гомумән, безгә кино актерлар мәктәбе кирәк.
Энҗе Гарифуллина исә белгечлеге буенча психолог, ике югары белеме бар, коммерциячел булмаган пенсия фондында директор урынбасары булып эшли, фортепианода уйный, җырлый, картиналар яза. Энҗенең бу беренче тапкыр фильмда төшүе.

Рамил Гарифуллинның "Режиссер мозга" фильмын теләгән һәркем 6 октябрьдә сәгать 19:00дә "Мир" кинотеатрында бушлай карый ала.


Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading